+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль 2008, 02:00

“Җиңел пар белән!”

Мунча — ул тән тазарту гына түгел, ә шифа алу, җан сафландыру, пакьләндерү урыны да. Күпләр өчен ул ял итү, атна буена җыелган начар эмоцияләрдән арыну, ахыр чиктә, дуслар белән очрашу чарасы да.Тәүге мунчаның кайсы илдә төзелүе төгәл генә билгеле түгел. Ләкин тарихи чыганаклардан күренүенчә, аларның безнең эрага кадәр Борынгы Рим, Греция, Кытайда булуы хак. Русия дә элек-электән “урыс мунчасы” белән дан тота. Безнең илдә җәмәгать мунчалары ХVIII гасырда, Петр беренченең әтисе Алексей Михайлович патшалык иткән чорда киң таралу ала. Тәхеткә Петр үзе килгәч, янгыннар булмасын өчен таш мунчалар төзетә башлый. Ә бүгенге көндә җәмәгать мунчалары ни хәлдә? Халык анда йөриме? Бәлки бу сорауларга җавапны мунчачы һөнәрен үзләштергәндә табармын?!



Сәгать уклары иртәнге унны күрсәтә. Башкаланың “Дельфин” мунчасында эш көне башлануга ишектә зур сумкалар тоткан олы яшьтәге ике апа күренде. Алар артыннан ук миллеген култык астына кыстырып, бер абзый килеп керде. Кассага акча түләп, киемнәрен гардеробка тапшырганнан соң, абзый кеше — ир-егетләр залына, ә апалар безнең янга үтте. Без, дигәнем, биредә ике елдан артык мунчачы хезмәтен башкаручы Анна Ивановна Барудкина һәм мин, аның стажеры булырмын.
— Кергән берсенең чекларын алып калып, кая урнашырга мөмкинлеген күрсәтәсең. Һәр сәгать ахырында мунча алдын, юыну, чабыну бүлмәләрен тиз генә җыештырып чыгасың... — Анна Ивановна эш тәртибе турында бик җиңел генә сөйләп ташлады ташлавын, тик менә халык чабынып-юынып утырганда себерке күтәреп йөрү, ай-һай, бик ансат нәрсә түгелдер ул?!
Без “предбанник”, ягъни мунча алды дигән зур гына бүлмәдә утырабыз. Ул 25 урынга исәпләнгән. Бүген — җомга. Халык мунчага агыла гына. Эш көне булганлыктан, мунча керүчеләр, нигездә, пенсионерлар. Мондый көннәрдә аларга 30 процент ташлама каралган икән. Әгәр дә ял көннәрендә 100 сум түләп керсәләр, бүген аларга мунча керү бәхете 70 сумга төшә.
Бер сәгать вакыт сизелми дә үтеп бара. Хатын-кызлар бүлегенә инде сигез кеше кабул итеп өлгердек. Шунысы кызык, кереп китүен китәләр, тик чыгучы гына юк.
— Кайберәүләр икешәр-өчәр сәгать юына. Ә бит һәркем бер сәгать өчен түләп керә. Кеше аз булганда эндәшмибез инде, юынсыннар әйдә. Тик менә ял көннәрендә су буе чират тезелеп китә. Андый вакытта ипләп кенә кисәтергә туры килә. Аңлаганы аңлый, канәгатьсезлек белдереп, йөзеңә-битеңә ябышканнары да юк түгел, — ди мунчачы.
Анна Ивановна әйткән җыештыру мизгелләре дә килеп җитте. Өс-башны алыштырып, кулга — резина перчаткалар, аякка галош киеп, мунчага кереп киттек. Ишекне ачып җибәрүгә, биткә җылы пар килеп бәрелде. Илаһым! Тирә-якта ак томан, шыбыр-шыбыр су ага... Хатын-кыз рәхәтләнеп мунча керә!
— Анна, тикшерү белән килгәннәрме соң әллә? Әйтмисең дә... — Әбекәйләрнең берсе юынып утырган җирдән сорап куйды.
— Юк ла, яңа мунчачы алдылар бит, эшкә өйрәтәм үзен.
— Әй, Ходаем, яшь кенә бала... — дип кызганып куйды берсе.
— Нишлисең, эш табалмагандыр инде...
Хатын-кызга тема гына бир! Без миллек яфракларын җыябыз, себерәбез, ә апалар эшсезлек дигән глобаль проблемага тотынды. Анна Ивановна өйрәнеп беткән инде, беркемгә дә игътибар итми, тиз-тиз үз эшен эшләп йөри. Ә миңа, үз гомеремдә бер тапкыр да шәһәр мунчасы күрмәгән кешегә, әллә ничек, уңайсыз...
Бераздан чабыну бүлмәсенә килеп кердек. Бер сәгать элек кереп киткән түтиләр менә кайда икән! Махсус киез башлыклар киеп алганнар, икәү сөйләшә-сөйләшә ләүкәдә тирләп утыралар.
— Әллә-лә... кыздыра бит монда, — димен.
— Таман гына. Парны ныклап ачмадык әле, — дигән булалар.
Стенадагы термометр 60 градус күрсәтә. Анна Ивановна зур-зур торбалар янына килеп, ниндидер кранны боруы булды, тирә-якка чожлап эссе пар таралды... Шыбыр тиргә батып, хәлдән таеп, ниһаять, килеп чыктык. Болай сәгать саен җыештыра башласак, кичкә кадәр ничек түзәрмен икән?! 12 сәгать эшлисе бар бит әле... Мунчачы эше читтән караганда бик җиңел төсле күренә. Ә үзең тотынгач, маңгай тирен шактый түгәргә кирәк икәнлеген аңлыйсың.
— Күпмерәк хезмәт хакы аласыз соң? — дип кызыксынам Анна Ивановнадан.
— 3 мең ярым тирәсе чыга инде.
Димәк, монда пенсионер карчыклардан башка кешенең эшкә килмәве көн кебек ачык...
Чәй эчкәч, хәл кереп, кәефләр күтәрелеп китте. Мунча керергә килгән әбекәйләрне каршы алып, “Җиңел пар белән! Безгә тагын килегез!” дип озатып калу эшен үз кулыма алдым. Мунча җитәкчесе Татьяна Борисовна Вайшнарович та әле яңа гына: “Болай булса, синнән мунчачы чыга, булдырасың!”, — дип мактап китте үземне.
...Баядан бирле күзәтәм, ни дисәң дә, шәһәр халкы мунча керә белә инде ул! Кайсылары бөтен шартын китерә. Бер тын тирләп, чабынып, мунча алдына чыгып утыралар. Йомшак тастымалларга төренеп кенә, термосларыннан мәтрүшкәле чәй агызып алалар да шуны йотымлап кына эчкән булалар. Әнә 60 яшьләр тирәсендәге бер апа кефир белән мәш килә: ул эчә, ул бөтен тәненә сөртә. Аңардан ерак түгел какча гына гәүдәле бер апа алма кетердәтә. Авыз суларын китереп шулкадәр тәмләп ашый!
— Карыны ачкандыр инде, — димен аптырап.
— Шлак кудыра алар, балакай. Мунчага күпләр ябыгу өчен йөри бит, — ди Анна Ивановна, мондый күренешләргә артык исе китми генә.
Мунча кадерен белә шәһәр карчыклары, тәмләп, рәхәтләнеп керәләр. (Без генә ул, авыл кешеләре, кем әйтмешли, бер баштан керәбез дә икенче яктан чыгып та китәбез). Чабыну бүлмәсеннән алма кебек кызарып килеп чыккан апалар:“Aх как хорошо-о-о!” дип сузып җибәргән саен минем күңел җилкенеп-җилкенеп китә. Мунча керәсе килә... Уф, бетәме-юкмы бу эш көне!
Көн кичкә авышуга мунчада кеше тагын да арта төште. Коридорда вакыт-вакыт чират та тезелеп китә. Биш сәгать эчендә хатын-кызлар бүлегенә 89 кеше кабул иттек. Анна Ивановна белән чиратлашып мунча эчен җыештырып чыгабыз. Ул яктан монда тәртип каты куелган. Халык та канәгать. Шулай булмаса, кайберәүләр бу мунчага шәһәрнең икенче очыннан ук килерләр иде микән?!
— Мунча — безнең өчен күңел бәйрәме. Һәр җомга монда очрашып, атна буена җыелган эч серләребезне бүлешәбез, туйганчы чабынабыз. Ә юыну безгә проблема түгел, өйдә ванна, душ бар, — ди аерылмас ике ахирәт — Гүзәл Әлимбаева белән Раилә Казачек.
Икесе дә чабынырга яратучы апалар нәкъ менә шунда танышып, дуслашып киткәннәр икән. Моңа аптырыйсы да түгел, мунча — ихластан сөйләшүгә этәрә торган урын бит ул. Күз алдында бер-берсен белмәгән кешеләр, хәл җыеп утырган җирдән җиңел генә аралашып китә.
— Бүген беренче тапкыр нарат миллеге белән чабындым әле, — ди берсе.
— Кит аннан, бигрәк энәле бит... — Теге башта утыручы бер апа эләктереп тә алды.
— Кайнар суга салып, 10 минут томалап алдым. Йомшаклыгы, малай! Хуш исеннән тын юлларым ачылып китте. Күптән түгел китаптан укыдым: нарат миллеге салкын тигәндә, грипп вакытында бик файдалы икән. Радикулит, умыртка сөяге авырулары белән интеккәндә дә ярдәме тия, диелгән.
Шуннан кайсы имән, кайсы юкә миллегенең файдасы турында сөйләргә тотынды. Кычыткан, әрем миллеге әзерләүчеләр дә бар икән. Аннан соң сабын-шампунь ише нәрсәләргә кереп киттеләр, тәнгә бал ышкып, буыннарга утырган тозны чыгару ысулларына кадәр бүлеште апалар. Вәт авыл мунчасының кирәген бирер иде алар! Аларга монда да кыен түгел, бөтен шартлар тудырылган. Тик авыл мунчасы бөтенләй башка нәрсә инде ул, туганнар! Аның исе генә ни тора! Ял көннәрендә авыл өстенә таралган ыс исе күңелләргә кереп оялый да туган якка ымсындырып тик тора шул... Әнә бит шәһәрдә 40 елдан артык гомер итүче Зөлфия апа Кәлимуллина да: “Авылдагы бала чакта кереп үскән кара мунчабызны сагынам”, — ди.
...Мунчачы — ул әйтерсең дә йорт хуҗабикәсе. Килгән берсен каршы алып тора, күңелләрен күрә. Гадәттә, хуҗабикә ничек каршы алса, мәҗлес шулай дәвам итә. Биредә дә шундыйрак хәл. Анна Ивановна кешеләргә якты йөзен кызганмый, шуңа күрә моннан берсе дә тиз генә кайтып китәргә ашыкмый.
— Мин монда, беренче чиратта, кешечә мөнәсәбәт булганга күрә киләм. Акырып-бакырып торсалар, мунча керүнең ни рәхәте бар?! Ә мунча ул җан ял итә, тән тын ала торган урын, — ди Спорт сараеннан кадәр килүче Тәнзилә апа Батталова. — Аллага шөкер, пенсияне биреп торалар. Гомер буена эшләп, атнасына бер тапкыр мунча керү рәхәтен дә тоймаска! Күпме кирәк шулкадәр су агызасың, парын ачасың. 100 сум жәл түгел.
Җор телле Тәнзилә апа Кушнаренко халкына гына хас диалект белән тәмләп тезеп китте. Сәхнәгә артист чыкты, диярсең, барысы да аның авызына гына карап тора.
— Товарный вид китте инде, балакайлар. Минем дә 46нчы үлчәм күлмәкләр киеп йөргән чагым бар иде... — Яңа гына чабынып чыккан апабыз тулы гәүдәсен олы тастымалы белән каплаштырып куйды. Үзе шунда ук: “Ярый, исәнлек булсын әле!” дип өстәргә дә онытмады.
— Бик килештереп утырасың, иптәш журналист. Әйдә әле, безнең якта да эшләп кара. — Шул вакыт ишектә ир-егетләр ягында мунчачы булып эшләүче Маргарита Михайловна күренде. Җитез ханым ике уйларга урын калдырмый, култыклап алып та китте үземне...
Бәхеткә, мунча алдында гына тукталдык. Маргарита Михайловна күнегеп беткән инде. Кыенсынып тормый, себеркесен күтәрә дә җыештырырга кереп китә. Ә минем ул кадәресенә үк кыюлык җитмәде.
— Ничек эшлисез Сез монда? — дим, гаҗәпләнүемне яшерә алмый.
— Үз гомеремдә күпне күрдем инде мин. Психик авырулар дәваханәсенең ир-егетләр бүлегендә генә 21 ел шәфкать туташы булып эшләдем. Монда килгәнемә дә өч ел була тиздән. Мин аларны исәпкә дә алмыйм, үз эшемне эшләп тик йөрим, — ди мунчачы.
Ир-егетләр үзләре дә араларында мунчачы ханым йөрүгә артык исләре китми бугай. Ярый әле мин килеп кергәч, тиз генә тастымалларына төренеп утырдылар.
Хатын-кызлар ягыннан аермалы буларак, бүген монда кеше ул кадәр күп түгел. Ә иң мөһиме — тыныч. Шулай да, кайвакыт сыра, аракы эчеп, кызмачаланып алган абзыйлар шаулашып та китәләр икән. “Андыйларны өйләренә озаткан чаклар да булгалый”, — ди биредә эшләүче апалар.
— Чабынырга яратасыз икән. Еш киләсезме монда? — димен күз алдымда берничә тапкыр мунчаны “тәмләп” чыккан олы яшьтәге абзыйга.
— Яратуын яратам да, тик йөрергә ерак шул. Элек Чернышевский урамында шәп мунча бар иде. Озак еллар шунда йөрдем. Үкенечкә каршы, аны ике ел элек яптылар. Шуннан бирле мунча керергә монда киләм...
Михаил Ивановичның сүзен янәшәдә утыручы Фәнәви абый Басыйров эләктереп алды:
— Мин якын-тирәдәге барлык мунчаларны беләм. Юньлесе юк хәзер. Берсендә кайчан барсаң да идәнaнәрендә су җыелып ята, чын-чынлап сазлык, икенчесендә дә шундый ук хәл, хәтта стеналары лайлаланып тора. Әллә нинди чиргә юлыгуың бар, Аллам сакласын. Ә монда чисталык, тәртип, сеңлем. Шәхси мунча булганга күрә микән?! Дөрес, без, пенсионерлар өчен 100 сум түләп мунчага йөрү нык кесәгә суга. Үзең уйлап кара, атнасына бер килгәндә дә аена 400 сумыңны чыгарып салырга кирәк. Әле 50шәр сумнан миллеген дә сатып ала башласың... Ярый ла безгә бераз ташламалар ясыйлар.
— Нишләп муниципаль мунчалар төзетмиләр икән? Андыйларда керү хаклары да безнең өчен куркыныч булмас иде. Югыйсә, мунчаларга бигрәк кытлык бит, — ди ачынып, Михаил Иванович. — Адәмчәсенә барыйм дисәң, су буе чират көтәргә кирәк. Атна буена эшләгән кешеләр дә рәхәтләнеп юына алмасын инде?!
Абзыйлар чабыну бүлмәсенә юл тотты. Алар белән утырып, эш көнемнең тәмамлануга баруын сизми дә калганмын. Ярый, кем әйтмешли, бетмәс колхоз эше! Мин дә хатын-кызлар бүлегенә мунча керергә юл тоттым…
Читайте нас: