+1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Октября , 14:37

Башкортстан тәҗрибәсе Үзбәкстанда балалар хосписын ачарга ярдәм итә

Самаркандта Башкортстан тәҗрибәсенә нигезләнгән балалар хосписын төзиләр. Аны тиздән ачарга планлаштыралар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан тәҗрибәсе Үзбәкстанда балалар хосписын ачарга ярдәм итәБашкортстан тәҗрибәсе Үзбәкстанда балалар хосписын ачарга ярдәм итә
Башкортстан тәҗрибәсе Үзбәкстанда балалар хосписын ачарга ярдәм итә

Бүген Башкортстанның «Уфа хосписы» автоном коммерцияле булмаган медицина оешмасы һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты каршындагы Социаль яклау милли агентлыгының Балалар хосписы үзара аңлашу турында меморандум имзалады. Документ авыр һәм дәвалап булмый торган авырулары булган балаларга паллиатив ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота.

Яклар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга, хокукый-норматив базаны үстерергә, уртак белем бирү һәм мәгърифәтчелек проектларын гамәлгә ашырырга килеште. Шулай ук конференцияләр һәм семинарлар үткәрү, белгечләрне һәм волонтёрларны укыту планлаштырыла.

Самаркандта балалар хосписы төзелеше бара. Аның концепциясе тулысынча Башкортстан тәҗрибәсенә нигезләнгән. Проектны гамәлгә ашыруны координацияләүдә хәйрия фондларының — «Бәхет территориясе» һәм «Уфа хосписы»ның попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова кергән халыкара эшче төркем мөһим роль уйный. Аның башлангычы белән Үзбәкстан вәкилләре белән техник һәм концептуаль мәсьәләләр буенча даими киңәшмәләр уздырыла.

Каринэ Хәбирова Үзбәкстанның Социаль яклау милли агентлыгы директорының беренче урынбасары Шахноза Мирзиеева белән очрашуда балаларның иминлеге, паллиатив ярдәмне үстерү һәм Самаркандта балалар хосписын булдыру барышы турында фикер алышты.

Шахноза Мирзиеева Башкортстан вәкилләренә проектлауда һәм белгечләр әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хосписны бергәләп төзеп бетереп, балалар һәм аларның гаиләләре файдасына эшләтеп җибәрәчәкләренә ышаныч белдерде.

Каринэ Хәбирова исә паллиатив ярдәмнең авыру балаларга гына түгел, ә аларның гаиләләренә һәм тулаем җәмгыятькә дә кирәк булуын ассызыклады. Ул шулай ук Башкортстан делегациясен 21–22 октябрьдә Самаркандта узачак «Балалар иминлегенә инвестицияләр» Бөтендөнья саммитына чакырганнары өчен Үзбәкстан ягына рәхмәт әйтте. Аның фикеренчә, мондый мәйданчыклар төрле илләр белгечләренә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Каринэ Хәбирова Самаркандтагы балалар хосписы төзелеш мәйданчыгында да булды. Проектның генераль планы һәм җентекле сызымнары әзерләнгән, хәзер аларны Башкортстан белгечләре белән берлектә камилләштерү бара. Шул ук вакытта кирәкле җиһазлар сатып алу эшләре дә башланган.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев