+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2008, 02:00

Фән ялган галимнәрдән кайчан котылыр?

Танышларымның улларын армиягә алдылар. Бик тәртипле, акыллы малай, мәктәпне тәмамлагач, Уфаның югары уку йортларының берсендә укып чыкты. Хәрби хезмәткә китү мәсьәләсе килеп баскач, әти-әнисе тиешле кешесен табып, яхшы гына акча төртеп, алып калдылар. Әлбәттә, бу бик четерекле эш, аткарып чыкканчы нервылары шактый тузды. Акчасыннан тормадылар, бала бит, монысы да аңлашыла. Инде иркен тын алып, бу мәшәкатьне оныттык кына дигәндә, яңа бәла. Болар акча биргән кеше милиция җәтмәсенә эләккән һәм кемгә нинди хезмәт күрсәткәнен җентекләп сөйләп биргән. Тиз арада аның ярдәме белән армиядән котылган егетләрне җыйдылар да, кем әйтмешли, “шалуннарга төяп”, кайсын кая озаттылар.



Хуш, монысы ата-аналар колагына кисәтү булып яңгырасын иде: бүгенге заманда бик ышанычлы дигән кешегә дә ышанып бетәргә ярамый. Ә бәлки солдат шулпасы чөмереп кайту ир-егет өчен файдалы гына булыр. Анда-санда яңгыраган тетрәндергеч хәлләрне исәпкә алмаганда, гомумән, армиянең тормыш мәктәбе булудан туктаганы юк ич әле.
Ләкин әлеге язмада сүзне бөтенләй икенче нәрсә турында алып барырга телим. Шушы хәлдән соң бу малайның иптәшен очраттым, ул да югары уку йортын тәмамлады.
— Хәзер ни эшлисең инде, армиягә җыенасыңмы? — дип кызыксынам, дустының язмышына ишарәләп.
— Юу-у-ук, диссертация сатып алам, — ди бу һәм минем гаҗәпләнүемне күргәч, дәвам итә. — Армиядән котылыр өчен акча да җыйган идек, ләкин Артур белән булган очрак сагайтты. Шуннан уйладым, ә нигә мин әзер кандидатлык диссертациясе генә сатып алмыйм әле, военкоматка бирәсе ришвәт белән аның хакы бер тирә бит. Ә диссертация киләчәктә миңа күбрәк файда китерәчәк...
Билгеле булуынча, фән кандидатларын армиягә алмыйлар. Юкәдә икән чикләвек, ягъни менә кайда икән ул хәрби хезмәттән качуның иң җиңел юлы. Хәзерге вакытта диссертацияне теләсә нинди урында сатып алып була, соңгы елларда Интернет та бу эш белән “уңышлы” шөгыльләнә. Тиз генә фән кандидаты буласың килә икән, 50-60 меңеңне чыгарып саласың. Күтәрә алмастай бәя түгел.
Русия җәмәгатьчелеге чаң суга: соңгы елларда югары уку йортларында аспирантлар саны дүрт тапкырга арткан, шул ук вакытта галимнәр саны нибары 20 процентка гына күтәрелгән. Әйтик, 1991 елда 15,5 мең кандидатлык диссертациясе якланса, 2003 елда 25 мең кеше шундый гыйльми дәрәҗәгә ия булган.
Гыйльми дәрәҗәнең нинди мөмкинлекләр ачканы яшьләр аңына барып җитә башлады гына әле. Бүген исә диссертация сатып алучылар арасында иң күбе чиновниклар, сәясәтчеләр, бизнесменнар. Бәгъзеләренә исем карьера өчен кирәк. Эре коммерция оешмаларында галим-хезмәткәрнең эш хакына өстәмә каралган, бу да ниндидер роль уйный. Шулай да күпчелек өчен гыйльми дәрәҗә яңгыравыклы титул гына. Аларга ниндидер тиеннәр артык әһәмияткә ия түгел, кирәге дә юк, иң мөһиме — коллегалары алдында үзләренең уңышлылыгына, өстенлегенә басым ясау. Кыскасы, бүген кандидатлар һәм докторлар модада.
Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайда депутатлык эшен даими башкаручы 25 кеше арасында сигез кеше гыйльми дәрәҗәгә ия. Алар чыннан да фәнни эш белән тыгыз шөгыльләнгән галимнәр һәм бу очракта төрле шик-шөбһәгә урын булырга тиеш түгел. Ә менә Русия Дәүләт думасы дөньяда иң белемле законнар чыгару җыелышы булып исәпләнелә ала: узган чакырылыш депутатларының яртысы диярлек, төгәлрәк әйткәндә, 450 кешенең 218е гыйльми дәрәҗәле иде, бүгенгеләре дә алардан калышмыйдыр, дип уйлыйм. Чагыштыру өчен, Германиянең бундестагында шундый дәрәҗә һәр алтынчы депутатта гына бар. Ләкин Русиянең халык хезмәтчеләре талантларын аз файдалана: югары интеллектуаль дәрәҗәдәге бәхәсләр Думага хас түгел. Сәясәтчеләргә диссертация “имидж” дип аталган тәти сүз өчен генә кирәк, ахры.
Киң билгеле депутатлардан Владимир Жириновский белән Геннадий Зюгановның гыйльми дәрәҗәләре бар. Премьер-министр Виктор Зубков та фән кандидаты. Баксаң, Чечня президенты Рамзан Кадыйров күренекле икътисадчы икән. Аның гыйльми эше төзелеш тармагында килешү мөнәсәбәтләре белән идарә итүгә багышланган.
ЮНЕСКОның июнь аендагы чыгышына ярашлы, Русия мәгариф өлкәсендә коррупция буенча “алдынгы” булган 60 ил исәбенә керә. Ел саен илнең югары уку йортлары 520 миллион доллар күләмендә ришвәт ала. Бу акчаның күп өлеше кандидатлык һәм докторлык диссертациясе сатып алуга китә.
Ил галимнәрен бу хәл зур хафага сала. Төрле фаразлар буенча, бүген 10-30 процентка кадәр гыйльми исемнәр ялган булып тора. Шушындый күренешләргә чик куяр өчен Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Югары аттестация комиссиясе фәнни эш белән шөгыльләнмәүчеләргә гыйльми дәрәҗә бирүнең яңа ысулларын кертергә тәкъдим итә. Моның өчен илдә бизнесменнар һәм сәясәтчеләр үз хезмәтләрен якласын өчен махсус диссертация советлары барлыкка киләчәк. Аның составына кергән берничә фәнни учреждение белгечләре булачак галимнәрнең гыйльми эшен энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, үз фикерләрен әйтәчәк. Яңа ысул шушы елның маенда ук гамәлгә кертеләчәк, дип көтелә.
Әзер диплом һәм диссертация сатучылар белән аяусыз кәрәш башланырга да күп калмагандыр, дип ышаныйк.
Читайте нас: