+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2008, 02:00

“Cәлам” белән башлыйк көннәрне!

Аһ, бу иртәнге йокының тәмлелеге!.. Кичтән ята, иртән тора алмаучыларга бигрәк тә татлы шул ул. Таң беленә башлауга, йомшак мендәреңә тагын да ныграк сыенып кына өлгерәсең, будильник шалтырарга тотына. Аны сүндерүгә, урыннан тормый гына, якын-тирәне кул белән капшый-капшый, телевизор пультын эзләп табасың. Үзеңчә, телевизор сөйли торсын, ә мин тагын бер ун-унбиш минут кына черем итим, дисең...


— Хәерле иртә, дуслар! “Сәлам” программасы үз эшен дәвам итә. Бүген — җомга. Сезне алда ял мизгелләре көтә һәм бу, үз чиратында, бүгенге көнгә эз салмый калмый. Безнең тапшыру ярдәмендә исә көнегез күтәренке кәеф белән, күңелле һәм кызыклы үтәчәк! — Син күзләреңне ачарга да иренеп ятасың, ә туры эфирда эшләүче “Сәлам” алып баручылары инде әллә кайчан тапшыруларын башлап җибәргәннәр, иртәнге гимнастикага чакырып утыралар. Сары таңнан шулкадәр дәртле тавыш белән сөйләргә, елмаерга каян көч табалар, диген?! Әллә соң берәрсе махсус рәвештә күңелләрен күтәреп тора микән боларның?! Беркөнне әнә шул кадр артындагы тормышны үз күзләрем белән күреп кайттым, ягъни эш көнемне “Сәлам” кухнясында үткәрдем.
“Сәлам”челәрнең эш көне иртәнге сәгать алтыда башлана. Юл буена эшкә болай иртүк нәрсә белән киләләр икән, дип баш ваткан идем, баксаң, аларны шәһәр буйлап махсус автобус җыеп йөри икән.
— Безнең хезмәткәрләргә йокыдан дүрттә үк торырга туры килә. Кем, кем, ә “Сәлам”дә эшләүчеләр йокы кадерен белә ул, — дип сөйләп китте мине каршы алучы журналист Зилә Нигъмәтуллина. Бүген ул — чыгарылыш мөхәррире, ягъни тапшыруның башкорт телендә барган өлеше өчен җаваплы кеше.
Тапшыру башланырга бераз вакыт бар. Шуңа да эшне танышудан башлап, Зилә мине иң элек гримм салу бүлмәсенә алып китте. Эфирга чыгасы һәр кеше башта биредә туктала икән. Без барып кергәндә гример Алия Исәнгулова “Иртәнге очрашулар” рубрикасына килгән кунаклар белән мәшгуль иде. Берәүнең керфек-кашларын, икенчеләрнең чәчләрен төзәтештереп җибәрә. Аның җитез куллары ун-унбиш минут эчендә кешене курчак кебек ясый да куя инде! Телевидениедә бер эш көне үткәрү нияте белән килгәч, әллә соң шул мастер янына гына басыйммы, дип уйлаган идем, минут эчендә бу нияттән кире кайттым. Минем кебекләр монда каш ясыйм дип күз чыгарырга да мөмкин. Аллам сакласын!
Арытаба “Сәлам” программасын алып баручылар янына юл тоттык. Ишектән килеп керүгә якты, зәвык белән бизәлгән студия каршы алды. Җемелдәп торган чыршылар, ялтыравык шарлар, сувенирлар — һәммәсе дә Яңа ел рухы, ниндидер серлелек биреп тора. Тапшыру башланырга санаулы минутлар калган. Ә шулай да бернинди кабалану, ыгы-зыгы сизмәссең. Һәркем тыныч кына үз эшен башкара. Операторлар — камераларын, алып баручылар микрофоннарын көйли, текстка күз йөгертә. Бүген тапшыруны Фаягөл Дәүләтъярова белән Алексей Радченко алып бара. Кәефләре бик шәптән күренә. Зәңгәр экраннар аша тамашачылар күңелен яулап өлгергән Фаягөл белән Алексей чыннан да бик мөлаем, ачык кешеләр икән.
— Туры эфирда эшләве бик җиңелдән түгелдер? — дип сорыйм алып баручылардан.
— Тапшыруны турыдан-туры алып баруыбызга әле бер генә ел. Безнең өчен болай күпкә җиңелрәк. Элек бер үк нәрсәне кабат-кабат яздыру бишәр-алтышар сәгатькә сузылса, хәзер туры эфирда ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китә, — ди алар бертавыштан.
— Әйткән сүз аткан ук кебек бит. Мондый очракта бер әйтелгән сүзне кире алып булмый... — дим.
— Әлбәттә, туры эфир зур җаваплылык таләп итә. Һәр сүзеңне уйлап әйтергә, каушамаска, нинди генә четерекле хәлдән дә чыга белергә кирәк, — ди Фаягөл.
— Студиядә нәрсәдер шап итеп килеп төшкәндә дә берни булмаган кыяфәт чыгарып, тапшыруны дәвам итәбез, — дип елмая Алексей.
— Тапшыру саен яңа костюмда чыгасыз. Кем киендерә сезне?
— Һәр алып баручының үз кибете бар, — дип серле генә көлеп куйды Фаягөл.
Ә мин алып баручы булып эшли алыр идем микән?.. Төрлесе төрле яктан төбәлгән камераларны, зәңгәр экраннар алдында утыручы миллионнарча халыкны күз алдына китереп, cтудиядән Зиләдән дә алда чыгып шылдым...
Телеүзәктә эшләүчеләр бу бинада ничек йөриләрдер, мин үземне лабиринтка килеп эләккәндәй тойдым. Бормалы юллар аша ишегенә “Аппаратно-студийный блок” дип язылган бүлмәгә килеп кердек.
— Биредә инженерлар, безнең тапшыруларны эфирга чыгаруда ярдәм итүчеләр утыра. Яктылык, төсләрне көйләү, камералар эшләвен күзәтеп тору алар өстендә, — диде Зилә Фәсим кызы зур-зур аппаратуралар артында утыручы хезмәткәрләргә карап.
Ай-һай, монда да үз һөнәреңнең остасы булырга кирәк икән. Шул аппаратларның берәр төймәсенә ялгыш басып, бөтен эшне харап итәргә мөмкин. Эчтән генә, монда калып, зыян китерүем бар, ә менә файдам чебен кадәре дә булмаячак, дип уйлап куйдым.
— Җиде тулып килә, тизрәк пультка барыйк... — Зиләнең “пульт” дигәне телевизор кабыза-сүндерә торган нәрсә рәвешендәрәк күз алдына килгән иде дә, сүз режиссер пульты турында бара икән. Ул икенче каттагы махсус бүлмәдә урнашкан. Бүген пульт артында режиссер — Светлана Марваева һәм аның ярдәмчесе Әдилә Һөнәргулова. Тавыш режиссеры Әлия Шәрипова да наушниклар киеп алган, эшкә әзер. Ә менә тапшыру барышы өчен журналистлар Зилә Нигъмәтуллина белән Әлфия Латыйпова җаваплы.
— Студия! Әзерләндек, беренче камерага карыйбыз...
Сәгать уклары җидене күрсәтү белән тапшыруны башлап җибәрделәр. Режиссерның күрсәтмәләрен алып баручылар колакка беркетелгән микрофон аша ишетеп тора. Ә без — пульт алдында утыручылар — барысын да каршыдагы телевизор экраннары аша карап торабыз. Программа мавыктыргыч һәм кызыклы төзелгән. Иртән телевизорын кабызган кеше республикадагы яңалыклар, хәл-вакыйгалар белән таныша, фәһемле әңгәмәләр, районнардагы булдыклы гаиләләр, төрле һөнәр ияләре турында сюжетлар карый, файдалы киңәшләр ишетә, бүген гәзит-журналларда ниләр барлыгын, ә иң мөһиме, вакытны һәм һава торышын белә. Әлбәттә, болар барысы да җыр-моң белән үрелеп бара.
12 ел элек Шәүрә Гыйльманованың хәер-фатыйхасы белән эфирга чыккан “Сәлам” мәгълүмат һәм җыр-моң программасы — республика халкы яратып караган тапшыруларының берсе. Аны халык күңеленә үтеп керерлек итеп оештыруда һәммәсе дә: алып баручылар да, кадр артында эшләүчеләр дә зур көч сала. Бигрәк тә журналистларның хезмәтен аерым билгеләп китәргә кирәк. Иртән-иртүк миллионлаган кешенең кәефен күтәрү, аларга файдалы мәгълүмат, көч һәм дәрт бирүне максат итеп алган кызлар-егетләр бал кортлары шикелле төрле районнардан кызыклы сюжетлар җыя, язмалар әзерли.
Коллегалар арасына килеп эләккәч, ниһаять, телевидениедә кулымнан килерлек эш таптым, дип иртәрәк шатланып өлгергәнмен. Эшебездә охшаш яклар күп булса да, безнең кебек үк телевидение журналисты да материалны алдан әзерли. Биредә бер көндә генә әллә ни майтарып булмый шул.
“Иртәнге очрашулар” — “Сә-лам” программасындагы иң җаваплы рубрикаларының берсе. Беренчедән, чакырылган кунакның килми калуы мөмкин. Ә бит буш калган вакытны тиз генә нәрсә белән булса да алыштырырга кирәк. “Андый чаклар да булгалый. Шуңа күрә запас сюжетлар һәрвакыт әзер торырга тиеш”, ди журналистлар. Әле бит тапшыруга килеп тә “әйе” белән “юк”тан башка сүз әйтә алмый утыручылар бар. Мондый очракта бөтен авырлык алып баручы җилкәсенә төшә, билгеле. Шуңа да бу вазыйфаны башкаручылар сүзгә оста, төрле өлкәләр буенча хәбәрдар булырга тиеш. Ике сәгатьлек “Сәлам” тапшыруында бүген дүрт очрашу каралган. Кунаклар вакытында килгәннәр, һәркайсы үз чыгышын көтеп тора. Димәк, программа үзгәрешсез барачак.
Экранда җыр агылган мәлдә студиягә цирк артистлары – клоуннар кереп утырды. Кызыклы әңгәмә вакытында тамашачыларга сораулар бирелүе булды, телефон туктаусыз шалтырарга да тотынды. Режиссер ярдәмчесе шалтыратучыны туры эфир белән тоташтырган саен балалар тавышы яңгырады. Кара әле, “Сәлам”не иртән-иртүк олылар гына түгел, балалар да карый икән бит! Алай гынамы, берсе кунаклар алып килгән призны — циркка чакыру билеты да отты.
— Соңгы вакытта җиңүчеләрнең исемнәрен, адресларын тулысынча язып алып кала башладык. Югыйсә, җиңүче исеменнән бүләкне алып китәргә дә күп сорап тормыйлар, — ди Зилә Фәсим кызы.
Ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Ләкин эфир тәмамланды да эш бетте, дигән сүз түгел әле. “Сәлам”челәр уңышларын, хаталарын, чираттагы тапшыруда яктыртачак темаларны, кунакларның исемлеген барлау өчен җитәкчеләре Дилара Габделхак кызы Зарипова янына җыелды.
Гадәттә, көн ничек башлана, шулай үтә дә. Иртәсен Башкортстан “Юлдаш” каналының “Сәлам” тапшыруы белән башлап җибәргән кешеләрнең дә көнозын кәефләре яхшы, күңелләре көр булуына шигебез юк.
Читайте нас: