+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2008, 02:00

Савыгасың килсә, суда йөз

Шәһәрнең балалар иҗат йортында бассейн ачылу кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен яхшы бүләк булды. Хәзер биредә балаларны савыктыру, суга күнектерү, “Олимпиец” спорт комплексындагы яхшы традицияләрне дәвам итеп, югары осталык мәктәбен үткән йөзүчеләрне тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр ачылды.


Гаҗәеп матур бассейнда зәңгәр дулкыннарны иңләүче балаларның шат тавышлары яңгырап тора. Яхшы йөзүче, спорт төркеменә йөрүче малайлар белән тәҗрибәле тренер педагог Айгөл Локманова күнекмәләр үткәрә.
— 25кә 12 метр зурлыгындагы бассейн хәзер халыкара стандартларга җавап бирә, — ди балалар иҗат йорты директоры Гөлзидә Нигъмәтуллина. — Ел ярым элек кенә шушы урында җимереклекләрне күргән кеше кыска вакыт эчендә шундый бина һәм бассейн булачагына ышанмас иде. Аны реконструкцияләү күп чыгымнар таләп итте. Генподрядчы булган “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте үз бурычын намус белән үтәп чыкты. Хәзер безнең бассейнга сокланмаган кеше юк. Күрүегезчә, ул заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Бер ягында суның тирәнлеге 80 сантиметр булса, старт тумбалары куелган якта ул 2,2 метрга җитә. Ул, нигездә, балаларны савыктыру өчен тәгаенләнгән. Ныклап шөгыльләнергә теләге булган балалар исә спорт төркемнәренә йөри. Атна саен бездә төрле ярышлар уздырыла. Яшь йөзүчеләрне күнектерү өчен шартлар яхшы булгач, әле үк тәүге нәтиҗәләр бар.
Күптән түгел Туймазы йөзүчеләре Стәрлетамакта үткәрелгән “Алтын балык” республика чемпионатында катнашкан. Шәһәр җыелма командасы составында балалар иҗат йортыннан тренер Айгөл Локманованың тәрбияләнүчеләре Карина Билалова, Руслан Шәймәтов һәм Эмиль Мирсаяпов уңышлы чыгыш ясаган. Туймазылылар хәтта Уфа һәм Октябрьский спортчыларын артта калдырып, беренче урынны яулаган.
Айгөл Тәбрис кызы үзе спортның шушы төрендә яхшы казанышларга ирешкән кеше. 14-15 яшендә ул спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти. Башкортстан дәүләт педагогия университетының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлаганнан соң, 14 ел инде балалар иҗат йортында эшли.
— Бассейнның ачылуын түземсезлек белән көтеп алдык, — ди ул. — Хәзер анда балалар белән кинәнеп шөгыльләнәбез. Үзебезнең эшчәнлекне дә киңәйттек, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус төркемнәр ачтык. Алар өчен бәләкәй бассейн бар. Күптән түгел шәһәр мәктәпләре укучылары өчен түләүсез физкультура дәресләре үткәрә башладык. Мин үзем ике спорт төркеменә йөрүче балаларга күнекмәләр үткәрәм, аннан тыш кечкенәләрне йөзәргә өйрәтәм. Элек без разряд алган яшь йөзүчеләрне осталыкларын арытабан үстерү өчен “Олимпиец” спорт комплексына бирә торган идек. Хәзер югары класслы спортчыларны үзебез тәрбияләргә телибез. Чөнки безнең бассейнда моның өчен бөтен шартлар бар.
Спортның шушы төре Туймазыда электән популяр. Шәһәрдә йөзү мәктәбенә 80нче еллар башында Эрнест Шәйдуллин нигез салган. Хәзер аның юлын энесе Фәнис дәвам итә. Туймазының танылган йөзүчеләре зур җиңүләргә юлны ул җитәкләгән спорт мәктәбеннән алган. Йөзү буенча СССРның спорт мастерлары Неля һәм Альберт Шәйдуллиннарның исемнәре заманында бөтен илгә яңгырады. Соңыннан аларның эстафетасын спорт мастерлары Равил Хәкимов, Денис Сәгыйдуллин һәм Илвир Сәмигуллин кабул итеп алды. Туймазының данлы спортчылары Русия беренчелегендә дә пьедесталга еш күтәрелә.
Бүген булачак чемпионнар, “Олимпиец”тан тыш, балалар иҗат йортындагы “Дельфин” дип аталучы бассейнда да шөгыльләнә. Монда Айгөл Локманова үрнәгендә Эльвира Солтанова, Радмир Латыйпов кебек талантлы яшь тренер-педагоглар эшли. Радмир малай һәм кызларны “кроль”, “баттерфляй” һәм башка стильләрдә йөзәргә өйрәтә. Ул үзе югары разрядлы спортчы. Туймазы педагогия колледжында укыган, әле читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия университетында белем ала.
— Балалар иҗат йортында эшләү миңа бик тә ошый, — ди ул. — Мондый шәп бассейн һәркемне үзенә тартып тора. Аның ишекләре иртәнге сәгать 8дә үк ачыла. Тәүдә спорт төркемендәгеләр күнекмәгә җыела, аннан башкаларга чират җитә.
Директор телгә алуынча, иҗат йортындагы бассейнга көн саен 500ләп кеше йөри. Хәтта Николаевка урта мәктәбе укучылары да физкультура дәресләрен биредә үткәрә. Башка авыл уку йортларыннан да заявкалар килә башлаган. Интернат-мәктәптә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, күп балалы гаиләләрдә үскән, опекага алынган балалар өчен дә бассейн ишекләре һәрчак ачык. Ә гарип балалар әти-әниләре белән бергә килә. Шәһәр һәм район педагогларына да атнага бер мәртәбә бассейнга бушлай йөрү мөмкинлеге бирелгән. Без анда булганда “Дельфин”да “Нептун дусларын чакыра” дигән күркәм бәйрәм чарасына әзерләнәләр иде. Кыскасы, яхшы үзгәрешләр кичергән балалар иҗат йорындагы йөзү бассейны Туймазыда чын-чыннан савыктыру үзәгенә әйләнгән.
Читайте нас: