

Бүген Уфада Башкортстанның Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Дәүләт концерт залында республика Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Ул якташларын дәүләт бәйрәме белән котлады һәм төбәк үсешенә көндәлек хезмәте белән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
Чарада Ташкент өлкәсе Халык депутатлары советы рәисе Сайёра Файзиева, Саха Республикасы (Якутия) вәкилләре, Русия Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар һәм Башкортстаннан чыккан Русия Геройлары катнашты.
Радий Хәбиров чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым тукталды. Республикада хәрбиләргә һәм якыннарына ярдәм итү чараларының саны 60ка җиткерелгән. Фронтка һәм яңа төбәкләргә 188 гуманитар конвой җибәрелгән. Төбәктә Минигали Шәйморатов исемендәге 71 волонтер штабы эшли, аларда дистәләрчә мең активист берләшә.
Республика Башлыгы һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклау, аларның гаиләләренә һәм әтисез калган балаларга ярдәм итү мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итүче көч структуралары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Икътисад өлкәсендә Башкортстанның тотрыклылыгын саклавы билгеләп үтелде. Ел башыннан республика предприятиеләрендә җитештерү күләме 6,6 процентка арткан. Төбәк пилотсыз авиация өлкәсендә дә компетенцияләр үзәгенә әверелә: бу юнәлештә республика федераль рейтингта өченче урынга чыккан. Инвестицияләр җәлеп итү, гамәлдәге җитештерүләрне яңарту, юллар һәм коммуналь инфраструктураны үстерү дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында быел 3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Соңгы җиде елда агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты биш тапкыр арткан. Башкортстан шулай ук чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтә: соңгы бер елда республикага 27 рәсми чит ил делегациясе килгән.
Чыгышында Радий Хәбиров мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният өлкәләрендәге казанышларны да атады. Быел биш яңа мәктәп ачылган, ел ахырына кадәр тагын өч мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Вузара кампус төзелеше тәмамлану алдында. Республика спортчыларының халыкара ярышлардагы уңышлары, театр коллективларының «Алтын битлек» премияләренә лаек булуы һәм туризмны үстерүгә юнәлтелгән эшләр дә билгеләп үтелде.
Башкортстан 2028 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керүче илләр башлыклары саммитын үткәрүгә әзерләнә. Республика Башлыгы бу чараны югары дәрәҗәдә оештыруның мөһимлеген ассызыклады.
Радий Хәбиров республика үсешенә өлеш керткән кешеләргә, муниципалитет башлыкларына һәм республика Хөкүмәте командасына рәхмәт белдерде. Ул Башкортстанның тормыш өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе булуы өчен уртак эшне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.
– Мин, элеккечә үк, барлык көчемне, энергиямне һәм белемемне республикабызның чәчәк атуына юнәлтәм. Башкортстан белән горурланам! – диде Радий Хәбиров һәм якташларына бердәмлек, яңа уңышлар, тынычлык һәм иминлек теләде.
Тантана барышында Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләре, шулай ук әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре тапшырылды. Чара республика сәнгать осталарының бәйрәм концерты белән тәмамланды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102