Кешене дөнья мәшәкатьләре баскан саен ниндидер яңа сыйфатлар ачыла. Кемдәдер явызлык, мәрхәмәтсезлек, саранлык кебек сыйфатлар барлыкка килә, ә кемдер киресенчә — юмарт, шәфкатьле, сабыр булырга өйрәнә. Менә шуларның барысын да күңеле аша үткәреп, фикерләрен, уйларын ак кәгазь битләрендә тезеп, башкаларга да җиткерә белү сәләте бар Илдус Хәмит улының. Аның прозасында, әкият-хикәяләрендә туган образлар балаларга да тормышның, яшәешнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шушы образлар аша алар дөньяны танып белергә өйрәнә.
2006 елда Илдус Тимерхановның “Тал тирәкләр куенында” дигән роман-әкияте дөнья күргән иде. Ә аның урыс теленә тәрҗемә ителгән “Среди ив и тополей” дигән кулъязмасы үткән ел Мәскәү шәһәрендә оештырылган конкурска тәкъдим ителде. Күптән түгел әлеге бәйге нәтиҗәләре “Литературная Россия” гәзитендә басылып чыкты. “Конек-горбунок” авторы П. Ершов исемендәге әдәби иҗат бәйгесендә ун авторга “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” исеме бирелде.
Илдус Тимерхановның шушы конкурста катнашып җиңү яулавы, аның иҗатының никадәр көчле икәнен кабат раслады. Шунысы кызыклы, мәктәптә укыганда ук ул әкиятче булып таныла. Бөдрә чәчле, шигъри җанлы үсмерне “Пушкин” дип йөрткәннәр.
Үткен каләмле журналист буларак та билгеле Илдус Тимерханов. Ә иҗатына килгәндә, балалар гына түгел, өлкәннәр дә аның проза әсәрләрен көтеп ала. Күптән түгел язучы “Юлбарыслан” дигән китабын төгәлләде. Дүртөйлене, иҗат һәм сәнгатьтә билгеле шәхесләр тәрбияләгән туган ягын Мәскәү дәрәҗәсенә күтәргән якташыбызның илһам чишмәләре тагын да көчлерәк ургылып агуын телибез.