+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2008, 02:00

Сез мәңгегә безнең хәтердә

Башкортстанның Хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен социаль яклау комитеты каршындагы “Комитет тарихы, солдат даны һәм ана хәтере” музее реконструкциядән соң янә ишекләрен ачты.Музей 1997 елда комитет әгъзалары һәм уллары Чечен сугышында һәлак булган аналар тырышлыгы белән оештырыла. Баштагы мәлдә биредә сугышта башын салган 68 якташыбыз турындагы мәгълүматлар урнаша. 2000 елгы яңарту барышында музейга Төньяк Кавказдан цинк табутта кайткан 136 башкортстанлы хакында мәгьлүмат өстәлә. Былтыргы үзгәрештән соң Чечен сугышында гомерләрен корбан иткән якташларыбызның аянычлы гомерен үз эченә алган язмалар саны 320гә җиткән. Бу хакта тулырак комитет рәисе Владимир Симарчук сөйләде:


— Музейны яңарту эшендә Автобизнес берлеге, Башкортстан милициясенең аерым билгеләнештәге отряды (ОМОН) зур ярдәм күрсәтте. Башкортстан дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика бүлегенең алтын куллы студентларына да чиксез рәхмәтлебез. Чөнки бизәлеш эше калгач аптыраган идек. Һөнәри рәссамнарның бер өлеше тәкъдимебезне кире какты, икенчеләре бик күп акча сорады. Әле дә мәрхәмәтле студентлар булды. Шулай итеп, уртак тырышлык белән максатыбызга ирештек. Бирегә, якташларының батырлыгына, тарихка, Ватанга битараф булмаган һәркем рәхим итсен, — диде ул.
“Хәтер почмагы” иркен һәм якты бүлмәдә урнашкан. Стенадагы мәрмәр ташка солдатларның исемлеге алтын хәрефләр белән язылган. Диварларга сугышчыларның армиядән туганнарына, әти-әнисенә, сөйгәннәренә язган хатлары, фотолары, хәрби билетлары, батырлык өчен алган бүләкләре беркетелгән стендлар тезелгән. Астарак урнашкан киштәләрдә якташларыбызның якты дөнья белән хушлашканда үзләре белән булган әйберләре, киемнәре дә бар. Яшел тукыма өстендә яткан каскага, дөресрәге, аның калдыгына игътибар иттем. Аңа «Һәлак булган рядовой В. Н. Вязовойның шәхси әйберләре» дигән язма беркетелгән иде. Югарырак, берет кигән яшь егет фотосына һәм язмага тап булдым. Биредә язылганча, Виктор 1974 елның 28 декабрендә Уфа шәһәрендә туган. Мәктәптә укыган чакта ук десант клубына йөргән һәм 1993 елда солдат каешы буган. Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән. Яхшылар исәбендә Төньяк Кавказга җибәрелгән. 1996 елда Грозный шәһәрендәге канкоешлы алышта үлеп калган. Касканың нинди хәлдә булуын исәпкә алганда, ул алышны якынча күз алдына китерергә мөмкин.
Музейны ачу тантанасында дин әһелләре, омончылар, Чечен сугышында улларын югалткан аналар һәм башкалар катнашты.

Читайте нас: