+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Октября , 03:11

Яши дә башламаган бит әле...

Юлларда яшьләрнең һәлак булу очраклары аеруча хафага сала

Добавить в предпочтительные источники Google
Яши дә башламаган бит әле...Яши дә башламаган бит әле...
Яши дә башламаган бит әле...
Мәләвездә Ленин урамында 23 яшьлек “Лада Веста” водителе, идарәне югалтып, баганага килеп бәрелә. Алынган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм килгәнче авария урынында һәлак була, аның 33 яшьлек пассажиры авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелә.

Уфа колледжы студенты өенә кайтып җитү өчен ике машина урлаган. 17 яшьлек үсмер Уфадан 90 чакрым ераклыктагы авылда яши. Укудан соң ул шунда юлланган, ләкин машина йөртүче аны Кырмыскалы районында төшергән. Анда үсмер ачык ишекле, әмма аккумуляторсыз “Приора”ны күреп ала. Ул машинаны 100 метр чамасы этә, ләкин аны кабыза алмый. Аннары студент “пятнашка”ны күреп ала, салонда ачкычлар калган була. Ул аны кабызып алып китеп, туган авылына кайта һәм машинаны урамнарның берсендә ташлап калдыра. Урлаучыга карата ике җинаять эше кузгатканнар.
 
Авыргазы районында үлемечле юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итте Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов. “Беренчел мәгълүматлар буенча, көндезге сәгать уникеләр тирәсендә Толбазы – Дәүләкән автомобиль юлының 15нче километрында 46 яшьлек машина йөртүче “Лада Гранта” автомобиле белән идарә иткәндә юл билгесенә бәрелгән һәм соңыннан кюветка ауган”, – дип язды Владимир Севастьянов. 60 яшьлек пассажир һәлакәт урынында җан биргән.
Водитель үзе төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
 
Уфада “Рено Логан” руле артындагы 16 яшьлек үсмер “Тойота Ланд Крузер 200” белән бәрелешә һәм вакыйга урыныннан качып китә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хокук бозучыны шул ук Суворов урамында тоткарлый. Аның водитель таныклыгы булмый.
Тикшерү үсмернең исереклеген күрсәткән – 0,640 мг/л. Исерек килеш идарә итү, хокуксыз идарә итү матдәләре буенча протоколлар төзелгән. Автомобиль махсус тукталышка урнаштырылган. Материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.
 
Стәрлетамак районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Уфа – Ырынбур автомобиль юлының 116нчы чакрымында теркәлгән.
Башкортстанның ЮХХДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, 70 яшьлек ир-ат “Nissan X-Trail” автомобилендә икенчел юлдан чыкканда йөк машинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, “DAF” йөк машинасы джипка шулкадәр көчле бәрелгән ки, водитель үтә җитди җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урынында җан биргән.


Автор:Резида Валитова