+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2008, 02:00

“Ак үлем” патшалыгында

Рубриканың чираттагы чыгарылышын урамдагы хәвефсезлеккә багышладым. Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәте милиционерлары белән бер төн дежур торып, төн караңгылыгына яшеренгән байтак серләрнең шаһиты булдым.



Гаепсез корбан

Разводтан соң патруль-пост хезмәтенең батальон командиры, милиция майоры Альберт Булатов мине махсус төркемгә беркетте. Өлкән прапорщик Марат Мәрдамшин, өлкән сержант Илсур Бадыйков һәм прапорщик Роберт Бүләккулов белән сменаны башладык. Безгә ВАЗ автоүзәге тукталышы янәшәсендәге территориядә тынычлыкны саклау, чакыруларга тиз арада барып җитү, нарядларны, постларны тикшерү бурычы йөкләтелде.
Кызганычка, рациянең беренче тапкыр телгә килүе үк “нәтиҗәле” булды. Аннан Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы бер йорт подъездында мәет табылганын әйттеләр. Тиешле адреска беренче барып җиттек. Караңгы подъездга үттек һәм икенче каттагы тәрәзә төбендә, диварга йоклаган сыман сөялгән, күкрәгенә башын салган 25-30 яшьләрдәге егетнең мәетенә тап булдык. Идән тулы кан иде. Милиционерлар аның аяк буыннарын селкетеп сәгать ярым чамасы элек җан тәслим кылганын фаразладылар. Аның кем икәнлеген ачыклау өчен затлы дубленкасының, киемнәренең кесәләрен тикшерделәр. Канлы шприцтан, ниндидер кәгазь кисәкләреннән башка берни дә тапмадылар. Үлүенең сәбәбен “передозировка”га охшаттылар. Әлеге күренешне Марат Мәрдамшин түбәндәгечә аңлатты:
— Наркотик сатучыларның комсызлыгының нәтиҗәсе бу. Алар бер килограмм “ак үлем”гә ике килограмм көчле дарулар кушып сата. Наркоманнар, алдануларын уйламыйча, бер дозадан канәгать булмыйча, берьюлы өчәрне кадыйлар. “Катнашма” урынына чиста наркотик эләксә, алар “передозировка”дан үлә. Бу бәндә дә шундый “тозакка” эләккән, күрәсең, — диде ул.
Зәңгәрләнә башлаган мәетне килеп җиткән махсус төркем — тикшерүчеләр карамагына калдырып ары киттек.

Саескан

Светофор каршына туктагач, тротуарда аунаган бер абзыйны шәйләп алдык. Ул әкияттәге сумалага кунган саесканны хәтерләтте. Чөнки гәүдәсен күтәрсә, башы җиргә ябыша, башын күтәрсә, гәүдәсе тыңлашмый. Егетләр аны машинага кертеп утыртты. Өшегәнлектән колаклары кызарган, бит очлары агарган, тунының изүләре ачык 50 яшьләр чамасындагы абзый иң элек барыбызга да: “Сез ялгыштыгыз! Мин — бик зур кеше. Шалтыраттым, хәзер килеп алалар. Исем-шәрифләрегезне әйтерсез”, дип янады. Арытаба айныдымы, гафу үтенде. Өлкән сержант Илсур Бадыйков әлеге“пассажир” кебекләр турында түбәндәгеләрне сөйләде:
— Мондый салмыш бәндәләр я җинаять ясый, я үзләре җинаять корбанына әйләнә. Чөнки “хәлсезләрне” көтеп кенә торучылар да аз түгел. Җиңел генә акча эшләргә махсуслашкан төркемнәр, кыек атлаучылар аулак урыннарга керү белән “җиң сызгана”. Бахырларның акчаларын, кесә телефоннарын алалар, затлы киемнәрен салдыралар. Каршылык күрсәтүчеләр ярыйсы тән җәрәхәтләре ала. “Яшел елан” аркасында ыштансыз гына түгел, җансыз калучылар да очрый. Әйткәндәй, март-апрель айларында “умырзаялар” да шактый табыла. Безнең һөнәри жаргонда кар астыннан табылган мәетләр шулай атала. Аларның күпчелеген “буена сеңдермәүчеләр” тәшкил итә. Шуңа күрә, эчкәнсең икән, гомумән, урамга чыкмау хәерлерәк, — диде ул.
Абзый ул төнне безне каһәрләсә дә, иртән башы исәнлегенә шатлангандыр. Сәламәтлек тә, гомер дә бернинди акчага да сатылмый бит.

“Торпедо”лар

Черниковка бистәсенең тар урамнары буйлап гаражлар тезелгән, бер-беренә терәлеп соры йортлар урнашкан моңсу урынга килеп чыктык. “Без кайда?” дип сорап өлгермәдем, руль артында утыручы Роберт Бүләккулов: “Чегән урамнары шушы инде, дускай”, диде. “Нигә алай атала?” дип сорадым. “Чегәннәргә, утрак тормыш алып барсыннар өчен Советлар Союзы вакытында биредәге йортлардан фатирлар биргәннәр. Монда алар ишле яши. Вакыт үтү белән шөгыльләре генә алышынды. Элек кием-салым сатсалар, хәзер наркотик белән сәүдә итәләр”.
Йорт почмагында бер төркем халык өелешкән урынга туктадык. Ике кешенең кулларына богаулар кидергән егетләр оператив хезмәткәрләр икән. Алар наркотик кулланучыларны кулга алганнар һәм “тере товарны” озатырга машина көткәннәрен әйттеләр. Марат Мәрдамшин бөкрәебрәк басып торган сакаллы бәндәгә күрсәтеп:
— Таныш бул, “Торпедо”, — диде.
— Кушаматымыни?
— Юк! Наркотик сатучылар белән ак агуны кулланучыларның арадашчылары шулай атала. Гади генә итеп әйткәндә, алыпсатар. “Торпедо” биш яки аннан да күбрәк доза сатса, аңа бер доза бушлай бирелә. Маркетинг челтәрендәге сыман.
— Ә аны нигә кулга алмыйсыз?
— Чирли ул. Аягында гангрена башланган. Ара-тирә безнең белән хезмәттәшлек итә. Наркоманнар акча урынына кесә телефоны, яки башка әйбер тәкъдим итсә, шалтырата. Шул рәвешле каракларның эзенә төшәргә булыша. Әйдә, хәзер “Торпедо”ларның кибетен күрсәтәм.
Без Кольцевая урамындагы йорт подъездына үттек. Тимер ишекне сырып алучылар катып калды. 20 яшьләр чамасындагы егет тәмәке кабызды һәм урынында таптанырга тотынды. Аны да, 25 яшьләрдәге кызны да, сукбай сыман киенгән йолкышны да дивар тирәсенә тездек. Марат Мәрдамшин: “Бирегә нигә килдегез?” дип сорагач, көйрәтүче егет:
— Эштән кайтышлый җылынырга кердем, — диде.
“Колакка токмач элергә” күпме тырышса да, килеп чыкмады. Тышта җылы булудын тыш, аның бөтенләй икенче якта эшләгәне ачыкланды. “Алдар”ны участокка озаттык. “Торпедо”ларны куып тараттык. Чөнки товар алып өлгермәгәнгә алар “чиста” иде. Ике әфьюнчыны утыртып кузгалып китәргә торганда безгә таба якынлашкан сәер төркемгә игътибар иттек. Дүрт яшьләр тирәсендәге балаларын иярткән тәмәке көйрәтүче өч хатын төн уртасы җитеп килгәндә нишләп йөрергә мөмкин? Алар бу сорауга “саф һава сулыйбыз”, дип җавап кайтарды.
— Типик “Торпедо”лар, — диде Марат Мәрдамшин, — балалары яннарында булганга, аларны кулга алырга хокукыбыз юк.
Ике “төнге кунак” белән бүлеккә юнәлдек. 30 яшьләр чамасындагы егет малтабар икәнен, Донской базарында сату иткәнен, хатыны белән аерылу хәлендә булганга кайгыдан әфьюн белән мавыгуын сөйләде. Озын туны эченә посып утыручы хатын телгә килгәч, тән чымырдап китте.

