+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2008, 02:00

Александр Ким: “Халыкта киләчәккә ышаныч уянды”

Соңгы вакытта агросәнәгать тармагына игътибар бермә-бер артты. Дәүләтнең авылга йөз белән борылуын халык та хуплап каршы алды. Илеш районында “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт проекты ничек гамәлгә ашырыла? Бу юнәлештә агымдагы елга нинди бурычлар куела? Яшьләр авылда калырга телиме? Илеш районы хакимияте башлыгы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Александр Ким белән әңгәмәдә сүз шул хакта барды.



— Александр Алексеевич, әңгәмәне узган елга йомгак ясаудан башлыйк әле. 2007 ел район тарихына нинди булып кереп калды?
— Һәр ел үзенчәлеге белән аерылып тора. Мәсәлән, узган елда, һава шартлары начар тору сәбәпле, чәчүне өч атнага соң башладык. Башка елларда, гадәттә, без 9 майга чәчүне төгәлли идек, ә узган елда, киресенчә, бәйрәмнән соң гына эшкә ныклап тотындык. Әлбәттә, соң килгән яз урып-җыю чорына да йогынты ясады. Шуңа карамастан, без алдагы елгыдан күбрәк уңыш җыеп алдык. Хуҗалыклар тиешле күләмдә орлык запасы туплады, ашлык сатып, бурычларын каплады. Ашлык ташламалы хакка оешма-хуҗалык эшчеләренә, халыкка сатарга да җитте.
Шунысы куанычлы: узган елда ашлыкка хак бик югары булды. Мисалга, кайбер хуҗалыклар ашлык сатып кына рентабельлелекне 100 процентка җиткерде. Башка елларда төшкә дә кермәстәй сан бу. Ашлыкка хакларның күтәрелүе игенчегә иркенләп тын алырга, киләчәккә өмет-ышаныч белән карарга мөмкинлек бирде.
Тагын бер куанычлы яңалыгыбыз булды — ниһаять, катнашазык заводы тулы куәтенә эшли башлады. Биредә узган елда җитәкчелек алмашынып, инвесторлар җәлеп ителеп, 24 миллион сумлык капитал салулар үзләштерелде, өр-яңадан реконструкция үткәрелеп, завод яхшы сыйфатлы, ГОСТ таләпләренә җавап бирүче продукция җитештерә башлады. Савым сыерлары, яшь маллар өчен хәзерләнгән катнашазык продукцияне арттыруда, аның сыйфатын күтәрүдә зур әһәмияткә ия. Моны завод продукциясеннән файдаланучы Куйбышев исемендәге, “Победа” хуҗалыклары мисалы ачык раслый.
Өченчедән, хуҗалыклар гомумдәүләт проектларында актив катнаша башлады.
— Узган елда “Сигнал” ябык акционерлар җәмгыятендә 30 мең баш дуңгызга исәпләнгән симертү комплексын реконструкцияләү каралуы мәгълүм иде. Бу эш тә тукталып тордымы?
— Кызганычка каршы, инвесторлар алмашыну сәбәпле, ул да тукталды. Быел биредә эш тулы куәтенә барыр, дип ышанасы килә. Ни өчен дигәндә, реконструкция өчен зур сумма — 382 миллион сум акча салынган.
— Республика Президенты буш торган терлекчелек биналарын маллар белән тутыру бурычын куйган иде. Бу мәсьәлә районда ничегрәк хәл ителә?
— Районда барлыгы 1660 баш мал сыйдырышлы 11 буш бина барлыгы ачыкланды. Шуның нигезендә план төзелде. Бүгенге көндә буш биналарны маллар белән тутыру буенча конкрет эш алып барыла.
— “Реконструкция кебек зур чыгымнар таләп итүче эш алдыннан тәгаен бурычлар куелырга тиеш”, дидегез. Шушы мәсьәләгә бераз ачыклык кертеп китсәгез иде.
— Мәсәлән, сөт җитештерү күләмен арттыруны быел төп бурычларның берсе итеп куйдык. Моңа без фермаларда реконструкция үткәреп, яхшы токымлы маллар сатып алып кына ирешә алабыз. Механикалаштыру, үз чиратында, эшче көчләрне кыскартуга китерәчәк. Аның каравы, эш хакы артачак. Эш хакы күтәрелгәч, кешеләрнең яшәү шартлары яхшырачак. Болар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.
Норма буенча 27-32 центнер гына каралса да, узган елда һәр малга 42 центнер мал азыгы хәзерләнде. Хәзер безнең бурыч мал азыгы компонентларын төрләндерүгә кайтып кала. Соңгысына без алда телгә алынган катнашазык заводында кулланылучы яңа технологияләр нигезендә ирешербез, дип уйлыйм. Компьютер мал азыгы компонентларын 1-2 секундта үзгәртү сәләтенә ия. Малдан алынган кан анализы ярдәмендә дә компонентларны төрләндереп була. Гади телгә күчергәндә кешенең ит белән бәрәңгедән торган төшке ашы янына яшелчә салаты да кушып бирү була инде бу.
— Мәгълүматлардан күренүенчә, илешлеләр “Россельхозбанк”ның Югары Яркәйдәге филиалына да еш мөрәҗәгать итә икән.
— Моның шулай икәнлеген раслар өчен узган елда шәхси хуҗалыкларга кредитлар бирү буенча (75 миллион сум) “Россельхозбанк”ның Илеш филиалының республика буенча беренче урынга чыгуын әйтү дә җитә. Дәүләтнең үзләренә йөз белән борылуын авыл эшчәннәре тиз тоеп алды һәм “Россельхозбанк”ка мөрәҗәгать итте. Миңа калса, андый тәвәккәлләр мактау сүзләренә генә лаек.
Шәхси хуҗалыкларда күпләп сыер малы, дуңгыз асрала. Мәсәлән, Үрмәт авылыннан фермер Гыйльметдинов, ташламалы кредит алып, савым сыерларын 200 башка җиткерде. Район буенча алсаң, андый мисаллар бихисап. Иң мөһиме — кешеләрдә иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч барлыкка килде. Шуңа да фермерлар да, шәхси хуҗалык җитәкчеләре дә курыкмыйча банктан кредит алалар. “Россельхозбанк”ның ел ярымлык эшчәнлеге чорында кредитны вакытында түләмәүнең бер генә очрагы да теркәлмәде. Бу үзе үк авыл кешесенең дәүләт ярдәменә зур җаваплылык белән каравын күрсәтә. Димәк, аның кесәсендә бүген кредитын каплатырлык акча бар.
“Россельхозбанк” тарафыннан бирелүче ташламалы кредит авыл кешесе өчен зур ярдәм.
— Димәк, авылда эш юк, дип кул кушырып утырырга түгел...
— Производство булмаган төпкел авылларда нәкъ шулай итәләр дә. Бу очракта иң отышлы юл — шәхси хуҗалык оештыру. Күпләп сыер малы асрап, сөт сатып кесәңне калынайтырга да була бит. Бары иренмәскә генә кирәк. Бу җәһәттән дә безнең башкалар белән уртаклашырдай тәҗрибәбез бар.
Былтыр шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча безнең район республика күләмендә беренче урынга чыкты. Халыктан сөт җыю эшен уңышлы оештырган “Молоко” җәмгыятенең (җитәкчесе Ришат Галиев) эшчәнлеген аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ел йомгаклары буенча барлыгы 18793 тонна сөт җитештерелеп, шуның 6073е авыл халкына туры килә. Сатылган продукциядән 210 мең сумлык табыш алынды. Бүген районның 54 авылыннан сөт җыелып, кабул итү пунктына тапшырыла. Игмәт, Бишкурай авыл хакимиятләре — иң күп продукция тапшыручылардан. Абдулладан Ришат Шәйхетдинов — 225, Иләкшидедән Суфия Мирсаяпова 118 тонна сөт җыеп, югары күрсәткечләргә иреште. Әйткәндәй, җәмгыятьнең һәр авылда үз сөт җыючысы бар. Халык белән исәп-хисап айга ике тапкыр ясала.
Киләчәктә ит, бәрәңге, кишер кебек продуктларны да шушы рәвешле халыктан сатып алуны оештыруны күз уңында тотабыз.
— Гомумдәүләт проектларының өстенлекләрен тагын нидә күрәсез?
— Беренчедән, проектларның социаль юнәлешле булуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Икенчедән, бүгенге инфляция шартларында ташламалы кредитлар бирелү дә авыл кешесе өчен отышлы. Өченчедән, проектлар гамәлгә ашырылып, аның конкрет нәтиҗәләре күренә башлагач, кеше үзен дәүләт тарафыннан якланган, җәмгыять өчен кирәкле итеп тоя башлады. Дүртенчедән, яшьләрне торак белән тәэмин итү проблемасы әкренләп җайга салынып килә. Быелдан башлап “2010 елга кадәр авылның социаль үсеше” программасы чикләрендә йорт салыр яисә фатир алыр өчен яшьләрнең үзләрендә 30 процент башлангыч капитал булса, дәүләт калганын үзе каплый. Авылда төпләнүче яшь кеше өчен моннан да зуррак бүләкнең булуы да мөмкин түгел. Дөрес, бу программада урамда җил куып йөрүчеләр катнаша алмый. Киләчәген авыл белән бәйләргә теләгән, даими кереме булган яшь белгечләр генә дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала. Бер яшь кешенең дәүләт ярдәме белән йорт салуын яки сатып алуын күргән икенче бер яшь буын вәкилендә авылда яшәү теләге тудыра алса, аның нәтиҗәсе тагын да зуррак булыр иде. Яшьләр дә уку йортларын тәмамлау белән шәһәрдә төпләнеп калу ягын карамас иде.
— Александр Алексеевич, яшьләрне авыл җирендә яшәргә һәм эшләргә җәлеп итү буенча районда нинди тәгаен чаралар күрелә? Гомумән, ни өчен яшьләр авылга кайтырга ашыгып бармый, дип уйлыйсыз?
— Дәүләт иртәгәсен бүген хәстәрләргә тиеш. “Яшьләр — авылның киләчәге” дип буш сүз сөйләүдән генә яшь кеше тораклы да, эшле дә була алмый. Барыбыз да күреп торабыз, бу җәһәттән дәүләт тарафыннан конкрет чаралар күрелә башлады. Киләчәктә дә дәвамлы булсын иде алар. Икенчедән, безнең районда уку йортын тәмамлап кайтучы яшьләрне үзләренә чакырып торучы, алар белән даими эшләүче хуҗалыклар бар. “Урал”, “Сөн”, Куйбышев исемендәге хуҗалыклар шундыйлардан. Алар елның-елында яшьләрне эшкә чакыра, биредә дәртләндерү чаралары да каралган. Алда телгә алынган хуҗалыкларда берничә ел уңышлы эшләп, вазыйфалар баскычы буйлап күтәрелүче яшьләр дә бар.
Тагы бер мәсьәләгә аерым тукталып үтәсем килә. Дәүләт, республика, район, хуҗалык җитәкчелеге яшьләрнең киләчәген хәстәрли икән, димәк, яшьләр үзләре дә җаваплы булырга тиеш. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: күп кенә яшьләр бүген әти-әни ярдәменә өметләнеп яши. Дөрес, һәр ата-ана үз баласының киләчәген кайгыртырга тиеш. Тик соңгы вакытта яшьләр арасында әзергә бәзер генә йөрүчеләрнең күбәеп китүе хафага сала. Кызыклы күренеш килеп чыга. Әти-әни башта баласын мәктәптә укыта, соңыннан кая да булса укырга кертү хәстәре белән яна, аннары йорт салып яисә фатир алып бирә. Ә яшьләр үзләре ни эшли соң? Җавапны ерактан эзлисе түгел: әти-әнисе нидер хәл иткәнне көтеп ята. Барысы да димим, әмма күпчелек очракта шулай килеп чыга.
Ә бит без яшь чакта хәл башкачарак иде. Мин үзем, мәсәлән, беренче сыйныфта ук колхоз эшендә ял көненең, эш сәгатенең юклыгын белә идем. Шуңа да институт тәмамлап, колхозга эшкә кайтканда мин моңа әзер идем. Ә бүген институт тәмамлап кайтып, колхозда эш башлаучы яшьләр алтыдан торып иртәнге савымга баруны, урып-җыю чорында механизаторлар белән бергә ярты төнгә кадәр басуда булуны күз алдына да китерә алмый. Шуңа да бер-ике ай эшлиләр дә тизрәк китү ягын карыйлар. Нәрсәдән килә бу? Бер генә мисалга тукталыйк. Бүгенге закон балигъ булмаганнарның хезмәтен куллануны тыя. Ә бит элек алай түгел иде. Җиде-сигезенче сыйныфларда укучы малайлар комбайнчы ярдәмчеләре, амбар алдында ашлык көрәүчеләр булып эшли иде. Иң мөһиме — аларның буш вакыты калмый иде. Ә бүген нәрсә? Баланың үзенең теләге булса да, без аны эшкә алалмыйбыз. Җавап бер генә — закон кушмый. Ата-аналарның да балаларның хезмәтенә карашы төптән үзгәрде хәзер. Өф-өф итеп кенә үстергән баласын беркем дә эшкә җибәрергә ашыгып бармый. Ә, шул ук вакытта, бала буш вакытын ничек үткәрергә белми иза чигә. Социаль бәлаләрнең башы, бәлки, шуңа барып тоташадыр да.
— Александр Алексеевич, әңгәмә соңында 2008 елга билгеләнгән бурычлар хакында да әйтеп китсәгез иде.
— Төп максатларның берсе — терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру. Икенчесе — үсемлекчелекне яңа биеклеккә чыгару. Өченчесе — шәхси хуҗалыклар эшчәнлеген киңрәк җәелдерү.
Бер сүз белән әйткәндә, кайсы гына өлкәдә дә сынатмаска исәбебез. Уңышларга һәм район тарихына алтын хәрефләр белән язылырдай башка хәл-вакыйгаларга бай булсын иде бу ел.
Читайте нас: