Киләсе елның 1 гыйнварыннан «Әни-герой» исеменә лаек булган хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган бер миллион сум күләмендә акчалата түләү кертеләчәк. Башкортстанда бүгенге көндә мондый исемгә 13 хатын-кыз лаек.
«Аңлатабыз. Башкортстан» каналында Башкортстанның Хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр ителгәнчә, әлеге түләүне алу өчен гариза һәм документлар тапшырырга кирәк булмаячак. Акча автомат рәвештә билгеләнәчәк.
«Әни-Герой» дигән мактаулы исем — балалар тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен бирелә торган иң югары дәүләт бүләге. Ул ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләп үстергән, гаиләсе җәмгыять алдында җаваплы һәм билгеләнгән таләпләргә туры килгән хатын-кызларга бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүдән тыш, «Әни-герой» исеменә лаек булган әниләргә башка төрле социаль ярдәм чаралары да каралган. Алар арасында медицина ярдәмен чираттан тыш һәм бушлай алу, шулай ук елына бер тапкыр санаторийга бушлай юллама алу мөмкинлеге бар.
Күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министрлыгында белергә мөмкин.
Республика ведомствосы мәгълүматларына караганда, Башкортстанда бүгенге көндә 13 хатын-кыз бу исемгә лаек булган. Әлеге дәүләт бүләге 2022 елдан бирелә башлаган.
Республикада беренче булып бу мактаулы исемгә Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Альбина Хәйдәршина лаек булган. Ул 13 бала тәрбияләп үстергән.
Яңа социаль ярдәм чарасы күпбалалы гаиләләрдә балалар тәрбияләүче, гаилә һәм җәмгыять тормышына зур өлеш керткән әниләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең тагын бер юнәлеше булачак.
Фото: Электрогазета