

Башкортстанда күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Янгын хәбәрчесе эшләү нәтиҗәсендә, беркем дә зыян күрмәгән.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 18 октябрь көнне көндез Гафури районының Ташла авылында кыска йортта янгын чыккан.
Гаилә әгъзалары янгын хәбәрчесенең сигналын ишеткән һәм өйдән чыгып өлгергән.
Хәзерге вакытта вакыйга урынында тикшерүче эшли, янгынның барлык шартлары ачыклана.
Фото: Электрогазета