+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2008, 02:00

Бүгенге хәрбиләргә ышанычлы алмаш килә

Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрде. Бу көнне район мәктәпләрендә укучы һәм башкаланың хәрби-патриотик клубларында шөгыльләнүче ике йөзгә якын яшүсмер, Бөек Ватан сугышы ветераннары махсус билгеләнгән автобусларда Алкино гарнизонына барды. Биредә аларны хәрби тормыш белән якыннан танышу мөмкинлеге, кызыклы экскурсия көтә иде.


Иң тәүдә укучылар хәрби частьта хезмәт итүче солдатлар белән бергәләп плацта тезелде. Алар алдында Алкино гарнизоны, башкаланың хәрби-патриотик клублары вәкилләре чыгыш ясады. Әйтик, “Ватан” патриотик клубы тәрбиячесе Ирек Гәрәев Уфада 17 шундый оешма булуын, аларга меңнән артык яшүсмер йөрүен билгеләде.
— Безгә малайлар үзләре килә, беркемне дә кыстаганыбыз юк. Бүгенге үсмерләр максатка омтылучан, димәк. Ил сагына шундый егетләр баса икән, киләчәккә ышаныч белән карарга була, — диде ул.
Арытаба мәктәп укучылары Алкино гарнизонында хезмәт итүчеләргә бер ай алдан ук әзерли башлаган бүләкләрен тапшырды. Алар арасында часть китапханәсен тулыландырырлык китаплар, гәзит-журналлар, солдатларга бик сирәк эләккән тәм-томнар да бар иде. Ә менә 23 февральдә үзенең туган көнен билгеләгән рядовой Макаровка 5нче сыйныф укучылары аерым бүләк һәм хат әзерләгән иде. Гомумән, солдатлар укучылар биргән һәр әйберне рәхмәт сүзләре белән кабул итте.
Моңардан соң мәктәп балалары һәм ветераннар өчен гарнизон биләмәләре буйлап экскурсия оештырылды. Укучылар хәрби техниканы аеруча зур кызыксыну белән карады. Көндезге аш вакытында исә алар чын солдат боткасын авыз итте.
Әйтергә кирәк, мондый чара Алкино гарнизонында инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм ул яхшы традициягә әверелеп бара. Мондый очрашулар солдатлар тормышының бер бизәге булса, укучылар өчен яхшы патриотик тәрбия ысулы да. Шуңа да Совет районы хакимиятенең бу башлангычы тик хуплауга лаек.
Читайте нас: