+3 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Октября , 17:49

Александр Шельдяев Бөредә «Горизонт» предприятиесендә булды

title
Александр Шельдяев Бөредә «Горизонт» предприятиесендә булдыАлександр Шельдяев Бөредә «Горизонт» предприятиесендә булды
Александр Шельдяев Бөредә «Горизонт» предприятиесендә булды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев Бөре районында эш сәфәрендә булды. Ул җитештерү предприятиеләренә барды, «ЧИРКОВЪ» креатив киңлеге белән танышты, туризм һәм креатив индустрияләрне үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

Сәфәр кысаларында ул инновацион токарь-фрезерлау станоклары җитештерүче «Горизонт» заводында булды. Бу - санлы программа идарәсе белән токарь-фрезерлау автоматларын ясый торган Русиядәге бердәнбер компания.

Александр Шельдяев билгеләвенчә, импортны алыштыру шартларында мондый станокларга ихтыяҗ зур, ә аларның сыйфаты һәм бәясе аларны көндәшлеккә сәләтле итә.

Завод продукциясе авиатөзелештән алып медицинага һәм оборона-сәнәгать комплексына кадәр кулланыла. Ул Башкортстанга гына түгел, Русиянең башка төбәкләренә дә җибәрелә.

Предприятие директоры Дмитрий Зырянов әйтүенчә, ул 2019 елдан бирле уникаль метал эшкәртү станоклары җитештерә. Эш кечкенә остаханәдән башланган, соңрак проектны район хакимияте һәм республика дәрәҗәсендәге «Инвестицион сәгать» ярдәме белән киңәйтү мөмкин булган. 2025 елда төзелеш эшләре башланган, ә быел заводны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Шельдяев яңа җитештерүне быел ук ачарга кирәклеген ассызыклады һәм газга тоташтыру эшләрен тизләтергә кушты. Шулай ук ул продукцияне сату географиясен киңәйтүдә Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмен җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.

Бөредә хәзер 40 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, аларның гомум күләме 2 миллиард сумнан артык. Бу проектлар 500дән артык эш урыны булдырырга тиеш. Быел 7 проект тәмамланган, инвесторлар 26,7 миллион сум керткән.

Автор фотосы.

Автор:Айсылу Камалова