Әни

Ольгага 28 яшь. Әфьюнны тәү тапкыр 14 яшендә тәмләп караган һәм аның колына әверелгән. Әнисе кызының «тайгак” юлда йөрүен белгәндә Ольга инде 7нче ел “энәдә” утырган. Аны табиблар “ак үлем” тырнагыннан тартып ала. Яңа тормыш башлап кияүгә чыга, сәламәт бала таба. Кызганычка, канына сеңеп калган яман гадәте аның ихтыяр көчен җиңә һәм яшь әни элекке тормышка кайта.
— Әфьюн куллануыңны ирең беләме? – дим.
— Белә. Мин декрет ялында. Дозага акчаны ул бирә. Көн саен өч йөз сум.
— Ничек инде?
— Акча бирмәсә, алты яшьлек баланы карамыйм.
— “Күңелле” яшисез икән. Ә үзе кем булып эшли?
— Таксист.
Тыныч кына аралашкан әңгәмәдәшем кинәт котырынып: “Җибәрегез мине! Баланы карап торырга күрше хатынга әйткән идем”, дип ялвара башлады. Үзе кесә телефоныннан күп тапкырлар: “Бераз түз, хәзер кайтам”, дип кабатлады.
“Хәстәрлекле ана”ны бүлеккә алып кереп, документ тикшерүчеләргә тапшыргач, Марат Мәрдамшин:
— Ышандыңмы әллә? Алдый ул. Баласы бардыр. Ә өендә аның ире доза көтеп ята. “Ана кешене кулга алмаслар, эшләр шома гына үтәр”, дип өметләнеп товар артыннан хатынын җибәргән ул, — диде.

Алена

Рация дәшмәгәнгә янә Чегән урамнарын әйләнеп килдек. Әлеге дә баягы, әфьюнчыларны, “Торпедо”ларны “ауларга” керештек. Гаражлар арасында бер-ике яшь егетне очратып, документларын тикшермәкче идек, алар кичә наркотик кулланып эләгеп, бүген генә изолятордан чыкканлыклары турында кәгазь күрсәтте. 6.8 статья буенча (“Наркотикларны кулланган өчен”) әфьюнчылар бер көнгә иркеннән мәхрүм ителә һәм штраф түли. Без очраткан бәндәләрнең бу тарафларга нәрсә артыннан килгәннәре аңлашыла.
“Торпедо”ларны тикшергәндә, араларында затлы тун, озын кунычлы итек кигән зифа буйлы чибәркәйгә игътибар иттем һәм язмышы белән кызыксындым:
— Каршыдагы йортта әни белән яшим, — дип башлады ул сүзен. — Әти безне ташлап китте. “Ак үлем” белән БДПУның соңгы курсында белем алганда мавыга башладым. Диплом алып, кияүгә чыгып, мәгариф өлкәсенә эшкә дә урнаштым. Чын йөзем ачылу белән ирем ташлап китте, эштән кудылар. Наркотикларга акчаны әнием бирә. Төрмәгә эләгергә курыксам да, бу “тоткынлыктан” котыла алмыйм. Гомеремнең бик начар тәмамланачагын аңласам да, үз-үземне җиңәргә көчем җитми, — диде ул.
Марат Мәрдамшин, Алена кебек җитеш гаиләдәге яшьләрне наркотик сатучылар махсус рәвештә үз кулларына төшергәнен әйтте.
Чегән ихаталарының яман данын моңа кадәр дә ишеткәнем бар иде. Ләкин төнен бу тирәдә адым саен әфьюнчыларны очратырмын дип һич тә уйламадым. Миләре томаланганнарның санын киметү өчен аларга карата күрелгән чараларны катгыйлатыргамы? Бәлки сәламәт яшәү рәвешен активрак пропагандаларгадыр? Ләкин әфьюн ялкыны чәчүче учакларны сүндермичә әлеге мәсьәләне хәл итәргә бүленгән акчалар да, түгелгән тир дә көтелгән нәтиҗәне бирмәячәк. Кайсы яктан карасаң да, яманлык яман тудыра бит.
Читайте нас: