

Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы агымдагы елның тугыз аенда кулланучылар хокукларын яклау буенча эшнең арадаш нәтиҗәләрен чыгарды. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә республика халкының 7 781 089 сум күләмендәге мөмкин булган матди зыяны булдырылмады.
— Безгә ешрак сатып алынган товарларның һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең тиешле сыйфатта булмавы сәбәпле ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Төп дәгъвалар автомобильләр, көнкүреш техникасы, туристик продуктлар һәм кием белән бәйле, — дип сөйләде министр Константин Климин.
Кулланучылар акчаларын судка кадәрге тәртиптә кире кайтарды. Бу аларга бозылган хокукларын тизрәк торгызырга мөмкинлек бирде.
Хисап чорында министрлык белгечләре 655 мөрәҗәгатьне карады һәм 100дән артык дәгъва гаризасы төзергә ярдәм итте. Шулай ук 126 мәгълүмати-мәгърифәтчелек чарасы үткәрелде, аларда 1500дән артык кеше катнашты.
Искә төшерәбез: кулланучылар Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына +7 (347) 218-09-78 телефоны аша яки Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 13нче йорт, 703нче кабинет адресы буенча шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итә ала.
Автор фотосы.