-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 Октября , 05:40

Радий Хәбиров Башкортстан оператив штабы утырышын уздырды

30 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов төбәк оператив штабы утырышын уздырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров Башкортстан оператив штабы утырышын уздырдыРадий Хәбиров Башкортстан оператив штабы утырышын уздырды
Радий Хәбиров Башкортстан оператив штабы утырышын уздырды
Анда министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук оператив хезмәтләр вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә — сәнәгать предприятиеләрен, шулай ук инфраструктура һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын яклауны көчәйтү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе.

Утырышта җитештерү объектларының һәм коммуналь оешмаларның иминлеген тәэмин итү буенча планнарның үтәлешенә арадаш нәтиҗәләр ясалды. Моннан тыш, пилотсыз һава судноларын кулланып оештырылган террорчылык һөҗүмнәренә каршы тору буенча БАРСның төбәк бүлекчәсе белгечләрен әзерләү барышын карадылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча сәнәгать мәйданчыкларын һәм инфраструктура объектларын яклау буенча өстәмә чараларга кагылышлы оператив штаб карарлары әзерләнде.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин