+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2008, 02:00

Эрот Зарипов: “Әти портретын төшерер өчен генә дә рәссам булырлык”

Яңавыл районының Ямады авылын барып күрәсе килә минем. Әдәбиятка шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевны, фәнгә филология фәннәре докторы Нил Юзиевны, рәсем сәнгатенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зариповны үстереп биргән авыл ул. Бәхетле авыл. Аның матурлыгын шигырь юлларына салып җырларлык, телен зәркан кулына эләккән алмаз урынына күреп яратырлык, төсләрен ак киндергә күчерерлек шәхесләре бар.


Казанда яшәп иҗат итүче Эрот Зариповны татар дөньясында “Татар мәгърифәтчеләре” дип аталган портретлар сериясе аша да беләләр. Мәктәптә безнең татар теле һәм әдәбияты кабинетында күренекле татар мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай һ.б.ларның портретлары эленеп тора иде. Ул вакытта бу портретларны кем төшерүен белгән дә юк. Тәнәфестә авыз белән кош тотып утырганда, Каюм бабай Насыйрига карап торабыз да тагын “үзебезнекен” сөйләшә башлыйбыз. Нәрсә турында сөйләшкән истә калмаган, ә менә теге портретларны төнлә уятып “Бу кем?” дип сорасалар, бүген танып әйтеп бирә алам. Тагын өч-дүрт елдан соң бу портретларны төшерүче авторның кем икәнен белдем: 2003 елда Татарстан Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында Эрот Якуп улының 65 яшенә багышланган күргәзмә ачылды. Тагын берничә елдан соң рәссамның үзе белән сөйләшергә насыйп булды.
— Эрот абый, сүзне туган яклардан — Башкортстанның Ямады авылыннан башлыйк әле. Рәссам ничек күрә аны?
— Рәссам булып китүнең нигезе дә туган авылдан булды инде. Үскәндә табигатьнең матурлыгына соклану, гаҗәпләнү, шул матурлыкны кабатлап карыйсы килү теләге көчле иде. Безнең буын —табигать балалары. Табигатьтә үстек без. Шул канга, хәтергә нык сеңеп кала икән, соңрак рәсем төшергәндә барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Минем иң зур иҗади эшем авыл темасына багышланган. Линогравюра техникасында “Туган авылым” сериясе белән мине Рәссамнар берлегенә алдылар.
Авылымның һәр күренеше кадерле миңа. Бигрәк тә бәләкәй чактагы авылны сагынам. Менә шушы хатирәләр минеке генә, аны миннән беркем дә тартып ала алмый. Шулар минем иҗатымда, сәнгатемдә.
— Бу темага кемнәр белән генә сөйләшкән юк. Рәшит Имаш, Ризван Хәмид, Абрек Абызгильдин һәм башка бик күпләр — барысы да, иҗатыбызда туган авыл, аның кешеләре төп урынны алып тора, ди.
— Минеке дә шулай. Әти портретын төшерү өчен генә дә рәссам булырсың. Безнең әтиләр буыны — имәннәр токымыннан. Әти — ир бала өчен аннан да югарырак авторитет була алмый, булырга тиеш тә түгел. Хәзер гаиләдә әтинең ролен, урынын түбәнсетәләр. Алай ярамый. Гаиләдә әти була алмаса, җәмгыятькә тотка булалмый ир кеше. Ә безнең әтиләр чын мәгънәсендәге ир-атлар иде. Әнинең безнең шуклыкларга “әтиегезгә әйтәм”, “атагыз белсә”, дигән сүзләре иң зур кисәтү була иде. Әтинең бер карашы, бер сүзе олы тәрбия чарасы булган ул вакытта. Менә шундый кешеләрне ничек сурәтләмисең инде!? Авылның башка кешеләрен төшерсәң дә, тормышның үзен сурәтлисең дигән сүз.
— Ямадыга кайтып йөрисезме? Сезне танып беләләрме анда?
— Әти-әниләр мәрхүм булды инде. Без гаиләдә дүрт бала үстек: абыем Венер, энеләрем Энгель, Эмиль һәм мин. Кече энемә кунакка кайтып йөрим. Ә Ямадыда мине белгән кешеләр азаеп бара. Элек кайтканда мәктәпкә очрашуга чакыралар иде, хәзер бик белмиләр бугай.
— Бәлки сирәк кайткангадыр?
— Бәлки.
— Сезнең исемегез үзенчәлекле. Беренче тапкыр ишеткәч, чит ил кешесе түгелме икән, дип тә уйлаган идем.
— Бервакыт балаларга кеше ишетмәгән исемнәр кушу модага кергән иде бит. Көнбатышка иярү булган, күрәсең. Эрот — борынгы грек теленнән алынган сүз. Мифологиядә Мәхәббәт алласын аңлата. Минем тормыш иптәшемнең исеме дә Мәхәббәт алиһәсе исеме — Венера. Ул Энциклопедия институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Кызым Ләйсән — Фәннәр академиясендә басма продукция дизайны буенча белгеч.
— Исемегез дә, гаиләгез дә мәхәббәтле. Нәрсә ул мәхәббәт?
— Барысы да. Бу дөньяда һәрнәрсә мәхәббәт белән туа. Эшне яратып эшләсәң генә аның нәтиҗәсе була.
— Сезнең “Татар мәгърифәтчеләре” сериясе бар. Бу темага ничек килдегез?
— Украинаның Львов институтын тәмамлаганда Казанга юллама юк иде. Мин алдан ук Казанга үз теләгем белән диплом алды практикасына кайттым. Мәрзия фәйзуллинаның балалар өчен “Шаян ай” дигән китабына иллюстрацияләр төшердем, шул диплом эше булды. Шуннан соң туп-туры Казанга кайтырга уйладым. Миңа ирекле диплом бирделәр һәм мин, Казанга кайтып, нәшриятка эшкә урнаштым. Нәшрияттан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага чакырып алдылар. Анда укыганда “Мин кем?”, “Милләтем кем?” дигән сорау туды. Тарих белән кызыксынып киттем. Шулай итеп, үзем өчен бик күп мәгълүмат җыйдым. Күренекле шәхесләр белән кызыксынып, аларны өйрәндем. “Татар зыялылары” дигән серия шулай башланды. Ул серия хәзергә кадәр дәвам итә. Башта “Багышлау” дип атала иде ул. 2001 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт музеенда Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Миркасыйм Госманов һәм башкаларның тормыш һәм иҗади гомеренә багышланган күргәзмә дә булды.
— Рәсем сәнгатенә төрле юнәлешләр белән мавыгу хас. Сез дә яңа агымнарга игътибар итәсезме?
— Элек тә тәҗрибәләр ясап караган булды инде ул. Элек мөмкинлекләр азрак иде, хәзер ирек. Рәхәтләнеп эшләргә була. Соңгы вакытта классик техникадан читләшкән эшләрем күбрәк, әлбәттә. Юбилей күргәзмәсенә куелачак алар. Ничек бәяләрләр — анысы тәнкыйтьчеләр хөкемендә. Ә аңламаслар дигән курку булмады. Һәр иҗат кешесе дөньяга күңеленең ихлас бер өлешен чыгара. Шулай да портрет, табигать күренешләре иҗатымның төп юнәлеше булып кала.
— Әңгәмә өчен рәхмәт!
Читайте нас: