Социаль челтәрләрдә "Башкорт хуҗабикәсе" буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламова рейтинг контенты өчен күп нәрсәгә әзер. Бу юлы ул Бөрҗән урманына бал алырга барган. Бу урыннар йөрү өчен куркыныч. Ерткыч теләсә кайсы вакытта пәйда булырга мөмкин.
«Кыргый алтын» артыннан Миләүшә, әлбәттә, үзе генә түгел, ә нәселдән килгән чолыкчы Руслан Агишев белән барган.
Руслан бөтен бал чыгару процессын күрсәткән. Кыргый бал кортлары умарталары янына биеккә күтәрелү өчен махсус кирәк-ярак һәм киемнәр кирәк. Миләүшә бөтен процессны видеога төшергән.
Төшерү барышында ул үзе өчен күп яңалыклар ачкан.
- Гомеремдә дә андый бал татып караганым булмады! Шәп! - диде Миләүшә.
Бу вакыт эчендә блогер арттан урман хуҗасы килеп җитәр дип курыккан.
- Руслан гел як-ягына карана. Аю кинәт килеп чыгарга мөмкин, ди. Бу курку миңа да күчте, - диде Миләүшә Шәйхлисламова.
Бәхеткә каршы, ерткыч күренмәгән.
Фото: Электрогазета