-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Октября , 17:12

Уфада Республика көненә бәйле рәвештә кайбер урамнар ябылачак

Башкалада бәйрәм чаралары уздырылу сәбәпле, 8-11 октябрьдә берничә урамда хәрәкәт чикләнәчәк.

title
Уфада Республика көненә бәйле рәвештә кайбер урамнар ябылачакУфада Республика көненә бәйле рәвештә кайбер урамнар ябылачак
Уфада Республика көненә бәйле рәвештә кайбер урамнар ябылачак

8 октябрьдө 22:00дән 10 октябрьдә 1:00гә кадәр Тукай һәм Совет урамнарының аерым өлешләре ябылачак. Зәки Вәлиди урамының Ленин исемендәге парк янындагы уң як полосасында да хәрәкәт чикләнә.

8 октябрьдә 6:00-13:00 һәм 9 октябрьлә 8:30-12:00 сәгатьләрдә Театр урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Биредә укучыларны «шәйморатовчылар» сафына кабул итү тантанасы узачак.

9 октябрьдә 16:00-19:00 сәгатьләрдә Коммунистик урамның М. Хисмәтуллин һәм Дорофеев урамнары арасындагы уң як полосасы ябылачак. Анда Мидхәт Шакиров һәйкәлен ачу тантанасы була.

10 октябрьдә 23:00дән 11 октябрьдә 11:00гә кадәр Дуслык монументының өске мәйданчыгында машина кую тыела. Бу чәчәкләр салу тантанасына әзерлек белән бәйле.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев