+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Октября , 09:30

Декабрьдә ике пенсия киләчәк

Ничек була инде ул?

Добавить в предпочтительные источники Google
Декабрьдә ике пенсия киләчәкДекабрьдә ике пенсия киләчәк
Декабрьдә ике пенсия киләчәк

Кайбер пенсионерлар декабрьдә берьюлы ике иминият пенсиясе алачак. Бу хакта Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.

Гадәттә айның беренче 10 көнендә акча алучыларга икеләтә түләү башкарылачак. Алар декабрь башында 2026 елның декабре өчен иминият пенсиясен һәм декабрь ахырында 2027 елның гыйнвары өчен иминият пенсиясен алачак.

Вакытыннан алда түләүләр озакка сузылган Яңа ел каникулларына бәйле рәвештә башкарылачак. Хөкүмәт раслаган календарь нигезендә, русиялеләр 11 көн рәттән, 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр ял итәчәк.

Гариза бирергә яки социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми-күчерүләр автомат рәвештә башкарылачак.

 

 

Автор:Ример Насретдинов