+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2008, 02:00

Үзәктә — хезмәт кешесе

Зубр — көч һәм гайрәт билгесе. Нәкъ шул сыйфатлары өчен нефтекамалылар аны “Ел кешесе” конкурсы символы итеп сайлады. Конкурс кагыйдәләре буенча бу лаеклы исемгә бер “иң-иң” нефтекамалы сайланырга тиеш иде, әмма шәһәр хакимиятенә шулкадәр күп хатлар килде, кандидатлар саны берничә дистәдән артып китте. Аларның һәрберсе “Ел кешесе” исеменә лаек булырдай иде, шуңа күрә жюри, киңәшләшкәннән соң, берәү урынына бу исемне сигез кешегә бирергә, дигән карарга килде. Алар өчен скульптор Илшат Гыйләҗев остаханәсендә сигез “алтын” зубр коелды.



Нефтекамада ел башында шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау, уңышларны һәм җитешсезлекләрне барлау традициягә кергән. Быел йомгаклау тантанасы февраль аенда Нефтьчеләр мәдәният сараенда үтте. Нефтекама шәһәр хакимияте башлыгы Олег Руденко 2007 елның шәһәр өчен бар яклап та уңышлы булуын билгеләп үтте.
2007 ел Нефтекама өчен балалар туу буенча да рекорд елы булды, 1705 сабый дөньяга килгән. 2006 ел белән чагыштырганда 2007 елда сәнәгать җитештерүе күләме 17 процентка арткан, 20 миллиард сумлык товар җитештерелгән.
Шулай ук шәһәрдә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә, узган ел бу юнәлештә 108 миллион сумлык эш башкарылган. Узган ел 930 фатирлы 196 йорт файдалануга тапшырылган.
Агымдагы ел — шәһәр өчен истәлекле: Нефтекама үзенең 45 яшен билгеләячәк. Олег Руденко шәһәр халкын тырышып эшләргә, әлеге датаны югары хезмәт җимешләре белән каршы алырга чакырды. Узган елга йомгак ясау тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, инвестиция һәм инновация сәясәте министры Юрий Пустовгаров катнашты. Ул Нефтекама халкын республика Президенты исеменнән котлап, ирешелгән уңышлар өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Нефтекаманың республика икътисадын күтәрүче лидер булып торуын билгеләп үтте.
Бу көнне тантаналы рәвештә “Ел кешесе-2007” конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге югары исемгә лаек булучыларның барысы да үз өлкәләрендә искиткеч талантлы кешеләр. Конкурста җиңүчеләр берничә номинация буенча бүләкләнде: “Тамырлар” номинациясендә озак еллар дәвамында Нефтекама шәһәре, Краснокама район гәзитләрендә фотохәбәрче булып эшләгән, Нефтекаманың бар тарихын бай һәм эчтәлекле фотоархивына сыйдырган Федор Бреднев җиңүче булды. “Ел ачышы” номинациясе балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Михаил Сабуровка бирелде. Нефтекама кайчандыр республикада үзенең футболчылары белән танылган, әмма соңгы елларда спортның бу төренә игътибар аз бирелгән. Михаил аны яңадан тергезүгә, балаларның футбол белән кызыксына башлавына күп көч салды, ул төзегән команда республика күләмендә яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Республикада гына түгел, Русия күләмендә үткән конкурсларда саф, чиста тавышы белән үзен танытырга өлгергән биш яшьлек Аня Васильева “Яшь сәләт” конкурсында җиңүче булды. “Ел чемпионы” исеме Нефтекаманы бөтен илгә таныткан “Виктория” үрнәкле эстрада-спорт ансамбле җитәкчесе Виктор Мухинга, “Яшь чак — яшьнәр чак” номинациясе актив һәм сәләтле копирайтер Денис Ганиевка тапшырылды. “Ел триумфы” номинациясендә җиңүче исеменә лаеклы рәвештә “НефАЗ” ачык акционерлар җәмгыяте генеральный директоры Рәиф Маликов лаек булды. “Иң яхшысы — балаларга” номинациясендә “Нефтекамстройзаказчик” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Владимир Громов җиңүче булды. Аның кандидатурасын тәкъдим итүчеләр үз хатларында быел Ротково микрорайонында сафка кергән мәктәп һәм балалар бакчасы өчен Владимир Борисовичка зур рәхмәт белдергән иде. “Алтын куллы, изге йөрәкле” номинациясе исә Нефтекама үзәк дәваханәсе урологы Динас Ясавиевка бирелде. Авыр операция кичергән кешеләрнең бу алтын куллы докторга рәхмәт әйтеп язган хатлары хакимияткә бик күп килгән иде. Югарыда әйтелүенчә, “Ел кешесе” исеменә лаек булучыларга “алтын” зубр бирелде. Моннан тыш Почет грамоталары һәм акчалата премиягә шәһәрнең 10 укытучысы, шулай ук төрле предприятие һәм оешмалардан алдынгы 33 хезмәткәр лаек булды. Алар арасында шофер, инженер-программист, рәссам-бизәүче, ташчы-мич чыгаручы, шәфкать туташы, милиционер, медик, оркестр җитәкчесе, журналист, балта остасы, электромонтер, тренер, социаль хезмәткәрләр бар иде. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү өчен приз фонды 165 мең сум тәшкил итте. Тантана искиткеч җылы һәм матур килеп чыкты, ул шәһәрнең төрле иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең асылы узган елга йомгак ясау булса да, һәр нефтекамалы өчен ул тагын бер мәгънәгә ия иде: шәһәр хакимиятенең хезмәт кешесен күрә һәм зурлый белүе мактауга лаек. Бөтен зал гади хезмәт кешесен алкышлый, шәһәр хакимияте башлыгы аңа рәхмәт әйтеп, кулын кыса икән, киләчәктә ул үз шәһәре, үз халкы өчен тагы да тырышып эшләячәк. Шәһәр хакимиятенең хезмәт кешесен үзәккә куюы, аны данлавы һәркемгә алга таба тырышып эшләргә стимул булгандыр.
Читайте нас: