+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2008, 02:00

Сабакташым Әхмәт

Берничә шигырь китабы, “Кызыл таң”да басылган бай эчтәлекле мәкаләләр авторы Әхмәт Гайсин 1937 елның 1 сентябрендә Благовар районының Иске Күчәрбай авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1955 елда ул К. А. Тимирязев исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты студенты булу бәхетенә ирешә.


Әхмәт белән без әнә шул институтка керергә йөргәндә таныштык та бер-беребезне күптән белгән кешеләрдәй дуслашып та киттек. Әтиләребез сугышта үлгәнлектән, икебезгә дә бернинди проблемасыз тулай торактан урын бирделәр. Төркемебездәге 25 студентның җидесе егетләр, кураторыбыз Динара Мәгариф кызы Хәсәнова, старостабыз Мансаф Гыйләҗев иде. Бик бердәм һәм дус булганлыктан, укудагы өлгереш, дәресләргә йөрү, җәмәгать эшләрендә катнашу, тәртип торышы буенча институтта даими үткәрелә торган ярышта алдынгы булдык.
Әхмәт Гайсинның тәүге шигырьләре 1954 елда “Пионер” журналында, “Кызыл таң” гәзитендә басыла башлаган. Уфага килгәч инде иҗат эшчәнлеген көчәйтте. Моңа мин үзем шаһит булдым. Институтта — Әхәт Нигъмәтуллин алып барган “Акчарлаклар”, “Кызыл таң”да Әнгам Атнабаев җитәкчелек иткән әдәби түгәрәкләргә бик теләп, яратып йөрдек. Әхмәт дустым язган шигырьләрен бик тәэсирләнеп миңа укый, фикеремне сорый, киңәшләшә, сүземне игътибар белән тыңлый, уйлана, шуннан кайбер урыннарын үзгәртеп тә куя торган иде. Шигырьләрендә ул шул чактагы уртак уй-хыялларыбызны, омтылыш-өметләребезне йөрәкләргә үтеп керерлек итеп әйтеп бирде. Менә яшь шагыйрьнең беренче курста үзебезнең бүлмәдә иҗат иткән “Бирсәләр” дигән шигыре:
Әгәр җирдә шундый нәрсә
булса:
Миңа ике яшьлек бирсәләр,
Икесен дә бергә әрәм итмә,
Аның берсен сакла, дисәләр;
Юк, үткәрмәс идем ике яшьлек
Типкән йөрәгемне талдырып,
Яшәр идем аның берсе белән
Икесенең утын яндырып.
Ә монысы өченче курста чакта 1958 елдагы иҗат җимеше. Ул “Ике дус, ике туган” дип атала:
Тирбәлә кырлар өстеннән
Сөт төсле ап-ак томан.
Тын гына серләшеп ята
Ике дус, ике туган.
Агыйделкәй агып уза
Туганнар даны булып,
Ике дус, ике туганның
Тәндәге каны булып.
Ике яктан да каеннар
Кулларын бирешкәннәр, —
Мәңге бергә шатланышып
Яшәргә күрешкәннәр.
Кызлар күзе төсле зәңгәр
Ике якта да күлләр,
Суларыбыз безнең тәмле,
Килеп эчегез, диләр.
Урманнары бер үк гөлләр,
Бер үк кош белән тулган:
Олы юл буйлап атлыйлар
Ике игезәк туган.
Башкортстан, Татарстан —
Ике дус, ике туган!
Сокланып, мин аларның
Чигендә басып торам.
Илеш — Актаныш чиге.
1957 елның ноябрендә институт университетка әйләнгәч, “Кызыл таң” хезмәткәре Әнгам Атнабаев башлангычы белән һәм аның җитәкчелегендә бер төркем сәләтле студентлардан агиткультбригада оешты. Анда Әхмәт белән мин дә кердем. Әхмәт — шагыйрь, мин — гармунчы, җырчы һәм биючеләрнең якын дусты. Уфаның югары уку йортларында, техникумнарында, сугыш ветераннары госпиталендә, бихисап район үзәкләрендә халык алдында чыгышлар ясадык. Ике сәгать ярымлык программабызның тамашачыларны һич тә ялыктырмавын, киресенчә, җитмирәк калуын күрү һәм сизү безне тагын да дәртләндереп җибәрә иде. Әнгам абыйның, Әхмәтнең үз шигырьләрен укуын кат-кат сорап алалар иде. Мондый чыгышлар 3-4нче курсларда укыганда дәвам итте.
5нче курсның башыннан — 1 сентябрьдән үк безнең төркемне ярты еллык актив педагогик практикага җибәрделәр. Безне икегә бүлеп, укытучыларыбыз Әхәт Нигъмәтуллин һәм Фәрит Терегулов җитәкчелегендә Туймазының 1нче һәм Кандраның 1нче мәктәпләренә эшкә тәгаенләделәр. Практика чорында да концерт эшчәнлеге белән шөгыльләндек. Әхмәт Гайсинны Уфадан чакырып китерәбез, чөнки аны практика үтәргә “Кызыл таң”га алып калганнар иде. Кичәләрдә Әхәт абый үзе бик моңлы итеп җырлый, Әхмәт Гайсин, Мариус Максютов, Ягъфәр Вахитов үзләренең шигырьләрен сөйлиләр, Мансаф Гыйләҗев хикәяләрен укый, мин гармунда уйныйм, Клара Зиннурова белән Сәләх Сукбаев бии. Их, ул күңелле чаклар !
1960 елның җәе җитте, аерылышу сәгате сукты, егерме бишебез дә университетны исән-имин тәмамлап, төрлебез төрле якларга таралыштык. Әхмәтне “Кызыл таң” үзеннән җибәрмәде. Соңрак сабакташларым Мариус Максютов белән Фәсәхәт Сафарова да, фамилиясен Гыйләҗевага үзгәртеп, шул ук редакциягә килде. Аның тормыш иптәше Мансаф Гыйләҗевны “Кызыл таң” киң билгеле язучы ясады, дисәм, хаталанмамдыр.
Әхмәт дусның бер-бер артлы китаплары чыкты. 1962 елда — “Иртәнге таң”, 1967 елда — “Канат”, 1971 елда — “Иртәгәсе көнем”, 1975 елда — “Без — яшьлеге илнең”. Аларның барысын да ул миңа автограф белән бүләк итте.
Ачык йөзле, ихлас күңелле, бөтен булмышы белән шагыйрь Әхмәт Гайсинны 1974 елда СССР Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Шул ук елда булса кирәк, ул “Кызыл таң”нан башка эшкә күчте. Кызганычка каршы, 1982 елда нибары 45 яшендә вафат булды. Меңләгән шигърият сөючеләр, дуслары, иптәшләре аны сагына, юксына, хөрмәт белән искә ала.
Читайте нас: