+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2008, 02:00

Юлдагы хәвефсезлек мәктәптән башлана

Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең Ленин районы 25 санлы урта мәктәбендә үзенчәлекле чара — Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау көне үтте. Район мәгариф бүлеге, мәктәп коллективы һәм Ленин районы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе берлектә оештырган әлеге чарада укучылар белән бергә аларның ата-аналары да катнашты. Чара кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча ачык сыйныф сәгатьләре, “Әти, әни һәм мин — юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен” гомуммәктәп бәйгесе үтте.


Әйтергә кирәк, дәресләрнең һәркайсы үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Мисал өчен, Светлана Вәлиева икенче сыйныфта үткәргән “Кызыл, сары, яшел” дип аталган дәрестә укучылар әкият герое Белмәмешне юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтте, аның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Әйткәндәй, әлеге дәрес 2007 елда юл хәрәкәтен пропагандалау буенча шәһәр күләмендә сыйныф бүлмәләре арасындагы конкурста беренче урынны алган кабинетта үтте.
Биология укытучысы Елена Покопцева 5 “б” сыйныфта үткәргән дәрес тә фәһемлелеге белән аерылып торды. “Башкортстан юллары буйлап” сәфәргә чыгучы укучылар тәүдә барысы да транспорт чараларына “техник күзәтү” үткәрде, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен яңартты.
“Әти, әни һәм мин — юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен” бәйгесе исә, гомумән, күләмле тәрбияви чара төсен алды. Биредә балалар белән бергә ата-аналар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә, тәрбия осталыгына көч сынашты. Әлеге интеллектуаль һәм иҗади бәйгедә Яфизов һәм Нургалиевлар гаиләләре беренче урынны яуласа, Имаевлар һәм Мохитовлар икенче урынны бүлеште.
Баксаң, бу мәгариф бүлеге һәм Ленин районы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе тарафыннан балалар хәвефсезлеген тәэмин итү максатында оештырылган бердәнбер чара гына түгел. Гомумән, хәвефсезлек мәсьәләсе әлеге районда югары дәрәҗәгә куелган. Мисал өчен, узган елда Ленин районы ЮХХДИ башлангычы белән 1нче мәктәп территориясендә “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге нигезләре” дәресләрен үткәрү өчен Уфада беренче транспорт мәйданчыгы барлыкка килде. Арытаба районның башка мәктәпләрендә дә әлеге фән буенча практик дәресләр үткәрү өчен махсус мәйданчыклар булдырылды.
Хәвефсезлек дәресләре буенча мәктәпләрне тиешле китаплар, кулланма әсбаплар белән тәэмин итүгә дә мәгариф бүлеге һәм ЮХХДИ коллективы җитди игътибар бирә. Бүгенге көндә райондагы һәр мәктәп 25-30 данә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча пособие, башка әсбаплар белән тәэмин ителгән.
Шунысы мөһим, бу эшләр районда отчет яки күз буяу өчен башкарылмый, ә алар чыннан да балалар хәвефсезлеген пропагандалауга хезмәт итә. Мисал өчен, узган елда гына “Мәктәпкә кадәрге балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү” дигән темага семинар-киңәшмә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә КВН уеннары һәм агитбригадалар чыгышлары, 1нче мәктәп базасында яшь инспекторлар слеты, берничә мәктәп базасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау көннәре, башка бик күп чаралар үткән. Билгеле, болар барысы хәвефсезлек торышында да фәкать уңай чагылыш таба. Бер яклап район укучылары ил күләмендә уздырылган “Хәвефсез тәгәрмәч” Бөтенрусия конкурсында даими рәвештә алдынгы урыннарны яуласа (былтыр 25нче мәктәп укучысы Данил Галәветдинов бәйгенең абсолют җиңүчесе булган), икенчедән, балалар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары саны елдан-ел кими бара. Мисал өчен, узган елда Ленин районында балалар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары саны 9,5 процентка кимегән. Бу Уфа шәһәрендә генә түгел, республика буенча да яхшы күрсәткечләрнең берсе.
— Балалар арасында юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау алдагы чорда да ЮХХДИ коллективының игътибары үзәгендә калачак. Агымдагы елда бу юнәлештә тагы да күләмлерәк чаралар җәелдерү, мәктәпкә кадәрге учреждениеләр, мәктәпләр, ата-аналар белән эшчәнлекне бермә-бер активлаштыру күздә тотыла, — ди бу уңайдан Ленин районы ЮХХДИ җитәкчесе Фидан Хәмәдиев.
Хәер, иртә уңган — кич тә уңган, дигән кебек, Ленин районы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең башка юнәлештә эшчәнлек нәтиҗәләре дә зур игътибарга лаек. Мисал өчен, транспорт чараларының, шул исәптән пасасажирлар ташучы транспортның техник төзексезлекләрен вакытында ачыклау максатында 78 тикшерү үткәрелгән. Рейска чыгарга әзерләнгән автотранспортка 207 тикшерү үткәрелгән. Әлеге профилактик чаралар нәтиҗәсендә төзек булмаган 882 транспорт чарасы, шул исәптән 188 автобус ачыкланган. 361 транспорт чарасын, шул исәптән 105 автобусны файдалану тыелган. 74 вазыйфалы кешегә штрафлар салынган. Аның каравы, узган елда башкаланың Ленин районында транспорт чарасының техник төзексезлеге сәбәпле, бер генә юл-транспорт вакыйгасы да теркәлмәгән.
Ленин районы ЮХХДИ хезмәткәрләре былтыр водительләр тарафыннан 12500 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыкласа, кисәтсә, административ җаваплылыкка тарттырса, шушы рәвешле күләмле профилактик эш шулай ук уңай нәтиҗәләрсез калмаган. 2007 елда районда юл-транспорт вакыйгалары саны 3,4 процентка кимегән. Әлбәттә, гомум күрсәткечләрнең яхшыруында юл торышын тикшерү хезмәте дә аз роль уйнамагандыр. Алар тарафыннан былтыр район юллары торышына бәйле 113 протокол төзелгән, 386 кисәтү кәгазе язылган.
Гомумән, кешеләр хәвефсезлеген тәэмин итүне үзенең төп максаты итеп куйган Ленин районы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бүген һәр юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга омтыла.
Читайте нас: