Ул кайбер уңайсыз сорауларга да ачыктан-ачык җавап биргән.
Мәсәлән, контроль турында — ире кайда булуын әйтеп торырга тиешме-юкмы дигән сорауга Алия болай җавап биргән:
— Әгәр кайда икәнен сорасам — әйе. Ә болай үзеннән-үзе хисап биреп торырга тиеш түгел.
Иренең социаль челтәрләрен контрольдә тоту турында сорауга җавап биргәндә, Алия элек аның аккаунтларын яшерен рәвештә караганын таныган.
— Кызыклы нәрсә таптыңмы?
— Әйе, — дип көлгән кыз.
Ул Ришатның бу турыда белеп алганын һәм ачуы чыкканын сөйләде. Артист үзе Алиянең телефонын «яшерен генә» карамый, әмма телефон парольсез килеш күренеп ятса, аны карарга мөмкин.
Алия Карачурина акча турындагы сорауларга да ачыктан-ачык җавап биргән.
— Ир һәр ай саен картага акча күчереп торырга тиешме?
— Юк. Әмма сорасам, ул күчерә.
— Ә күпме?
— Ничә сум сорасам, шуның кадәр. Хәтта күбрәк тә булырга мөмкин.
— Ә гаилә бюджеты уртакмы?
— Шулай дип әйтергә дә була.
— Димәк, синең акчаң — синеке, ә Ришатныкы — уртакмы?
— Әйе, — дип көлгән Алия.
Фото: Электрогазета