+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2008, 02:00

Намуслы да, шәфкатьле дә җитәкче

Алтмышынчы еллар азагында илебездә партия һәм хөкүмәт карары нигезендә авыл һәм поселок Советлары рәисләрен хатын-кызлар арасыннан сайлау башланды. Кампания уңышлы барды төсле. Хезмәт йомышы буенча бер районда командировкада чагында мин партия һәм Совет активы җыелышына тап булдым. Аның эшендә КПСС өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре З. Н. Нуриев та катнаша иде. Ул чыгыш ясаганда нәкъ шул темага тукталды. Районда урындагы Советларга җитәкчелекне хатын-кызларга тапшыру торышына уңай бәһа бирде. Ул сүзгә оста, залны үзенә карата да, аны җанландырып та ала белә иде.


— Менә Сез, Фәлән Фәләнович, — дип мөрәҗәгать итте ул үзенә күптән таныш, алдынгы колхоз рәисләренең берсенә, — хатын-кыз авыл старостасына буйсынасызмы, аны тыңлыйсызмы?
Икенче рәттә генә утырган һиммәт һәм тулы гәүдәле колхоз рәисе аягүрә басканда зал тып-тын иде әле. Ни дигән җавап бирер икән? Ә ул озак көттермәде.
— Буйсынам, Зыя Нуриевич, буйсынам, — дип җаваплады. Залдан калышмаска теләп, республика хуҗасы да хәтта күзлеген салып, бот чабып, рәхәтләнеп көләргә тотынды. Колхоз рәисенең җавабына берсе дә ышанмый иде, ни дисәң дә, авыл Советлары да, профсоюз кебек, хуҗалык җитәкчеләре әйткәннән, кушканнан чыга алмыйлар иде ул вакытта.
Бу турыда искә төшерүем шуннан. Былтыр Дүртөйле районында шундый хәл булды: чирек гасырга якын вакыт эчендә өч колхозга рәислек иткән Ирек Камаловны Тәкәрлек авыл Советы хакимияте башлыгы итеп куйдылар. Нәкъ әтисе Камалетдин кебек килеп чыкты. Ул да бит шулай чирек гасыр чамасы колхоз рәисе булып эшләгәннән соң, Тәкәрлек авыл Советын җитәкләгән иде. Бер караганда, Ирек әтисе һәм әнисе эзеннән барган төсле. Бөек Ватан сугышы елларында әнисе дә колхоз рәисе булып эшләгән бит. Бер гаиләдән өч рәис була түгелме соң?! Ирекнең Марат исемле улы да авыл хуҗалыгында җитәкче вазыйфада — Дүртөйле машина-технология станциясендә бүлекчә идарәчесе. Хатыны Альбина — балалар бакчасында тәрбияче, төпчек кызлары Ирина — аграр университет талибәсе, җирне, табигатьне матурларга әзерләнә. Гөлназ да, Лилия дә тормышта үз урыннарын тапкан, Камил уллары исә тамырларын тагын да тирәнгәрәк җибәргән, ул — нефтьче. Әгәр дә Ирекнең әтисе Камалетдин, әнисе Хәнифә бүген исән булса, оныкларның төрледән-төрле һөнәр осталары булып китүләренә чиксез сөенерләр иде.
...Ирек мәктәптә уку алдынгысы булды. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын бик яхшыга тәмамлагач, туган колхозында игенчелек тармагын җитәкләде. Эш масштабы бер хуҗалык кысаларына гына сыймый башлагач, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы итеп үрләттеләр. Ул вакытта язылмаган бер кагыйдә яши иде, бу вазыйфада я үсәсең, я сүнәсең. Ләкин Камаловкамы соң районның баш агрономы булу белән генә чикләнергә. Идарәдә хуҗалык итүнең зур мәктәбен үтте, район җитәкчелеге, тирәнтен үсеш ясавын күреп, Камаловка үзаллы эш йөкләтте: районда комсу туфраклы дип исәпләнгән колхозларның берсенә — “Рассвет”ка рәис итеп тәкъдим итте. Биредә аңа кадәр кемнәр генә эшләмәде: авыл хуҗалыгы белгечләреннән тыш журналист та, партия мәктәбен тәмамлаучы да, хәтта ДОСААФта эш күрсәткән кеше дә... Ләкин “Рассвет” та барыбер кояш чыкмады — артталык мөһере алып ташланмады. Камаловны да: “Менә дигән егет биредә әрәм була инде”, дип каршыладылар. Әмма дәрте ташып торган, әти-әни фатыйхасын алган, җитәрлек белеме һәм тәҗрибәсе бар егет үзенең чират үткәрергә генә килмәгәнлеген күрсәтә алды, уңдырышсыз басуларга игенчелекнең югары культурасы элементларын бер-бер артлы кертә торгач, ашлык төшеме сизелерлек күтәрелде. Ул вакытта әле шактый яшь булуына карамастан, Камалов авыл аксакаллары белән киңәшләшер булды, алмаш-тилмәш бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын башкарып ташлаган кешеләрне кабат җыйды. “Бу бит сезнең җирегез. Биредә авылдашларыгыз, туган-тумачаларыгыз яши. Булдыксызлыгыгыз өчен оят түгелме?” дигән сорау куйды алар алдына. Камалов исә колхозчыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга басым ясады. Йорт-куралар, абзар-ихаталар күзгә күренеп яңарды. Бу, үз чиратында, кешеләрнең хезмәткә карашын уңай якка үзгәртте, үз җирләренең мөмкинлекләренә өмет уятты.
