+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2008, 02:00

Яз, хатын-кыз, илаһиятле рухи корылыш...

Әгәр бик оста рәссам булсам, мөгаен, әлеге март башындагы хәятебезгә кыюсыз гына ишек шакыган яз белән яшь, мөлаем, чая кызны бергә кушып, бик шәп сурәт ясар идем мин. Чынлыктагы кебек, алардан кешеләргә якты хисләр, нурлар балкысын иде. Кыш салкыныннан күшеккән күңелләрне аларның назлы елмаюлары эретсен иде... Яз белән җиткән кызны нигә кушам, бергә итәргә омтылам соң мин? Чөнки алар икесе дә бер үк рухи корылышка ияләр бит: хәяткә яшәү яме, туу, яңару китерүчеләр, киләчәк иҗатчылары, дәрт һәм иҗтиһад илһамчылары, болар — яз һәм хатын-кыз!


Тик иҗат һәрчак шикләнү, икеләнү ул... Бу шагыйранә омтылышның кырыс ирләр күңеленә ятмасын беләм. Хәтта чырай сытып куючылар да табылыр. Көндәлек тормышта хатын-кыз — сеңел, апа, сөйгән яр, хатын, әни, һәркайсысы белән нинди генә мөнәсәбәтләр үрелми дә, нәрсәләр генә килеп чыкмый бит! Бигрәк тә хәләл җефет дигәнең синнән дә узып бугаз яра башласа, ниндидер югары рухи корылыш турында уйлануның әсәре дә калмый шул. Шуны исәпләп, ниятләгән рәсемгә күңел кайта, куллар да буяуга үрелми. Әйе, ир — хатын арасы җиңел мәсьәлә түгел шул...
Әмма рәсемем килеп чыкмаса да, әйтергә теләгәнем шул килеш кала. Хатын-кызны кырыс ирләр дөньясын тулыландыручы илаһиятле рухи корылыш иясе итеп бәяли, кадерли алмасак, җенесләр гармониясенә исәп тоту, бәхетле яр язмышы кичерү мөмкинме икән? Булмастыр шәт! Иң башта без — ирләр әнә шул яшәүнең бөек серләренә ия булмасак, ике арадагы ызгыш, гаугаларга, дәгъва белдерүләргә чик тә куелмас сыман...
Африкадагы мөселман дәүләтләренең берсе булган Кениядә шундый йола яши. Өйләнгәч тә, яшь кияү баштанаяк хатын-кыз киеменә төренеп, булдыра алганча гүзәл җенес кыяфәте алып, кыз ягындагы гаиләне төгәл бер ай ашатып-эчертеп, тәрбияләп торырга тиеш икән. Ә кәләш дигәнең бер көлеп, бер кызарып, астыртын гына “килен”не күзәтеп тора. Бу хәлнең, әлбәттә, нечкәлекләре күптер. Әмма әлеге гамәлнең төп морале без искәрткән рухи корылышка төбәлгән. Күр син, ир! Хатынның хәяттәге вазыйфасы нинди күп, нинди мәтәвекле! Кадерен бел, хәленә кер син хәләл җефетеңнең!
Дөресен әйтим, Кениядәге бу хатынша безнең яктагы ирләрнең кан дошманына әйләнер иде. Мин үзем мишәрләр төбәгендә туып-үстем. Әмма патша сараендагылар безнең халыкны “йомышлы татарлар” дип атаганнар. Урман кискән, бола бастырган, тылмачлык иткән бер кавем. Хатын-кыз каршында үтә дә дәрәҗә саклап, борын күтәреп, масаеп торган мишәр ирләр. Әйтик, алар кое казый, чишмә чистарта. Ә су китерү хатын-кыз өстенә йөкләнә. Ир кеше бәрәңге утыртырга чыга чыгуын. Әмма аны утау һәм күмү хатын өстендә кала. Берәр хәл булып, бакчаны алабута, билчән бассын, барыбер ир кулына кәтмән алмый... Утын ярса да, мичкә ут үрләтми, казан асмый безнең ирләр. Ә бала искесен юу, сыер саву кебек гамәлләр турында сүз дә булу мөмкин түгел. Билгә алъяпкыч бәйләп, хатынша хәленә төшүдән Алла сакласын!
Сездә ничектер, әмма безнең яклардагы мондый “хезмәт бүленеше” бик еш өйдә савыт-саба тавышын чыгара. “Әнә телевизордан кара, урыс ире сыер саварга чыккан... Әнә күрмисеңме, кеше ире кыяр түтәлен утап, сулар сибеп йөри... Ә син диваннан күтәрелмисең”, дип иргә уклар да атыла.
Хәер, нечкә рухи корылыштан мәхрүмлек фаҗигасен ирләргә тормыш үзе дә искәртә. Әйтик, берәр сәбәп белән хатынны дәваханәгә салдың, ди. Бала-чага алдына иң татлысын тезәсең, үзеңчә алларында бөтереләсең, әмма һаман көйсезләнә, шыңшый балалар. Һич аңламассың, тагын нәрсә кирәктер үзләренә?
Гаяз Исхакыйның бер әсәрендәгечә: “Кая, кил әле, әй, акбашкаем! Ә, сөтең тулдымыни? Кил менә, җиңеләерсең, аннары күшәп ятарсың”... дип сыерын иркәләп сауган хуҗабикәң булмаса, тупас бармакларың килеп кагылуга, сөтлебикә дә тартынып тормый, чиләгеңне тибә дә очыра... Бар икән бит бу югары рухи корылыш дигәнең. Шуннан башка өең дә, дөнья да мәет чыккан кебек шыксыз икән бит!
Югары рухиятле корылыштан мәхрүм ир, гаилә фаҗигасе әдәбиятка да үткән. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” китабында Ягкуб ирне, унике баланы ятим итеп Рәхилә ана үлеп китә. Иң кечесе Йосыф имчәк тә ташламаган әле! Тиз ара өйгә сөт анасы — Даяны табалар. Әмма ирнең уй-гамәле һаман да ирчә шул: кырыс, тупас, шәфкатьтән мәхрүм Йосыфка сөт күбрәк булсын, дип Даяның үз баласын коллыкка сатып җибәрә ул. Ата-канат астында угыллар да койот-шакаллар кебек талашып, көнчеллек утында янып үсәләр, хәтта үзара пычаклар белән янашалар. Рәхилә ана исән булса, ямьсез хәлләр, гөнаһлы гамәлләр туар идемени Ягкуб гаиләсендә? Туганнары кулыннан коллыкка сатылып, богаулы хәлдә чит тарафларга куылган Йосыф юкка гына анасы каберенә ятып күз яшьләрен түкми шул... Илаһиятле рухи корылыш — ана бәясен, хак-кадерен иң элек ятим сабыйлардан сорыйсы иде дә бит, кырыс ирләр аны һаман үз кулларында тотарга омтыла, лабаса. Патриархат шәригать шул максатта “талак” уйлап чыгарган. Хатынның кыек гамәле, хыянәттә шик-мазары күрендеме, ир ике дә уйламый, өч тапкыр “талак” кычкырып аерып җибәрә аны. Белсен, кәнтәй, өйдә кем хуҗа икәнен!
Безнең мишәрләр төбәгендә “талак”ка бәйле әллә нинди кызык, әкәмәт хәлләр сөйлиләр. Бу хакта артык таралмыйча, татар драматургы Мөхәммәт Әблиевның “Шәмсекамәр” драмасына тукталу да җитә. Хафиз-гайрәтле, кырку, каудар һәм үзенә каршы бер төркем көнчеләр, дошманнар өерен кузгаткан ир, гайбәткә ышанып хатынына өч рәт әлеге “талак”ны кычкыра. Әмма Шәмсекамәр ире каршында саф, гөнаһсыз икән. Инде нишләргә? “Талак” кычкырган ир янә үз хатынына ия булыр өчен, шәригать канунын үтәп, әллә нинди мәсхәрәләргә төшәргә тиеш. Хафиз да Шәмсекамәрнең арадашчы ир — сукыр Суфый белән бер түшәктә ятуына риза булырга тиеш була. Менә шулай хатынга аткан таш ирнең үз башына килеп төшә шул. Хатын аеру бик күп очракта беткә үч итеп тунны утка ташлау белән бер бит ул... Моны һаман да ир халкының рух тарлыгы, җаһиллеге итеп саныйм мин үзем. Әлеге дә баягы асыл зат рухын аңлый алмау бәласе бу. Ә ир бирү — хатын өчен җан бирүгә тиң икән бит! Олы язучыбыз Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” повестендагы Сәгыйдә әнә шул яктан ут эчендәге кеше тәэсирен калдыра. Бер яктан, ул ире Вахид хәзрәтне үлеп ярата. Аны сөю, яратудан башка үз хәятен күзалламый. Әмма икенче яктан, баласы булмагач, үзенә көндәш кертергә тиеш... Юк, бу таләпне ир түгел, үз алдына Сәгыйдә үзе куя. Мулласына менә дигән чибәр кыз да таба, туйларын да үзе оештыра Сәгыйдә абыстай. Зөфаф киченнән соң кияү белән кәләшне тәбрикләрлек көч тә таба ул. Менә шулай яшәү дигән изге хисаптан чыкса, гади акыл, түнгән күз белән генә аңлап, бәяләрлек тә булмаган гамәлләр кыла бит илаһият рухлы хатын-кыз!
Фоат Садриевның “Таң җиле” дип исемләнгән романы да соңгы еллар әдәбиятында асыл зат рухын нечкәләп аңлауның матур үрнәге булып торды. Бер караганда, әллә ни зур нәрсә дә юк үзендә. Нуриәсманың дистә еллап гомер иткән ире Сәгыйдулла, лапас артларыннан гына китеп, күрше Хәдичәгә ияләшкән икән. Шым гына чыгып китә, шыпырт кына кайтып керә... Әмма май ашаган мәче сыман, ирнең дә хыянәте ачыла. Тик Нуриәсма урамга чыгып “каравыл” кычкырмый, иргә дә бугаз киереп акырмый. Ә көзгегә карый. Бакса... колхоз эшеннән, өй мәшәкатьләреннән алҗыган, нурсыз, чырайсыз һәм кием-салымы белән тәмам кыяфәтсез шәүлә чалына. Мондый хатынны кем яратсын, кем сөйсен?
Ир мәхәббәтен назлы, көләч һәм килешле хатын буларак кына тотып торачагына ышанган Нуриәсма, югары рухи корылыш иясе буларак, халыкта ихтирам уята. Кыз чагында бар да матур да бит, тик начар хатыннар каян килә соң, дип аптыраган ирләр соравына да җавап бар сыман әлеге хатын кичерешләрендә.
Мишәр төбәге дигәч тә, бездәге хатын-кызларны тик ирләр кубызына биеп, басылып яшиләр дип кенә уйламагыз. Баш бирмәс, елгыр хатыннар да байтак бездә. Хәтта үзебезнең Лашманда ук күп еллар авыл Советы рәисе булып торган Идрис карттан да ишеткәләдем: “Башта хатынын сүлә, аннары ирен әйтермен — кем ул?” Ягъни, хатын ирен ничек күрергә тели, ир шундый була, димәкче. Чынлап та шулай бит! Хатын сыйланып, кәеф-сафа корып яшәргә яратса, ир башы да мәҗлес, махмырдан арына алмый. Инде хатының йорт җанлы булып, мәгыйшәтне кайгыртса, ирдә дә шул хисләр көчәя. Хатын китап, кино сөйләсә, ир дә “культурный” булып китә. Югары рухиятле корылыш менә шулай сиздертми генә ир-атны үз артыннан ияртергә сәләтле шул...
Әле Совет заманында Тамбов якларына урман кисәргә киткән Зөһрә Лашманга Гаяз исемле типтәр егетен ияртеп кайтты. Авылның шундый хатыншаны күргәне булды микән? Иңенә көянтә асып су да ташый Гаяз. Мичкә ут үрләтеп, казан да аса ул. Бакчада Зөһрә белән кара-каршы басып бәрәңге дә өя ир. Кыяр-помидорын да үстерә бу хатынша... Казна эшеннән туктап, башка ирләр аулакка китеп хәмер, сыра чөмергәндә Гаяз өенә юнәлә. Кычкыралар моңа: “Әйдә, күрше, безнең белән хәмердән авыз ит!” Әмма хатынша, әллә чын, әллә үзенчә болардан көлә: “Камыр куеп киткән идем, кабартма пешерәсем бар, вакыт юк!”
Көлүен көлделәр безнең ирләр Гаяздан, тик берничә ел үтмәде, Зөһрәнең ялгыз анасы белән торган өе балкып, ихатасы ямьләнеп китте. Куак, чәчкәгә күмелде. Бакчаларында бәрәңге дә котырып үсә, кыяр, помидор, карбыз ише тәм-томның уңуына да ис китмәслек түгел... Тотынса, ир кулыннан гөлләр түгелә икән! Тик аның илаһиятле рухи корылыш иясе — асыл зат белән җан һәм тән берегүе, туктаусыз янган мәхәббәткә ия булуында шик юк. Курчак кебек асыл баласы, бәхеттән балкыган Зөһрәсе бар хатынша Гаязның.
Менә шундый хатыншалар күбрәк булсын иде безнең тормышта! Хәер, илаһиятле рухи корылыш ияләре — асыл зат хатын-кызлар күбәя төшсә, мәгыйшәтнең бу тарафындагы үзгәрешенә дә өметләнергә урын кала. Гарәфә көндә нәкъ шуны олы теләк итик, без, ир-егетләр!
Ә мин барыбер уйлаган рәсемне ясарга тырышырмын әле.
Читайте нас: