+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2008, 02:00

Тәрбияче аргамаклар

Бу дөньяда һәркемнең язмышы үзенчә, һәркемгә төрлечә бирелә ул. Гадәттә, балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең язмышлары бертөрле: яннарында күңелләре тулы моң-зарларын, сагышларын бушатырлык якын кешеләре юк аларның. Кайсылары күңел җылысы эзләп тәрбиячеләренең күзләренә бакса, икенчеләре бергә яшәгән иптәшләренең иңнәренә башын сала. Ә менә Бәләбәй балалар йортында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар үзләренең тормышын җан дусларына әйләнгән малкайлардан башка күз алдына да китерәлмидер, мөгаен. Мәктәптән кайту белән ихатада гына урнашкан ат абзарына ашыга алар. Ә биредә аларны сигез ат һәм ике колынкай көтә.


Урындагы хакимият нәкъ 10 ел элек Бәләбәй балалар йортына дүрт баш ат бүләк иткәннән соң башлана бу үзенчәлекле эш. Балаларны малкайлар яныннан куып та җибәреп булмый ул чакта. Атларны чистарту, юу, саф һавада йөртү кебек эшләрне үз кулларына үсмерләр алса, кечерәкләр бар дөньяларын онытып, яңа дусларын күзәтә. ”Автонормаль” заводы тагын ике аргамак бүләк иткәннән соң, биредә ат спорты клубы ачыла. Монда эшләүчеләрнең төп максаты: балаларның буш вакытын файдалы үткәрү, мал тәрбияләргә, бигрәк тә ат өстендә дөрес утырырга өйрәтү була.
«Бүгенге көндә безнең спорт клубында 12 укучы җитди шөгыльләнә. Алар арасында шәһәрнекеләр дә бар. Безгә йөрергә теләүчеләр күп тә ул, ләкин атлар белән шөгыльләнү өчен һәр бала медицина тикшерүе үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, ятимнәрнең күпчелеге сәламәтлекләре буенча бу спорт төренә яраксыз дип табыла», — ди ат спорты клубы тренеры Өлфәт Зөбәеров. Ә бит уйлап карасаң, сәламәтлекләре какшаган, аеруча церебраль паралич белән җәфаланган сабыйларны дәвалауда атның файдасы алыштыргысыз булуы күптән билгеле. Бу юнәлештә дә эш башламакчы була бәләбәйлеләр, ләкин иппотерапия буенча тренер булмау сәбәпле, максатлары тормышка ашмый кала. Ә бит тәннәре генә түгел, күңелләре дә зәгыйфьләнгән балаларга нәкъ менә шундый җан ияләренең шифасы тими калмас иде, әлбәттә.
Әйе, аргамаклары белән чыннан да горурлана ала бу яктагылар. Конкур классик спорт төрендә, ягъни киртәләр аша үтү, каршылыкларны җиңеп чыгу буенча сынатканнары юк бу затлы нәсел малларының. Шәһәр, район, республика күләмендә үткән бер генә ярыштан да бүләксез кайтканы юк аларның. Бу спорт клубы яулаган призлар, грамоталар балалар йорты музеенда сакланса, төрле ярышларда бүләк ителгән җиде суыткыч, дүрт телевизор, дүрт компьютер, ике микродулкынлы мич, туңдыргыч камера ятимнәрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуда бик тә ярап куйган.
Балалар йортының гына түгел, Бәләбәйнең дә визит карточкасына әйләнгән яхшы тулпарлардан башка бу як сабантуйларын күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Уфаның “Акбузат” ипподромы, Ырынбурның сабантуй мәйданнарында җиңү яулап кайткан бу чабышкы атларга кем генә сокланмас. Бәясе 360 меңгә кадәр җиткән һәр аргамак өчен хуҗалыкның җитәкчеләре, тренеры гына түгел, балалар да үзләрен җаваплы тота.
«Көненә бер атка алты килограмм солы, шул чама печән һәм витаминлы катнашмалар кирәк. Елына бер атны асрау 70 мең сумга баса. Печәнне балалар йорты хезмәткәрләре бергәләп хәзерли, солы, печән оны белән урындагы авыл хуҗалыгы кооперативлары да ярдәм итә. Бөтен чыгымнарны шәһәр Советы урындагы бюджет исәбенә кертә. Ул шулай ук төрле ярышларда катнашуларны да финанслый», — дип сөйли ярдәмче хуҗалык директоры урынбасары Тамара Гәрәева.
Атларның тугрылыгы, кеше күңелен аңлый белүләре турында еш ишетелә. Әнә бит газиз кешеләре ташлаган сабыйларны да түземсезләнеп көтеп ала икән малкайлар. Гүя бу акыллы җаннар язмыш кыерсыткан балаларның тормышына ниндидер бер мәгънә, җылылык, истә калырлык сөенечле мизгелләр кертергә телиләр...
Читайте нас: