+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2008, 02:00

Калды сагынып сөйләргә

Фронттан — тыныч хезмәткә!Без республика матбугатында эшли башлаган 50нче еллар ахырында гәзитләр сугыш чорындагы авырлыклардан ару гына аякка басарга өлгергән иде инде. Типографиядә мәкаләләрне куна ятып төне буе хәрефләп җыймадылар. Һәр редакция кичке сәгать уннарга эшен тәмамлый иде. Бу яхшы булып исәпләнде. Дежурлар сирәкләп булса да өйләренә иртәрәк кайта башлады.



Редакциядә машина берәү генә, анысы да мөхәррирдән бушамый. Аны еш кына обкомга яисә башка югары органга чакыртып торалар. Шундый ук кызулык белән ут капкан кебек ашыга-ашыга кайтып керә дә гәзитнең чыгып баручы иртәгәсе саны битләренә чума. Хәл җыеп алу түгел, төшкелеккә чәй эчеп алырга да вакыт калмый.
Һәр редакциядә, башлыча, сугыштан кайткан фронтовиклар эшләде. Күкрәкләре тулы орден-медальләр. Бу елларда бик яшь иде әле алар. Шуннан 40 һәм 50 яшьлек юбилейлары җитте. Алар, гомумән башкалардан бик нык аерылып торды, киң күңеллеләр һәм тәртиплеләр. Орден-медальләрен кайда һәм ни өчен алулары турында сөйләп бармыйлар. Тирә-ягында үзе кебек фронтовиклар булгач, бу башкаларга кызык түгел, дип исәпләгәннәрдер инде. Хәрби дан бүләкләрен күбрәк зур бәйрәмнәрдә генә тагып чыктылар.
Аларның аеруча талантлы булулары таң калдырды. Гәзит жанрларының барысы буенча да армый-талмый иҗат иттеләр. Очерклар, проблемалы тәнкыйть мәкаләләре, фельетоннар, репликалар, сатира һәм юмор буенча барысын да язарга өлгерделәр. Әйтик, аларның берсе белән Уфа урамнары буйлап киләсең, ә ул тукталыбрак нәрсәдер язып куя. Шуннан гәзитнең киләсе санында бер көнүзәк темага репликасы басылып та чыга. “Авылларда мондый кызыклы материаллар адым саен”, — ди иде алар. Гомумән, бик күтәренке һәм шат күңелле, шулай ук шаян да була белделәр. Районнарга командировкага барып чыксалар, урындагы булдыксыз түрәләр аларга күренеп йөрергә курка торган булган. Сугыштан соң колхозлар таркау, җитешсезлекләр күп. Фронттан кайткан журналистлар еш кына болар турында үзләренең мәкаләләрендә бригадирларны һәм колхоз рәисләрен генә түгел, бәлки райкомнарның беренче секретарьларын да каты тәнкыйть утына тотарга күп сорап тормады.
Ә командировкага алар хәзерге кебек редакция тупсасыннан ук җылы “Волга”да түгел, нәрсә туры килсә, шул транспортта йөрде, ныклы әзерләнеп, билетларны вокзалга барып, берничә көн алдан алып куйды. Көтелмәгән тоткарлыкларга урын калмый иде. Атна-ун көнгә кадәр китәләр, исәпсез-сансыз материаллар алып кайталар да үтә дә мавыктыргыч мәкаләләре белән чыгыш ясыйлар, хәтта репортажларны шигъри юллар белән язып алып кайталар. Шагыйрь Карам Бакиров, мәсәлән, унлап ел элек кенә әле, күптән лаеклы ялда булуына карамастан, редакциягә килеп, махсус задание ала да командировкага китә, шуннан төрле кызыклы материаллар һәм хезмәт алдынгылары турында шигырьләре дөнья күрә иде. Бу инде журналистның чын-чыннан кайнап торган иҗади талант иясе булуы турында сөйли. Мәрхүм ветеранның шундый чыгышлары яшьләргә кабатланмас үрнәк булып калды.

Тәрҗемә “цехында”

Гәзитләр КПСС Өлкә комитеты, БАССР Югары Советы Президиумы һәм Министрлар Советы органы булып исәпләнде һәм атнага алты тапкыр чыкты. Аларда кабул ителгән рәсми документлар, хәбәрләр, һәртөрле мәгълүматлар көннеке көндә өч телдә дә басыла. Шундый таләпчәнлек һәм җитди төгәллек урнаша, һәр материал хәрефенә кадәр тулысынча номерда булырга тиеш. Ялгышлык белән берәрсе төшеп калса, төгәлсезлек чыкса, зур гауга куба. Шунда ук мөхәррирне тиешле органнарга чакырталар, шелтә биреп кайтаралар. Шулай гына бетсә әле...
Ил җитәкчеләренең докладлары һәм төрле дәрәҗәдәге чыгышлары, съездлар, пленумнар һәм сессияләр материаллары һәм карарлары аерым урын били. Аларның күләме зур булуга карамастан, шушы көнне үк басылып чыгарга тиеш. Әйтик, төштән соң, хәтта көн азагына дистәләрчә, хәтта 120-140 битлек берәр доклад, үтә мөһим карар һәм Политбюро утырышы турында белдерү килеп төшә. Алар белән алдан танышып чыгу өчен вакыт юк. Аласың да, машинистка янына кереп утырып, шунда ук телдән тәрҗемә итә дә башлыйсың.
Соңрак Генеральный секретарьларның докладларын берничә көн алдан телетайп аша тапшыра башладылар. Мондый чакта бу доклад бик җитди “яшерен документ” булып исәпләнә. Аны басылып чыкканчы читкә чыгару яки кемгәдер укыту каты тыела, алар гадәттән тыш яшерен шартларда “җиде йозак астында” саклана. Ә кулга алып тәрҗемә итә башласаң, анда өч тиенлек тә яшеренлеге булмый.
Тәрҗемәнең тагын бер уңайсыз ягы килеп туды. Хрущев яки Брежнев докладлары тулысынча тәрҗемә ителеп беткәч, урыс телендәгесеннән шактый озынрак килеп чыга. Аны гәзит битенә сыйдырып бетереп булмый. Анысын инде типография эшчеләре кыса-кыса, зур тырышлык белән ничек җитте шулай урнаштырып бетерә. Тик бу күп вакытны ала. Ә гәзитнең шушы саны буенча кайбер дежурный журналист тота да кеше күрмәгәндә генә докладның эченнән шул сыймаган кадәрле өлешен ата да бәрә. Ләкин фронтовик журналистлар моңа бик тиз чик куйды. Моның никадәр хәвефле булуын тар даирәдә бик тиз аңлаттылар. Мондый хәлнең бер тапкыр да фаш ителү очрагы булмады.
Докладлар кичтән алынса, эш төне буе бара. Тәрҗемәчеләр һәм машинисткалар ара-тирә туктап чәй эчеп ала да арытаба дәвам итә. Эш күңелле һәм бик җанлы шартларда таңга кадәр бара. Яктыра башлагач кына тәмамлана. Тәрҗемәчеләр һәм машинисткалар кайтып хәл җыеп алгач, төштән соң янә эшкә килә. Шартлар яхшыдан булмаса да (эш хакы да зур түгел иде), коллектив тәүлек әйләнәсенә күтәренке рухта, күңелле һәм бердәмлек белән эшләде.

Өч редакция — өч таган

Республика гәзитләре һәрвакыт бердәм, дус һәм үзара тыгыз элемтәдә эшләде һәм яшәде. Үзенчәлекле, төрлечә булса да — барысы да бер тамырдан, бергә үрелеп, тыгыз хезмәттәшлек шартларында нәшер ителделәр. Редакцияләр Карл Маркс урамындагы бинада урнашты. Барысына бер бухгалтерия. Бу бинаны хәтта үзенә күрә “матбугат йорты” дип атарга да булыр иде.
Өчесе өч телдә үзаллы чыкса да, бер коллектив кебек булдылар. Төрле редакция журналистлары үзара якын дуслар иде. Бәйрәмнәрдә һәм кайгы-хәсрәтләрдә дә бергә. Тантаналар һәм юбилейлар белән бер-берсен кайнар котладылар, кунакка йөрештеләр.
Бөек Октябрьнең 50 еллыгын бәйрәм иткән 1967 елгы тантаналар һич онытылырлык түгел. Гәзит коллективлары юбилей көнне Совет мәйданындагы киң билгеле ашханәгә җыелдык. Табында, әйтик, “Советская Башкирия” хезмәткәрләре үзләре генә аерым, ә “Совет Башкортостаны” һәм “Кызыл таң” икенче урынга яки бер як читкә барып утырмадылар. Барысы бергә, хәтта ирекле рәвештә аралашып урнаштылар. “Килегез монда, әйдәгез!” — дип бер-берсен чакыру тавышлары яңгырап торды. Һәркем — табынның уртасында. Сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып торды. Журналистлар котлау сүзләрен үзләре язган шигъри юллар белән тәмамлый, искиткеч моңлы итеп җырлый, биеп алырга да урын таба. Артистлардан һич ким булмадылар. Шагыйрь Рафаэль Сафин үзенең баянында озын көйләрне сузып җибәрә, аны күпсанлы тавышлар күтәреп ала. Сүз остасы, шагыйрь Хәким Гыйләҗев данлы юбилейга иң кадерле мактау сүзләрен яңгыратты. Гомум тантанага һәркем үзенең йөрәк түреннән чыккан иң кайнар хис-тойгыларын белдерде. Бәйрәм төн уртасына кадәр барды. Ул вакытларны сагынып искә алырга гына калды.

Читайте нас: