

Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче «Зарина 1» компаниясе Башкортстанның Региональ лизинг компаниясе ярдәмендә 719 мең сумлык яңа җиһаз сатып алды. Финанслау күләме 503 мең сумнан артык тәшкил итә, килешү 12 айга төзелгән. Яңа төрү машинасы җитештерү күләмен һәм керемне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелде.
— Льготалы лизинг — төбәктә кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтелгән эшкуарларга ярдәм итүнең нәтиҗәле коралларыннан берсе, — диде Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Лизингка җиһаз, махсус техника, йөк транспорты, туристик автобуслар, спорт һәм туризм җиһазлары, кече авиация техникасы да алырга мөмкин. Аның өстенлекләре — процент ставкаларының түбән булуы һәм залог таләп ителмәве.
— Хәзер түгәрәк төргәк кулланып, әзер ризыклар ассортиментын киңәйтә алачакбыз, — диде «Зарина 1» генераль директоры Гөлнара Терехова.
Компаниянең 100 процент өлеше Башкортстан Республикасына карый. Оешма төбәктә теркәлгән кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
Консультация өчен телефоннар: 8-800-550-47-16, +7 (347) 201-46-16.
Автор фотосы