Шулай матур гына эшләп йөргәндә аны район үзәгенә чакырдылар. “Рассвет”ны өзеклектән чыгардың — булдырдың, хәзер сиңа рәиссез торып калган алдынгылар рәтендә йөргән “Чишмә” колхозына барырга тәкъдим итәбез. Алдынгы хуҗалыкның дәрәҗәсен төшермәү дә җиңелдән түгел, ләкин без сиңа ышанабыз”, диделәр. Әйткәндәй, партия заманы, каршы килүнең файдасы юк. Илеш районы чигендәге “Чишмә”дәгеләр Камаловны ихлас кабул иттеләр, әмма берүк вакытта моңача хәл ителмәгән мәсьәләләргә игътибар итүен сорадылар. Баксаң, ул мәсьәләләр, әлеге дә баягы, тормыш-көнкүрешкә карый. Дөрес, биредә дә басуларның уңдырышлылыгын күтәрү, малларның продуктлылыгын арттыру өстендә күп эшләргә туры килде — саннар уртача бер ярымга зурайды. Ә колхозчылар күңеленә Камалов янә шунысы белән хуш килде — ул аларга хезмәт хакы түләүдә ашлык өлешен арттырды, шәхси хуҗалыкларга күпләп мал азыгы бирүгә иреште. Әйткәндәй, тәүге җыелышта бирелгән наказлар үтәлү эзенә төште, рәиснең абруе артканнан-артты.
Биредә гомерлеккә төпләнер дә төсле иде. Әмма хәл-вакыйгалар агышы аны райондагы иң зур К. Маркс исемендәге колхозга кайтарды. Монда инде карышып торасы юк: туган як лабаса. Ярый, ике колхозда да матур эшләнде, биредә ничек булыр? Дөньяларның буталган чагы. Ельцин колхозларны бетерергә дигән фәрман бирә, ә Рәхимов ашыкмаска куша. Бөтен республика авыл эшчәннәре үз Президентыбызның тоткан юлын акыллыга саный. Дөрес, үзгәрешсез калынмый. Әнә, Камаловка да үз заманында колхоз биләмәләрен киңәйткән Социалистик Хезмәт Герое Рифхәт Еникеев белән “алышка” чыгарга туры килде. Күп урыннардагыча хуҗалыкны бүлгәләргә, ягъни аерым субъектларга таркатырга кирәк дип табылды. Бәләкәйрәк хуҗалыклар җитезрәк тернәкләнеп китте. Берсе дә, ялгыш булды лабаса, дип әйтмәде.
Ирек Камалов институттан соң агроном булып эшләгәндә остазы Рифхәт Салих улы Еникеевтан гомергә җитәрлек дәрес-сабак алды. Тик ул дөньядан иртәрәк китеп барды, әмма данлы исеме халык күңелендә яши. Камалов аның якты истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәреп чыкты һәм колхоз үзәге Иванай авылында Р. С. Еникеевка һәйкәл-бюст куелды.
Әйе, Камаловның колхоз рәислеге еллары аның биографиясендә уелып калган. Хәзер инде ул икенче вазыйфада, кайчандыр әтисе җитәкләгән Тәкәрлек авыл Советы хакимияте башлыгы.
Бу сурәтләмәнең башында китерелгән З. Н. Нуриев белән булган вакыйганы искә төшергән идем, Камалов:
— Мин бервакытта да авыл Советларына таянмый эшләмәдем, алар миңа, мин аларга ярдәм итештек. Чынында, авыл Советларының эш даирәсе бик киң, алар гына хәл итәсе мәсьәләләр тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел, — диде. — Эш буйсыну-буйсынмауда түгелдер, бер төпкә җигелеп эшләүдәдер ул.
Үземне республика районнарын шактый белүчеләрдән санасам да, теге яки бу авыл Советы биләмәсендә шәһәр кадәр шәһәр утырганын белмим. Ә Дүртөйле шәһәре Тәкәрлек авыл Советы җирләре һәм авыллары белән уратып алынган. Кире ягына караганда, уңай ягы елдан-ел арта бара. Тугыз авылдан торган авыл Советы карамагында хәзер Дүртөйленең барлык дип әйтерлек сәнәгать предприятиеләре. Димәк, алар хакимиятнең финанс тупланмасына шактый өлеш кертә. Аңлавымча, үткән елдан быелга да файдаланып бетмәгән бераз акча күчкән. Камалов дигән “авыл старостасы” мул гына җыелманы авылларны төзекләндерүгә, юлларны, коммуналь хезмәтләрне тагын да яхшыртуга юнәлтү хәстәре белән яши. Халык сәламәтлеге, мәктәпләр тормышы, мәдәният һәм башка бик күп мәсьәләләр көн саен кайгыртучанлык сорый. Һаман да шул: иртә тор, соң ят. Һәр тармактагы хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр белән алдан план коралар, кирәкле техник документацияләр әзерлиләр. 20 мең гектар җире булган, 4200 кеше яшәгән авыл Советының ун депутаты бар. Без үскәндәге еллардан ике-өч тапкырга кимрәк. Димәк, бүгенге аз санлы депутатларга 2-3 тапкырга артыграк тырышлык салырга, активлык күрсәтергә кирәк. Һәр тарафта үзен тик оста оештыручы, намуслы һәм шәфкатьле җитәкче итеп таныткан, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Ирек Камалов белән җиңү артыннан җиңү яуланачагына алар шикләнми. Менә шуңа күрә дә бу көннәрдә Ирек Камалетдин улы күрсәткән изгелекләренә җавап рәвешендә 60 яшьлек юбилее уңае белән игелекле кешеләрдән ихлас котлаулар кабул итә. Без дә аларга чын күңелдән кушылабыз.
Читайте нас: