+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2008, 02:00

Кыш салкынында да биредә җәй җылысы

Элек нефтехимиклар шәһәрендә күпчелек сәнәгать предприятиеләренең үз теплицалары бар иде. Анда ел әйләнәсенә диярлек яшел суган, кыяр, помидор, төрле аштәмләткечләр үстерелде. Хәзер завод-фабрикаларның ярдәмче хуҗалыклары бетерелде. “Салаватстекло” акционерлар җәмгыяте теплицасы, мәсәлән, ун ел элек үк “Генералов шәхси предприятиесе”нә әверелгән иде. Бүген бу крестьян-фермер хуҗалыгы ныклы үсеш алган, аның хуҗасы тотрыклы эшләүче малтабарлар исемлегендә.


— Коллектив зур түгел, нибары 15-20 кеше эшли. Узган елда пыяла астындагы һәр квадрат метр җирдән 16шар килограмм кыяр үстереп алдык. Аны Салават, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрендә саттык. Ниятебез — быелгы сезонда тагы да нәтиҗәлерәк эшләү, — ди теплица агрономы Александр Малышев.
Фермерлар быел барлыгы 150 тонна помидор һәм 80 тонна кыяр үстереп алуны бурыч итеп куйган. Һәрберсенә җылылык, су торбалары, электр линияләре үткәрелгән егерме секциянең икесендә аеруча җанлылык. Бүген коллектив тулысынча диярлек шунда. Яшелчәчеләр 19 декабрьдә махсус агротехнология таләпләре буенча әзерләнгән җиргә помидор чәчкән. Орлыклар бер атна дигәндә шытып чыккан. Үсентеләр өчәр яфрак җибәргәч, аларны аерым савытларга күчереп утыртканнар. Ә кыяр орлыкларын 12 гыйнварда чәчкәннәр. Кыярның тәүге партияләре март башларына өлгерергә тиеш, ди.
Рәсемдәге ике мөлаем ханым — Резеда Гыйләҗетдинова белән Галия Мөфтәхетдинованы без эш урынында, җәйге сыман җылы һәм якты секциядә очраттык.
— Биредә 16 мең төп помидор һәм 9 мең төп кыяр үсентеләре тәрбияләнә. Атнага бер тапкыр су сибәбез. Эш авыр дип әйтә алмыйм. Без хуҗалык җитәкчелегенең коллектив әгъзаларына булган мөнәсәбәте, хезмәт хакы белән дә канәгать, — дип елмая Галия Равил кызы.
Ул — һөнәре буенча тегүче, элек 16 ел Салават тегү фабрикасында эшләгән. Предприятие айлар-еллар буена хезмәт хакы түли алмый башлагач, икенче эш эзләргә мәҗбүр булган. Шәхси малтабарда эшләвенә башка яшелчәчеләр дә зарланмый.
Читайте нас: