+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2008, 02:00

Миякә белән Әлшәй тату яши һәм эшли

2007 елдагы эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау сүзе белән Раевка почтамты начальнигы Марат Абдуллин чыгыш ясады. Эшлекле очрашуга әлеге почтамтка караган Миякә һәм Әлшәй районнарының почта бүлекчәләре начальниклары, почтамтның җаваплы хезмәткәрләре, әйдәүче белгечләре килгән иде.


Почта хезмәте белән ярты елдан чак кына күбрәк җитәкчелек итүче Марат Әкрам улы шактый катлаулы тармакның үзенчәлекләрен тулысынча аңлап, эшкә ныклап керешкән. Шуңа күрә ул үзе җитәкләгән почтамт эшчәнлегенә җитди анализ ясады һәм коллектив алдында агымдагы елга тәгаен бурычлар билгеләде.
— Узган ел бездә берләшү, ике район почтасы кушылып, яңача эшләргә өйрәнү чоры буларак хәтердә калачак, — диде почтамт җитәкчесе. — Бәлки, элек яуланган үрләрдән берникадәр чигенү дә әнә шул үзгәрешләр, яңача эшләргә өйрәнү барышындагы кытыршылыклар белән аңлатыладыр.
Шул ук вакытта Марат Абдуллин эш күрсәткечләренең төрлечә булуын киң билгеле “кеше факторы” белән дә бәйләде. Чынлап та, бер үк шартларда эшләүче почта бүлекчәләре арасындагы күрсәткечләрнең бик зур аермасын башкача аңлатып та булмый. Әйтик, Миякәдәге Җилдәр, Әнәч, Миякәтамак почта бүлекчәләре күп яктан мактап телгә алынганда, Богдан почта бүлекчәсе һәр очракта да тәнкыйтькә алынды. Әлшәйлеләрдә дә шундый ук күренеш. Түбән Әврез, Гайниямак, Чуракай, Шафран почта бүлекчәләре, аеруча Раевкадагы 1нче санлы почта бүлекчәсе хезмәт уңышлары белән сөендерсә, Слак, Яңа Сәпәш бүлекчәләре тоташ почтамтны артка сөйрәүчеләр булып тора.
Гомум алганда, Раевка почтамтының күрсәткечләре начар түгел.
— Тулаем табыш алу планы 101,9 процент, төп эшчәнлектән кергән табыш планы 101,7, сәүдәдән — 107,5, башка хезмәтләрдән — 109,3 процент тәшкил итте, — ди почтамтның баш икътисадчысы Фәнүзә Кыдрасова.
— Төп эшчәнлегебез — халыкка гәзит-журналлар тарату, почта хезмәте күрсәтү булуы хакында онытырга ярамый, ә бу җәһәттән әле безгә эшлисе дә эшлисе, иң мөһиме аның сыйфатын күтәрәсе бар, — диде сүзне йомгаклап Марат Әкрам улы.
Җыелышта тармак алдынгыларына мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Уңган хат ташучыларны тәбрикләү өчен Миякә район гәзите мөхәррире Мансур Әминев та килгән иде. Мансур Хәйдәр улы почтальоннарның авыр хезмәтен югары бәһалап, аларның иң алдынгыларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук “Кызыл таң” гәзитен таратуда уңышлы эшләүчеләр дә игътибардан читтә калмады.
Читайте нас: