+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2008, 02:00

Бер бәхет икенчесен ияртте

Узган ел Чакмагыш районы һәм республика “Торак төзелеше фонды” дәүләт унитар предприятиесе карамагында булган “Торак төзелеше” кооперативы башлангычы белән район үзәгендә 16 фатирлы йорт сафка басты. Биш яшь гаилә фатир сатып алу өчен кооператив белән килешү төзеде. Исемлектә Альмира һәм Альберт Васильевлар да бар.



— Күченеп яши башлауга ярты ел узса да, бу фатирның үзебезнеке икәнлегенә һаман ышанып бетәлмибез, — ди Альберт Васильев. — Кеше фатирына түли-түли тәмам туйдыргач, район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитетына мөрәҗәгать иттек. Комитет рәисе Гөлназ Макулова безне ачык йөз белән кабул итте, нинди программалар барлыгын, нинди документлар җыярга кирәклеген җентекләп аңлатты. “Ике көн эчендә 50 мең сум җыйсагыз, 1-2 елдан фатирлы булу мөмкинлеге бар”, — диде. 2005 ел иде ул. Икебез дә бюджет оешмасы кешеләре булганга күрә, буй җитмәстәй сумма иде ул безнең өчен. Шулай да әти-әниләр белән киңәшләшергә булдык. Алар һәм туганнар ярдәме белән акча җыеп, билгеләнгән вакытка кирәкле сумманы илтеп тапшырдык. Бәхеткә, ипотека өчен түләүгә еллык процент кертелмәгән чакка туры килдек. Ике ел дигәндә йорт төзелеп бетте. 15 ел буена түләү шарты белән фатир сатып алдык. Узган елның июлендә күчендек.
2006 елда икенче улыбыз туды. “2003-2010 елларга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме” республика программасы кысаларында бала туган яки уллыкка алынган очракта торакның бер өлешенә субсидия билгеләнүен белсәк тә, документларны яшьләр комитетына вакытында илтеп бирергә мөмкинлек булмады. Гөлназ Әнвәр кызы безне үзе эзләп табып, субсидия билгеләү өчен тиз генә документлар җыярга кирәклеген аңлатты. “Бәхет бер елмайды бит инде безгә. Тагын елмаюы бик икеле”, дип уйласак та, документларны илтеп тапшырдык. Бер бәхет икенчесен дә үз артыннан ияртә икән ул. Узган елның декабрендә Гөлназ Әнвәр кызы шалтыратып безгә алда телгә алынган республика программасы нигезендә 177 мең 600 сум субсидия билгеләнүен хәбәр иткәч, башта ышанмый тордык. Вәлияребезне хәзер “бай малай”, дип кенә йөртәбез. Фатирыбыз ипотека белән алынганга күрә, 2013 елга кадәр ссуда түләмәячәкбез. 12 квадрат метр торак хакын дәүләт үзе күтәрә булып чыга.
Васильевлар заманча һәм уңайлы итеп салынган 51 квадрат метр мәйданлы ике бүлмәле фатирда яши. “Үз почмагың булуга ни җитә!” диләр алар һәм программаларны гамәлгә ашыручы ил һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерәләр.
Читайте нас: