

Башкортстанда һава торышы бөтенләй бозылачак: кар яву һәм төнге кыраулар көтелә. Һава торышының җентекле фаразын республика синоптиклары әзерләде.
Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, якшәмбе, 4 октябрьдә төбәк территориясендә болытлы булачак, төнлә - урыны белән, көндез республикада яңгыр һәм юеш кар, төньяк һәм көнчыгыш районнарда - уртача, төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык булачак. Төнлә һава температурасы 0, -7 градус булачак, көндез һава +2, +7 градуска кадәр генә җылыначак.
Җил төньяктан уртача, көндез урыны белән көчле булып исәчәк.
Көчле салкынның сәбәбе - Казахстаннан килгән циклон, аның тыл өлешенә арктик һава үтеп керәчәк, дип аңлаттылар метеорологлар.
Фото: Электрогазета