+2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Октября , 16:07

Анатолий Кашпировский вафат булган

title
Анатолий Кашпировский вафат булганАнатолий Кашпировский вафат булган
Анатолий Кашпировский вафат булган

Күренекле психотерапевт 3 октябрь иртәсендә 87 яшендә дөнья куйган. Бу хакта аның директоры Сергей Рудых хәбәр итте.

Кашпировский 1980 еллар ахырында телевизион психотерапия сеанслары белән киң танылу алды. Соңрак ул чыгыш ясавын һәм үз сеансларын үткәрүен дәвам итте.

Кашпировский шулай ук беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты иде — 1993 елда ул ЛДПР исемлеге буенча парламентка үтте.

Директор сүзләренчә, Кашпировскийның кан басымы кинәт төшкән, шуннан соң аны хастаханәгә салганнар. Ул хастаханәдә берничә көннән соң вафат булган. Аның бер яшьлек кызы калган.

 

Автор фотосы.

Автор:Айсылу Камалова