+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 Октября , 15:09

Башкортстан агросәнәгать комплексы казанышларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәк

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан агросәнәгать комплексы казанышларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәкБашкортстан агросәнәгать комплексы казанышларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәк
Башкортстан агросәнәгать комплексы казанышларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәк

7-10 октябрьдә Мәскәүдәге «Тимирязев Центр» күргәзмәләр комплексында 28нче «Алтын көз – 2026» Русия агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Илнең төп аграр форумын Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Башкортстан ел саен әлеге күргәзмәдә актив катнаша. Республика берничә тапкыр күргәзмәнең Гран-приена лаек булды, ә йөзләгән предприятие һәм оешма конкурс чараларында катнашып, төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде.

– Республика традиция буенча быел да форумда эчтәлекле һәм үзенчәлекле стенд белән тәкъдим ителәчәк. 144 квадрат метр мәйданда агросәнәгать комплексы өлкәсендәге казанышларыбызны күрсәтәчәкбез. Алар арасында терлекчелек, үсемлекчелек һәм биотехнология өлкәсендәге фәнни-технологик проектлар да бар, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Экспозициянең төп проектларының берсе – Башкорт дәүләт аграр университетында эшләнгән үсемлекләрне санлы фенотиплаштыру өчен программалы-аппарат комплексы. Ул селекция эшләрен күп тапкыр тизләтергә мөмкинлек бирә.

Күргәзмәдә ПЦР-диагностикасын автоматлаштыру өчен эшләнгән «РОБОЛАБ» роботлаштырылган мультимодаль комплексы һәм умарталыклар белән идарә итүгә ярдәм итүче «Санлы умарта» экосистемасы да тәкъдим ителәчәк.

Башкортстан стендының тагын бер үзенчәлеге – азык-төлек җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы республика предприятиеләре продукциясе булачак.

Агросәнәгать комплексы вәкилләрен, фәнни оешмалар хезмәткәрләрен һәм киңкүләм мәгълүмат чараларын «Алтын көз – 2026» күргәзмәсендә Башкортстан экспозициясенә чакыралар.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев