+6 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 октябрь , 07:08

«Мин — профессионал»: студентлар карьерага беренче адым ясый

Студентлар һәм укытучылар өчен олимпиаданы тәкъдим итү, карьера квизы һәм тармак вәкилләре белән түгәрәк өстәлне вузара кампус резиденты — Уфа дәүләт нефть техник университеты оештырды. Чараның мәртәбәле кунагы — «Мин — профессионал» студентлар олимпиадаларын оештыручылар ассоциациясе директоры Валерия Касамара булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Мин — профессионал»: студентлар карьерага беренче адым ясый«Мин — профессионал»: студентлар карьерага беренче адым ясый
«Мин — профессионал»: студентлар карьерага беренче адым ясый

«Мин — профессионал» Бөтенрусия студентлар олимпиадасы — Русиянең кадрлар һәм технологик лидерлыгын үстерүгә ярдәм итүче иң эре проектларның берсе. Ул Русия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Русия — мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2017 елдан башлап олимпиадада 1,6 миллионнан артык студент катнашкан.

Быел олимпиада унынчы тапкыр уздырыла. Бу сезонда катнашучылар 68 юнәлеш буенча көч сынаша. Оештыручы югары уку йортлары исемлегенә катлаулы конкурс сайлап алуын узган 37 Русия университеты керә.

Алар арасында Башкортстанның ике югары уку йорты да бар. Уфа фән һәм технологияләр университеты җиденче тапкыр «Математик модельләштерү» юнәлешен оештыручы булды. Ә Уфа дәүләт нефть техник университеты беренче тапкыр «Химик технология» юнәлешендә катнашучыларны кабул итәчәк. Быел «Мин — профессионал» командасына кушылган УДНТУ вузара кампуста олимпиаданың ачык ишекләр көнен оештырды.

Олимпиаданы тәкъдим итү чарасында Уфа дәүләт нефть техник университетының йөзгә якын студенты катнашты. Аларның күбесе быелгы сезонда үз көчләрен сынап карарга карар иткән.

Сәламләү сүзендә олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара проектның баштан ук университетлар һәм эш бирүчеләр арасында күпер булдыру максатыннан оештырылуын билгеләп үтте.

— «Мин — профессионал» олимпиадасы — гамәли юнәлештәге проект. Безнең белән 750дән артык компания-партнер хезмәттәшлек итә. Алар биремнәр әзерләүдә катнаша, студентларны экскурсияләргә һәм стажировкаларга чакыра. Производство бурычларын үтәгәндә катнашучылар тармакның нәрсә белән яшәвен һәм карьера төзү өчен нинди һөнәри күнекмәләр кирәклеген аңлый. «Мин — профессионал» олимпиадасында уңышка ирешү эш бирүчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә һәм студент чакта ук хыялланган эшеңне табарга мөмкинлек бирә, — дип билгеләде Валерия Касамара.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова