+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2008, 02:00

Нурлы йөзле Гыйльминур

“Кызыл таң”гәзитендә йөзьяшәрләр турында мәкаләләр дөнья күрүе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Унынчы дистәне тутырган кешеләр турында бик күп хәбәрләр ишеттек. Иглин районыннан килгән бер хат буенча тиз арада юлга чыктык.Сырт-Лабау авылында кирәкле йортны тиз эзләп таптык. Алты почмаклы агач йортка үттек. Анда безне алъяпкычлы хуҗабикә каршы алды. Нигә килгәнебезне әйткәч, ул эчке бүлмәгә кереп чыкты да “Әби хәзер чыга. Утырып торыгыз”, — дип залга әйдәде.



— Сезне бианам, аның тормыш юлы кызыксындыра дип аңладым. Мин аның килене Фәнүзә булам, төпчек улы Гафиятуллада кияүдәмен. Әнкәй, аңа шулай дәшәм, Әдиятова Гыйльминур Зәйнелгабетдин кызы 1906 елда Нуриман районының Байгилде авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның паспортында теркәлгән туган көне белән килешмим, чөнки ул заманнарда документларда бик күп ялгышлыклар җибәрелгән. Шуңа күрә бәлки әнкәйгә 102 яшь кенә түгелдер, кем белсен? Аның язмышы исә шул чорда яшәгән күпчелек кешеләрнекенә охшаш, — диде ул.
Гыйльминурны кияүгә биргәч, яшь пар Үктәй авылында дөнья көтә башлый. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә. Кызганычка каршы, Гыйльминурның ире Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ачлыктан ике нарасые да үлә. Тол хатын әти-әнисе янына, Байгилдегә кайтып китәргә мәҗбүр була.
Шулай сөйләшеп утырганда йокы бүлмәсеннән таякка таянып, мәкалә герое үзе килеп чыкты. Бисмилласын әйтеп, чәй ясалган өстәл артына килеп утырган әбекәй белән исәнләштек.
— Туган авылымда мине картая төшкән әти-әнием каршы алды, — дип, килене сөйләгәннәргә ялгап алып китте ул. — Абыем армиядә иде. Ачлы-туклы яшәүдән, авыр эштән өзлегеп, башта әтием, аннан әнием дөнья куйды. Берүзем калдым. Бәрәңге утырттым, Идел буендагы тугайларда кунып, печән хәзерләдем. Биш ел буе шулай гомер иттем. Соңрак таныш-белешләрем хезмәт армиясеннән гарипләнеп кайткан икенче иремә димләделәр. 1942 елда Вәсиятнең туган ягына, бирегә күченеп килдек. Йорт салдык, балалар үстердек. Дөнья йөген күбесенчә үземә тартырга туры килде, чөнки иремә авыр эш ярамады. 1961 елда ул да гүр иясе булды.
Чәйдән соң Гыйльминур әбидән озак яшәү серен сораштым. Ул мине дөрес аңламадымы, түбәндәгене сөйләде:
— Гомер буе авыр, физик эш башкардым, балам. Колхозда да, урман хуҗалыгында да хезмәт салдым. Иглиннән симәнәне дә җилкәгә салып ташыдым. Көн саен 40 чакрым араны җәяү атлаган чаклар аз булмады. Ашлыкны да кул белән урдык, кул белән суктык... — диде ул.
Ишектә ак халатлы шәфкать туташы күренде. Лилия Шәхиева Гыйльминур әбинең кан басымын тикшерергә, хәл-әхвәлен белешергә килгән икән. Ул әңгәмәдәшем турында болай диде:
— Гыйльминур әби — авылдагы иң шаян әбиләрнең берсе. Ул бик күп такмаклар, халык җырлары белә. Берничә ел элек кенә капка төбендә җырлап утыра иде әле. Хәзер генә картая төште, ахры, эчтән генә көйли. Сәламәтлеге яхшы, күз тимәсен. Әле булса моңлы итеп җырлый ул. Яле, әбекәй...
Әбекәй, ике дә уйламыйча сузып җибәрде:
Алма коелган җирдә
Бер җырламый булмас инде
Дуслар җыелган җирдә.
103нче яшен куучы, биш намазын калдырмаучы Гыйльминур әбигә сәламәтлек теләп хушлаштык. Безне аның моңлы җыры озатып калды.
Читайте нас: