+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2008, 02:00

Шәмсениса әби 111нче яше белән бара

Собханкул авылында озын гомерле әби яшәгәнлеге хакында бер ишетеп калган идем. Әмма аның былтыр көз 110 яшен тутыруын, бүгенге көндә Шәмсениса Гарәфетдин кызы Асылгәрәеваның Башкортстанда иң карт кеше булганлыгын моңарчы белмәгән идем.


— Әнием шушы яшендә үзен әйбәт кенә тоя. Юбилее белән котларга килүчеләр дә аның теремек кеше икәнлеген күрделәр. Җәй минем янда авыл өендә торганда тышка чыгып йөри. Соңгы елларда гына бераз биреште. Колакка катыланды. Хәтере какшаганлыгын да тоя башладык. Кайчак онытылып торган кебек утыра. Хәзер инде көндез күбрәк ятып тора, — диде безгә озын гомерле әбинең 76 яшьлек кызы Хәерниса апа.
Әнисенең тормыш юлы турында да безгә күбрәк ул сөйләде. Өч гасырның шаһиты булган Шәмсениса Асылгәрәева 1897 елның сентябрендә хәзерге Туймазы районындагы Атнагул авылында туган. Кызларга уку кирәкми, дип әтисе аны укытмаган, баласын язу танудан мәхрүм иткән. Гражданнар сугышы чорында да кызларын чит-ят күздән саклыйлар, аклар авылга кергәч әнисе аны кием сандыгына яшереп куя.
— Әтием Баһаветдин яшьли өйләнгән. Ул әниемнән 5 яшькә кечерәк була. Гражданнар сугышына киткәнче әнине урлап алып кайта, — дип хатирәләр йомгагын сүтте Хәерниса апа. — Бу гаилә хәллерәк була, анда эшчән киленне яраталар. Әтиебез армиягә киткәч, әниебез бианасы-биатасы белән торып кала. Соңыннан мактанып сөйли торган иде, солдатка алынганда Баһаветдин какча гәүдәле иде, армиядән зураеп, биек үкчәле шыгырдап торган итекләр киеп, командир булып кайткан, дип. Әтиебез коммунистлар партиясе сафына керә, авыл хуҗалыгын коллективлаштыруда актив катнаша, бар көчен яңа тормышны коруга сала. 1935 елда әти-әнием Баймакка күчеп киткән. Мин ул чакта өч яшьлек бала булганмын. Әтиемне анда колхоз хәрәкәтен үстерү өчен җибәргәннәр. Баймак районының Каратал авылында яшәгәнебезне яхшы хәтерлим. Анда торф участогы да бар иде. Әтием Өметбай авылында күмәк хуҗалыкны күтәрүгә дә көчен жәлләмәде. Баймак якларында 18 елга якын яшәдек без.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Шәмсениса апа ирен изге яуга озата. Баһаветдин ике елдан фронттан авыр яраланып кайта. Тәнендә калган снаряд ярчыклары озак вакыт аны сызландыра. Әмма ут-суны кичкән ир дәртләнеп эшкә тотына. 1953 елда Асылгәрәевлар туган якларына әйләнеп кайта. Собханкул авылында төпләнәләр. Ул вакытта инде Шәмсениса апа пенсия яшенә җиткән була. Ләкин кулында дәүләт хезмәтендә йөрүен раслаучы документлары булмый. Шуңа балаларын аякка бастыру өчен кабат эшкә чыга. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, сугышта алган яралары үзәгенә үткән ире бөтенләй авырып китә.
— Әнием 10 бала тапкан, тик без өчәү генә үстек, — ди Хәерниса апа. — Әтиебез 60 яшендә мәрхүм булды. Әнием гел минем белән бергә яшәде. Без бу өйне иптәшем белән салып кердек. Минем сеңлем Миңниса Бәләбәй шәһәрендә яши. Бүген аңа 72 яшь. Энем Иргали армиядән кайткач, озак кына өйләнми йөрде. Гаиләле булгач кына башка чыктылар. Собханкул поселогында көн иттеләр. Үкенечкә каршы, Иргали моннан 13 ел элек 53 яшендә якты дөньядан китте. Ашказанына операция ясатканнан соң ул хастаханәдә үлде. Әнием аның вакытсыз арабыздан китүен авыр кичерде. Ләкин тормыш сынаулары, башыбызга төшкән кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетмәде. Иргалинең ике улы бар иде. Аларның олысы Руслан 16 яшендә үлде. Мондый югалтулар һәркемнең дә йөрәге өчен эзсез үтми.
Хәерниса апаның үзенең тормыш юлы да җиңелдән булмаган. Ул иптәше белән 14 ел гына бергә яшәп кала. Соңыннан аларның тормыш юллары аерыла. Апа дүрт баласын үзе карап үстерә, аякка бастыра. Күрәсең, бу дөньяда шатлык белән хәсрәт ике көндәш кебек яши торгандыр. Хәерниса апаның улы Радик 23 яшендә каты авырудан гүр иясе була.
— Улы Артур ике яшен дә тутырмаган иде. Килен холыксыз һәм тәрбиясез кеше булып чыкты. Шул баланы кече яшеннән мин карап үстердем. Әле ул Туймазы педагогия колледжының соңгы курсында укый. Кызларым Вәлимә һәм Клара гаиләләре белән Собханкулда торалар, җитеш тормышта яшиләр. Олы кызым да хәзер пенсия яшендә. Улым Салават поселокта көн күрә, андагы төзелеш оешмасында эшли. Балаларым янымда, әнием дә исән-сау, шуңа мин үземне олыгайган көнемдә бәхетле кеше, дип исәплим. Бүген минем үземнең ике туруным бар. Сәламәтлегемә зарланмыйм, хәтта сыер да асрыйм әле.
Хәерниса апа әйтүенчә, аларның нәселендә элек озын гомерле кешеләр булмаган. Шәмсениса әбине күргән һәркем исә бу якты дөньяда озак яшәүнең серләре белән кызыксына.
— Әнием һәрчак кешеләргә ягымлы карашлы булды, беркайчан беркемгә дә ачуланмады, язмышын каһәрләмәде, — ди озын гомерле кешенең олы кызы. — Сабыр һәм игелекле кеше булганы өчен дә аны ихтирам иттеләр. Ачлык елларында очраклы гына өйгә килеп кергән кеше белән дә соңгы сыныгын бүлеште. Тормышында Ходай Тәгаләне бер генә минутка да онытмады ул. Илебездә атеистик караш хөкем сөргәндә дә догаларын ташламады. Дисбесен тартып, исемнәре белән әйтеп, мәрхүмнәр рухына дога кылам, дип мине дә кайчак үз янына чакырып ала, 106 яшенә кадәр намаз укыды. Хәзер генә, башым әйләнә, ә ялгышкач, дөрес булмый, ди. Әни нәрсә бирсәң, шуны ашый. Ит, пилмән, бәлеш ярата. Ак һәм кызыл эремчек тә аның яраткан ризыгы. Кайчак үзе чәй дә ясап эчә. Тешләре юк инде. Уртлары каты аның, шул уртлары белән рәхәтләнеп чәйнәп утыра. 100 яше тулгач, астан дүрт теше үскән иде. Тик ул тешләр йомшак була икән. Алары да хәзер юк. Кая булды ул тешләрең, дисәң, йотып бетердем, ахрысы, бернәрсәгә дә ярамады алар, ди.
Әниемнең хастаханәдә ятып дәваланганы да юк. Элек уколның да нәрсә икәнен белми иде. Бер-ике ел гына үткәндер аңа укол сала башлаганга. Соңгы чорда ара-тирә аның кан басымы күтәрелеп китә, шул чакта гына өйгә медиклар чакыртабыз. Шөкер, 111нче яше белән барган әниебез йомышларына үзе йөри. Әмма карап торабыз инде — урамда таеп егылып китмәсен, дип. Кыш өй эченнән чыгып йөрмәсен өчен килене Рәшидә белән поселоктагы коммуналь фатирда яши. Анда да әни үзе баш, үзе түш, бөтен бүлмәләр буйлап йөри, лоджияга да чыгып әйләнә. Апрель башында әнине монда алып киләбез. Авыл өендә яшәгәндә ул әйбәтләнеп киткән төсле. Үзе кинәнеп тышта, бакчада йөри. Кыяр, алма өзеп алып, шуны калак белән кырып ашый.
Инде 12нче дистәсенә аяк баскан Шәмсениса әбинең бүген 9 оныгы, 18 туруны бар. Асылгәрәевларның хәзерге буыны да үз нәселе шәҗәрәсен язуны дәвам итә.
— Бәлки, озак яшәүнең сере әниемнең гомер буе яхшы һәм саф күңелле кеше булып калып, тормыштан ямь табып, сызылып таң аткан һәр көнгә шатланып яши белүендәдер, — ди Шәмсениса әбинең олы кызы.

Читайте нас: