+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 Октября , 02:44

Карлы яңгырлар килә

Әбиләр чуагы беттеме инде?

Добавить в предпочтительные источники Google
Карлы яңгырлар киләКарлы яңгырлар килә
Карлы яңгырлар килә

Синоптиклар әйтүенчә, бүген көндез урыны белән бераз яңгыр ява. Җил төньяк-көнчыгыштан, ә җил төньяк-көнбатышка күчеп, уртача, урыны белән кискен. Һава температурасы +12,+17°, көньякта 22°ка кадәр җитәчәк.

Җомга көнне, 2 октябрьдә, урыны белән яңгыр һәм карлы яңгыр, көндез көнчыгышта уртача явым-төшем көтелә. Төньякта җил уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -1,+4°, көндез +3,+8°, көньякта +13°ка кадәр җитә.

Шимбә көнне, 3 октябрьдә, яңгыр һәм карлы яңгыр явачак, урыны белән уртача явым-төшемгә кадәр. Төньякта җил уртача, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә 0, -5°, көндез +2,+7°.

Башкортстанда җылы һәм кояшлы "әбиләр чуагы" 30 сентябрьдә тәмамланды, ә 1 октябрьдә төбәктә суыта башланачак, дип кисәттеләр "Башгидрометүзәк"тә.
Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова