+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2008, 02:00

Башкортстанда спорт системалы үстерелә

Русия спортын арытаба үстерү — форумның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр булып тора. Бу юнәлештә Башкортстанда нинди эш алып барыла? Республиканың физик культура, спорт һәм туризм буенча министры Владимир Самородовка шушы уңайдан берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.



— Владимир Николаевич, билгеле булуынча, спортны үстерү мәсьәләләренә Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә иң югары игътибар бирелә. Бу өлкәдә Башкортстанда эшләр ничек тора? Спортны үстерү буенча нинди программалар эшли?
— Башкортстанда һәр тармакны үстерү эше нинди дә булса максатлы программага нигезләнеп башкарыла. Ник дигәндә, нәкъ шундый алым өлкәнең барлык проблемаларын да күз уңында тотып, аның арытабангы үсеш юлларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Спорт өлкәсе дә шулай ук. Башкортстанда бу юнәлештә республика һәм аерым ведомстволар программалары эзмә-эзлекле тормышка ашырыла. Шуңа да безнең спорт оешмалары үз алларында торган бурычларны үтәүдә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Без шушы программалар нигезендә Мәгариф министрлыгы, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, муниципаль районнар, иҗтимагый оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәбез. Әлеге вакытта Башкортстанда 2006-2010 елларда физик культураны, спорт һәм үзешчән туризмны, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм 2007-2009 елларда туризмны үстерү программалары эшләп килә. Соңгы юнәлешкә килгәндә, без туризм өлкәсендә озайлы программалар кабул итмибез, чөнки аңа кагылышлы законнар даими үзгәреп тора. Башкортстанда эшләүче янә бер мөһим документ — республика спортчыларын Олимпия, Параолимпия һәм Сурдоолимпия уеннарына әзерләү программасы. Әйтеп үтүемчә, бу программалар эшчәнлегебезнең барлык юнәлешләрен дә үз эченә ала һәм алар республикада физик культура, спорт һәм туризмны үстерүдә мөһим роль уйный.
Шул ук вакытта безгә бүген Русиянең башка төбәкләре белән тәҗрибә уртаклашу җитми. Безнең спортчылар төрле бәйгеләрдә көч сынаша, ә менә аларны әзерләүнең яңа алымнарын аерым төбәкләрдә белмәскә дә мөмкиннәр. Федераль дәрәҗәдә физик культураны һәм спортны үстерү буенча максатлы программаның булмавы да кыенлык тудыра иде. Ниһаять, 2006 елда ул кабул ителде һәм 2015 елга кадәр тормышка ашырылачак.
— Бу уңайдан бүген Казанда үтәчәк спортны үстерү мәсьәләренә багышланган форумны ничек бәялисез?
— Әлбәттә, мондый форумнар кирәк. Беренчедән, алда әйтеп үтелгән программаны тормышка ашыру юнәлешләрен бергәләп билгеләү мөһим. Икенчедән, узган елда Русия 2014 елгы Олимпия уеннарын Сочида үткәрү хокукын яулады. Бүген бу юнәлештәге эшчәнлекне көйләүче закон кабул ителгән. Спортны үстерү буенча федераль агентлык исә “Нәтиҗә” дип аталучы махсус программа әзерли. Әгәр дә без 2014 елда ил халкын үзебезнең спортчыларның уңышлары белән шатландырырга телибез икән, бу өлкәдә дә килешеп эшләү таләп ителә. Сер түгел, Олимпия уеннарында катнашучы җыелма командалар нәкъ аерым төбәкләр спортчыларыннан төзелә. Көчләрне туплауның әһәмияте бермә-бер арта, димәк.
Физик культура һәм спорт өлкәсенең матди-техник нигезен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу да комачауламас иде. Әйтик, 2007 елда Башкортстанда спорт объектларын төзү һәм төзекләндерүгә республика бюджетыннан гына да 2,5 миллиард сумга якын акча бүленде. Бу объектлар арасында халыкка киң билгеле булган “Уфа-Арена” универсаль боз сарае, “Акбузат” ипподромы, “Динамо” стадионы бар. Әмма алардан тыш районнарда да байтак физкультура-савыктыру комплекслары төзелде. Без шушы өлкәдәге тәҗрибәбезне уртаклашырга телибез.
— Бүген спорт өлкәсендә ниндидер яңа тенденцияләр бармы? Аларны ничек бәялисез?
— Алар бик күп, дип әйтер идем. Әйтик, хәзер “Баштрансгаз”, “Башинформсвязь” кебек эре предприятиеләр үз хезмәткәрләре арасында спортны пропагандалауга зур игътибар бирә. Аларның бу өлкәдә үз программалары бар, теге яки бу компания булышлыгындагы спорт чаралары даими үтеп тора. Яңа хезмәткәрне эшкә алганда да аның физик әзерлегенә игътибар ителә башлады. Ә инде төрле предприятиеләр арасындагы спорт бәйгеләре өлкә үсеше өчен тик файдага гына.
Спортны үстерүгә бизнес та зур өлеш кертә. Үзегез дә игътибар иткәнсездер, хәзер Уфада да фитнес-клублар, спорт кибетләре бик күп. Моннан зур керем алган малтабарлар бик мөһим социаль функция дә үти: алар сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыра. Әйтергә кирәк, шул ук “Уфа-Арена”, “Акбузат” ипподромы кебек объектлар төзелешенә малтабарлар керткән өлеш шактый зур. Бу исә дәүләт власте органнары, муниципаль органнар һәм бизнесның спортны үстерү юнәлешендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре артуы турында сөйли. Шушы механизмнарны көйләүдә дә Казанда үтәчәк форум мөһим роль уйнар дип уйлыйм. Гомумән, ул безне борчыган күпчелек проблемаларны хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирәчәк.
— Сез җитәкләгән министрлык туризм өлкәсен дә үз эченә ала. Республикада бу юнәлешнең киләчәге нинди?
— Туризм өлкәсен үстерү өчен мөмкинлекләребез бик зур. Башкортстанның табигате дә, социаль-икътисади торышы да туристлар өчен бик уңайлы шартлар тудыра. Соңгы елларда бездә генә түгел, гомум Русия күләмендә шундый тенденция күзәтелә — үзебезнең илдә ял итәргә теләүчеләрнең саны арта. Чит илләрдән Русиягә, шул исәптән Башкортстанга ялга килүчеләр дә елдан-ел күбәя. Шуңа да бу юнәлешкә киләчәктә дә зур игътибар биреләчәк. Инде бүгеннән үк Урал төбәгендә туризм өлкәсендәге эре инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Алар киләчәктә үз нәтиҗәләрен бирер, дип ышанам.
— Владимир Николаевич, узган елда Русия 2014 елгы Олимпия уеннарын Сочида үткәрү хокукын яулады. Бу уңайдан Башкортстанда Олимпия спорт төрләре белән кызыксыну артуы күзәтелмиме?
— Гомумән, 2014 елгы Олимпия уеннарының Сочида үтәчәге турында хәбәр илдә спортка игътибарны шактый арттырды. Барыбыз да бу хәбәрне көттек һәм аны горурлык белән кабул иттек. Узган елда Башкортстанда спорт мәктәпләренә килүче балалар, яшүсмерләр саны ике мең кешегә артты. Монда Сочиның йогынтысы да зурдыр. Без исә шушы балалар тиешле әзерлек алсын өчен үз кулыбыздан килгәннәрне эшлиячәкбез. Республика җитәкчелеге мәктәпләрдә, яшәү урыннарында спортның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Ә иң мөһиме, халыкның да сәламәт тормышта яшәргә омтылышы арта. Русия Президенты Владимир Путинның спорт белән шөгыльләнүе, Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның физик күнегүләр үтәүгә зур игътибар бирүе халык өчен үрнәк булып тора. Бу уңайдан Сочида үтәчәк Олимпия уеннары да спортны, физик культураны рекламалый, дип әйтер идем. Башкортстан спортчыларның дөнья күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яулавы исә республикада спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең зур булуы турында сөйли. Чөнки Максим Чудов кебек спортчылар буш урында барлыкка килми. Аларны әзерләү өчен үсешкән система кирәк. Башкортстанда ул бар һәм булачак, дип ышаныч белән әйтә алам.
Читайте нас: