+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2008, 02:00

Харисовларга тиңләш!

Башкортстан — татар милләте үсешенә мөһим өлеш керткән бик күп затлы династияләрне, күренекле шәхесләрне биргән төбәк. Ибраһимовлар, Кудашевлар, Кәримовлар, Чанышевлар, Сакаевлар, Сыртлановлар... Бу исемлектә Башкортстанның Яңавыл районы Истәк авылыннан Харисовлар нәселе дә лаеклы урын алып тора.


Гомумән, бер гаиләдән дүрт бертуганның фән, мәгариф юлыннан китеп, шушы рәвешле югары уңыш-казанышларга ирешүе гайре табигый күренеш.
Гаиләдәге баш бала Фәрис Фәхраз улы 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын укытучы сыйфатында башлый. Арытаба директор урынбасары, мәктәп директоры, гимназия директоры, Казанның Авиастроитель районында мәгариф бүлеге җитәкчесе баскычларын үтеп, 1997-2004 елларда Татарстан Республикасының мәгариф министры булып эшли. Бүгенге көндә ул Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне үстерү федераль институтын җитәкли. Педагогия фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, дистәдән артык монография, йөзләгән гыйльми хезмәт, мәкалә авторы.
Фираз Фәхраз улы Харисовның тормыш һәм хезмәт юлы да үрнәк булырлык. Фәнни эшчәнлектә зур казанышларга ирешеп, бүгенге көндә ул Татарстан дәүләт гомуми педагогия университетында проректор вазыйфасын башкара. Фәнит Харисов исә Казанның 15нче татар гимназиясендә, ә инде иң кече энеләре Фәрит Фәхраз улы Яңавыл районы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшли. Алар да мәгариф үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхесләр. Әйтик, Фәрит Фәхраз улы күп еллар җитәкләгән Яңавылның И. Ш. Мөкъсинов исемендәге 2нче гимназия республика күләмендә дә әйдәп баручы укыту учреждениеләренең берсе булып тора. Ул “вуз-колледж-мәктәп” фәнни-методик комплекс составына кергән һәм Бөре, Казан, Уфа югары уку йортлары белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Шушы рәвешле, бу уку йорты белән бүгенге көндә 15 галим хезмәттәшлек итә. Хәер, гимназиядә уку-укыту эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә югары куелганлыгы турында шул да сөйли: соңгы дүрт ел эчендә генә бу уку йортын тәмамлаучылардан 174 кеше Башкортстанның югары уку йортларына, 170 кеше Русия вузларына укырга кергән. Бу уңайдан узган елда гимназиянең Русия Президентының миллион сумлык грантына лаек булуы, ә өч укытучының йөзәр мең сум белән бүләкләнүе дә күп нәрсә турында сөйли. Аңлашыла, уку йортының шушы рәвешле зур уңышларга ирешүе, беренче чиратта, җитәкченең фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора.
Аеруча куандырганы шул: бүген инде Харисовларның милләт файдасына фидакарь эшләрен аларның балалары дәвам итә. Мәсәлән, Казан дәүләт университетының идарә итү фәне (менеджмент) бүлеген һәм филология факультетының инглиз теле бүлекләрен бер үк вакытта укып тәмамлаган һәм илдә алган белемен Америка Кушма Штатларында камилләштереп кайткан Илшат Фираз улы бүген инде Русия күләмендә дә танылу алырга өлгергән. Илшатның гыйльми мәкаләләре дистәгә якын тупланма җыентыкта һәм журналда басылып чыккан. Әтисе һәм абыйлары эшчәнлеген дәвам итеп, ул ныклап гыйльми эш белән шөгыльләнә. Бу уңайдан Илшатның Харисовлар династиясен тагы да ныграк танытачак уңышлары алда әле.
Читайте нас: