

Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министр вазифасын башкаручы Александр Шельдяев рәислегендә узган утырышында республиканың 2027 елга һәм 2028–29 елларның план чорына бюджеты проекты каралды. Төп өстенлекләр — социаль йөкләмәләрне үтәү, бюджет системасының тотрыклылыгын саклау һәм акчаны нәтиҗәле файдалану.
Проект нигезендә, 2027 елда республика бюджеты керемнәре 326,2 миллиард сум, чыгымнары 345,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бюджет дефициты 19,6 миллиард сум күләмендә планлаштырыла. Документның төп параметрларын Стратегик комитет 8 октябрьдә хуплаган.
Александр Шельдяев билгеләп үткәнчә, катлаулы икътисади шартларда бюджет акчаларын иң мөһим бурычларга юнәлтү, халык алдындагы йөкләмәләрне үтәү һәм кеше капиталын саклау аеруча әһәмиятле.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары — финанс министры Светлана Малинская сүзләренә караганда, бюджет мөмкинлекләре икътисадның торышына бәйле. Керемнәрне арттыру өчен салым бурычларын киметү, рәсми булмаган мәшгульлекне легальләштерү, нәтиҗәсез ташламаларны яңадан карау һәм теркәлмәгән милек объектларын икътисади әйләнешкә җәлеп итү кирәк.
Агымдагы елның тугыз аенда республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 160 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 5,7 миллиард сумга, ягъни 3,7 процентка күбрәк. 2027 елда әлеге чыганаклардан 247,4 миллиард сум керем алу фаразлана. Бу — 2026 елга төгәлләштерелгән планнан якынча 22 миллиард сумга күбрәк.
Фаразлар буенча, республиканың тулай төбәк продукты 2027 елда 2,5 процентка, 2028 елда 3,4 процентка, 2029 елда 3,9 процентка артырга тиеш.
Чыгымнарның төп өлеше социаль өлкәгә юнәлдереләчәк. 2027 елда социаль әһәмияткә ия юнәлешләргә 208,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла. Бу — агымдагы елның төгәлләштерелгән планы белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Шушы сумманың 104 миллиард сумы хезмәт хакын түләүгә каралган. Резервка алынган акчаларны да исәпкә алганда, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы фонды 150,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Гражданнарга социаль түләүләр өчен 87,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдерү күздә тотыла. Өстенлекле юнәлешләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, ташламалы дарулар белән тәэмин итү, эшләмәүче халыкны медицина иминиятләштерүе һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү бар.
2027 елда беренче чираттагы чыгымнарга якынча 93 миллиард сум бүлү планлаштырыла. Шул исәптән, Юл фонды акчалары 30 миллиард сум тәшкил итәчәк. Ведомстволарга чыгымнарның нигезле булуын җентекләп раслау һәм ресурслардан нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлекләрен эзләү бурычы куелган.
Александр Шельдяев бюджет параметрларын реалистик планлаштыру һәм чыгымнар дисциплинасын саклау өчен республика башкарма хакимияте органнарының уртак җаваплылыгы кирәклеген ассызыклады. Бюджет проекты Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларында каралганда ведомстволарның килештерелгән позиция белән чыгыш ясавы мөһим.
Утырыш йомгаклары буенча Премьер-министр вазифасын башкаручы Башкортстанның 2027 елга һәм 2028–2029 елларның план чорына бюджеты турындагы закон проектын әзерләү алымнарын хупларга тәкъдим итте. Финанс министрлыгына кирәкле документларны һәм материалларны әзерләп, республика Башлыгына тәкъдим итү йөкләнде.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102