

17 октябрьдә Мәскәүдәге «Русия» милли үзәгендә медиа һәм журналистика өлкәсендә Бөтенрусия яшьләр премиясе — «ШУМ»ны тапшыру тантанасы узды. Проектның өченче сезонына Русиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук башка илләрдән 15 меңнән артык гариза килгән. Йомгаклау чарасында экспертлар советы сайлап алган 75 проект авторы — финалист катнашты. «ШУМ» премиясенең гомум бүләк фонды 10 миллион сум тәшкил итте.
Премиядә катнашучыларга һәм оештыручыларга Русия Президенты Владимир Путин котлау юллады. Ачылыш тантанасында котлауны Русия Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко укыды.
«Әлеге абруйлы премия илнең төрле төбәкләреннән яшь журналистларны, хәбәрчеләрне, мөхәррирләрне һәм медиаиндустриянең башка белгечләрен берләштерә, аларга хезмәттәшләре һәм тәҗрибәле экспертлар белән һөнәри проблемалар һәм иҗади эшләре турында фикер алышу, фикердәшләр табу өчен яхшы мөмкинлек бирә. Шуны ассызыклыйсым килә: массакүләм мәгълүмат чаралары рухи-әхлакый һәм кыйммәтләр юнәлешләрен билгеләүдә, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда зур роль уйный. Шуңа күрә журналистика этикасы принципларына тугрылык, Русиядә һәм дөньяда булган мөһим вакыйгаларны оператив һәм дөрес яктырту, илебез тарихына, уникаль рухи һәм мәдәни мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәт аеруча мөһим. Премияне тапшыру тантанасы югары дәрәҗәдә узар, яңа перспективалы проектларга һәм башлангычларга юл ачар дип ышанам. Әлбәттә, быелгы лауреатларны зур һәм лаеклы уңышлары белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә бетмәс-төкәнмәс илһам һәм барлык изге теләкләрнең тормышка ашуын телим», — диелә котлауда.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102