+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2021, 17:00

14 яшьтә әтисен янә әти итмәкче?..

Әлеге хәлне җентекләп тикшерү булачак.

Башкортстанның Зилаер районында яшәүче 14 яшьлек кыз үги әтисеннән балага узган. Ир кыздан 12 яшькә өлкәнрәк. Кыз район үзәк хастаханәсенә 27 гыйнварда мөрәҗәгать иткән. Анда аңа йөклелекнең 9-10 атнасы турында хәбәр иткәннәр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җенси якынлыкның узган елның ноябрь ахырында булуын ачыклаган. Үги кызы белән ир бергә яшәгән йортта җенси мөнәсәбәткә кергән. Ирне полициягә китергәч, ул барысын да таныган. Хәзерге вакытта эшне тикшерүче карый.
Кызганычка каршы, кызның әнисе бу вакытта кайда булган, аңа ничә яшь, бу гаилә нинди шартларда яшәгәнлеге турында мәгълүмат юк. Шулай да үги атага нибары 26 яшь булгач, аның хатыны үзеннән берникадәр өлкәнрәктер, дип уйларга урын бар. Шул ук вакытта, әлегә кыз белән нәрсә булачагы да билгеле түгел.
Кызганычка каршы, бала туачагы турындагы хәбәр һәркемгә дә зур шатлык алып килми шул. Бу гаиләне дә киләчәктә тикшерүләр көтә.
Чыннан да, күп вакыт кем белән яшәгәнебезне дә белмибез. Тирә-яктагыларга игътибарлырак булсак иде.
Фото: smi2.ru
Читайте нас: