+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2008, 02:00

Экотуризм табигатькә зыян салмый

Башкортстан — Җир шарында иң гүзәл табигатьле һәм бай мәдәниятле төбәкләрнең берсе. Бездә милли спорт төрләренә, экотуризмны, ягъни авыл туризмын үстерү мөмкинлекләренә дә игътибар зур. Әлеге юнәлештәге уңышларыбыз ЮНЕСКОның Париждагы штаб-квартирында үтәчәк “Башкортстан: Русия белән бергә 450 ел ” дигән халыкара презентациядә тәкъдим ителәчәк.


Һәр халыкның үзенең спорт төрләре бар. Алар гасырлар буе түземлелек, көч, елгырлык, җитезлек, гаделлек кебек сыйфатларны үстерүдә булышлык иткән. Күпчелеге иң яхшы милли традицияләрне үз эченә алып, буыннан-буынга тапшырылып, берничә гасырлык тарихка ия. Кешеләрнең хуҗалык итү барышында алар камилләшүен дәвам итә.
Башкортстанның Париждагы презентациясендә Уфада үткән билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты, ЮНЕСКО канаты астында узган милли спорт төрләре һәм халык уеннарын үстерү буенча фәнни-гамәли конференция дә чагылыш табачак. Республикада дөнья күләмендә билбау көрәше дип йөртелгән милли көрәшне үстерүгә зур игътибар бирелә. Аның тарихы бик бай. Көрәш — төрки халыклар арасында иң популяр спорт төрләренең берсе, татар, башкортларның Сабантуй бәйрәменең төп үзенчәлеге, бизәге. Бу спорт төре беренче тапкыр VI гасырда телгә алына. Күчмә халыкларның бер генә бәйрәм чарасы да көрәшсез үтми. Алышлар башлыча яшел чирәм өстендә уза. Кайвакыт билбау көрәше канкоешлы бәрелешләргә дә чик куйган. Сугыш башланыр алдыннан, гаскәрләр капма-каршы тезелеп баскач, ике яктан да берәр батыр чыгып коралсыз гына алышкан. Кем көндәшен аркасы белән яткырган — шул җиңгән. Әлеге кагыйдә бүген дә саклана.
Күргәзмәдә тәкъдим ителүче экспонатлар ЮНЕСКО штаб-квартиры каршындагы Милли спорт төрләре һәм халык уеннары халыкара музеена тапшырылачак. Презентациядә милли көрәш алымнарын, спорт киемнәрен Уфадагы чемпионат җиңүчеләре күрсәтәчәк. Шулай ук Башкортстан спортындагы мөһим вакыйганы бәян иткән фотолар, анда бирелгән медальләр, брошюралар да үз кызыксынучыларын табачак, дип көтелә. Милли көрәштән тыш, урыс лаптасы, гер, ат спорты, җәядән ату һәм башкаларны үз эченә алган бай күргәзмәләр тәкъдим ителәчәк.
АКШ белән Көнбатыш Европада киң таралган экотуризмның төшенчәсенә, асылына тукталыйк. Әлеге термин XX гасырның 80нче елларында кулланышка керә. Ул гади туризмнан шактый аерыла. Экотуристлар табигать кочагында, аңа бернинди зыян китермичә, туры килсә җирле халык белән социаль-икътисади бәйләнешкә кереп, тирә-як мохитне саклауга үз өлешен кертеп сәяхәт итәргә тиеш. Авыл туризмы исә экотуризм төрләренең берсе. Аның кануннарына ярашлы, ял итүчеләр авыл җирендә, гади крестьян гаиләсендә яши һәм халык мәдәнияте, кулланма сәнгате, җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре белән таныша. Шулай ук традицион авыл эшләрендә, бәйрәмнәрендә, фестивальләрендә катнаша.
Башкортстанда экотуризм өчен мөмкинлекләр чиксез зур. Урал таулары, Урал аръягында байтак мәйданны биләгән кара урманнар, гореф-гадәтләр сакланган төпкел авыллар һәм туган ягыбызның башка үзенчәлекле якларына сокланырга ел саен төрле илләрдән меңәрләгән туристлар килә. Бары тик әлеге тармакны системалы, тирә-як мохиткә зыян китермичә үстерүгә игътибарны арттыру, экотуризмны гамәлгә ашыру гына таләп ителә. Бу юнәлештә телгә алырлык ышанычлы адымнарыбыз бар. Башкортстан Чиләбе өлкәсендә үткән “Инвестицияләр җәлеп итү – төбәкләрнең икътисади үсеше нигезе” Урал инвестицияләр форумында катнашты. Анда Чиләбе өлкәсе белән Башкортстан чигендә “Урал” туристик-рекреацион зона булдыру мәсьәләсе каралды. Бу мөһим проект объектлары Әбҗәлил, Белорет, Бөрҗән районнары җирләрендә урнашачак. Экотуризм кагыйдәләре катгый рәвештә үтәләчәк. Республикада туризмның бу төрен үстерүгә “Тәңре” экологик берләшмәсе дә зур көч сала. Былтыр берләшмә оештырган экологик-туристик лагерьда 250 бала ял иткән. Агыйдел елгасында салда һәм көймәдә йөзү, ат атланып йөрү аларның күңелендә мәңгегә кереп калачак. Әлеге эшкә Белорет районының “Победа” крестьян-житештерү берлеге, урындагы халык та җәлеп ителә.
Экотуризмны пропагандалаганда, үстергәндә аның кире ягын да онытырга ярамый. Мәсәлән, Һималайга ял итәргә килүчеләр саны 1965 елдан 25 тапкырга арткач, анда яшәүче халык даими рәвештә урман кисәргә тотына. Чөнки “тиз үрчегән” кунакханәләр һәм кемпингларга ягулык та шактый күп таләп ителә башлый. Нәтиҗәдә, кайчандыр яшеллеккә күмелеп утырган таулар “пеләшләнә”, күп кенә җәнлек-кошлар кими. Непал халкы исә туризмда даими катнашып шактый керем ала. Ләкин беренче карашка ике як өчен дә отышлы процесс аркасында социаль катлам бүлгәләнә. Байлар тагын да байый, хәерчеләр тәмам бөлгенлеккә төшә. Күренүенчә, игътибарсызлык аркасында экотуризм табигатькә, мәдәнияткә дә зур зарар китерергә мөмкин.
Парижда Башкортстанда экотуризмны үстерү мөмкинлекләре, уңай тәҗрибә тәкъдим ителәчәк. Әлеге чарадан соң Башкортстан мәдәниятенә, тарихына, табигатенә дөньяда игътибар тагын да артачак, дип көтелә.


Читайте нас: