+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2008, 02:00

Эш тәмен белгән — тормыш ямен күрә

Хәзерге заман яшьләренә белем алу белән бергә, эш табу да җиңел түгел. Дипломлы белгечләргә дә күп урыннарда “Стажың юк!”, “Торыр урының бармы соң?”, “Синең кебекләр буа буарлык” кебек сүзләр ишетергә туры килә. Ни өчен яшь белгечләрне шулай “җылы” каршылыйлар? Яңа буынның эшсезлек тоткынлыгына эләгүе нәрсә белән яный? Әлеге мәсьәләне ничек хәл итеп була?


Иң элек Русиядә яшьләр эшсезлегенең сәбәпләренә игътибар итик. Бу проблема үзгәртеп кору башлангач кискенләшә. 1991 елга кадәр хезмәт базарында югары һәм урта белем бирү йортларын тәмамлаучыларга, үсмерләргә законлы рәвештә эш урыннары билгеләнгән. Күп кенә предприятиеләрнең һәм оешмаларның шәхси кулларга күчүе әлеге башлангычны юкка чыгарды. Күпчелек хуҗалар яшь белгечне эшкә өйрәтергә вакытын һәм акча сарыф итәргә теләми. Дөрес, соңгы елларда кабул ителгән яңа законнар яшьләргә игътибарны берникадәр арттырды. Шулай да эшсезләр саны бер дә кимүгә таба түгел. Бу мәсьәләне көннән-көн алга киткән югары технологияләр дә куерта. Монысы исә бөтен дөньяга, бигрәк тә үсешкән илләргә хас күренеш. Мәсәлән, кайчандыр заводлардагы һәр станокка кеше таләп ителсә, хәзер алар автоматлаштырылган. Димәк, йөз кешене эш хакы, торак, ял таләп итмәүче компьютер алыштырырга сәләтле, дигән сүз. Бу уңайдан киләчәктә хезмәт базарында компьютер инженерларына һәм компьютерларны хезмәтләндерүчеләргә мохтаҗлык артачак. Шулай ук менеджерлар, табиблар, укытучылар, хисапчылар, водительләр, хокук сакчылары да эшсез калмастыр, мөгаен. Таблицада “кара исемлеккә” кергән, киләчәге “болытлы” булган кайбер һөнәрләр һәм аларны упкынга этәрүче сәбәпләр китерелә:
Хезмәт базарындагы “эволюция” — бернинди кануннарга буйсынмаучы, тыеп булмаган табигый процесс. Аңлашыла, кемнәрдер эшсез калмасын дип дөнья алга киткәндә “таш гасырда” яшәп булмый. Яңа буын вәкилләренә хезмәт базарының киләчәктә кайсы якка үзгәрүен күздә тотып, һөнәр сайлыйсы гына кала.
Яшьләрнең, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләрнең эшсезләр “армиясен” тулыландыруы үзе берничә проблеманың кискенләшүенә сәбәпче булып тора. Эшсез кеше матди хәлен яхшырту өчен җинаять юлына баскан очраклар да юк түгел. Мондый катламнан экстремистлар, секталар да оста файдалана. Әти-әнисе җилкәсендә яшәүчеләр гаилә кору турында уйлап та карамый. Шул рәвешле демографик хәл кискенләшә.
Русиядә бу мәсьәлә кискен тора. Башкортстанда хәлләр ничек соң? Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты каршында оештырылган Яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү республика үзәге директоры Илдус Назаров билгеләвенчә, әлеге оешма һәм аның филиаллары тарафыннан узган елда гына 1116 кеше — даими, 5064 кеше — вакытлыча эшкә урнаштырылган. Шулай ук 6836 балигъ булмаган гражданнар да бирегә мөрәҗәгать иткән. Аларның 1145е вакытлыча эшкә урнаштырылган, 17 524 кеше үзләрен кызыксындырган сорауларга анык җаваплар алган. “Яшьләргә — эш!” Xlll республика яшьләр акциясе дә колачлы үткән. Оешма “Сезнең эш” гәзите белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Эш эзләүчеләр мөрәҗәгатьләре Интернет челтәрендәге махсус сайтта урын ала.
Югарыда телгә алынган мәсьәләне хәл итү юллары төрле киңәшмәләрдә, конференцияләрдә, Хөкүмәт утырышларында карала. Киләчәктә белгечләрне әзерләүгә һәм эш урыннары булдыруга дәүләт заказы кертү күздә тотыла. Предприятиеләр белән уку йортлары арасында бәйләнешләрне ныгыту, югары сыйныфта белем алучылар өчен махсус һөнәри юнәлеш курсын кертү һәм башка тәкъдимнәр бар. Шул ук вакытта яшьләргә дә кул кушырып, түшәмгә төкереп ятарга ярамый. Барлык мөмкинлекләрдән дә даими файдаланып, тормышта урыннарын үзаллы табарга тырышырга кирәк. Һәрхәлдә, мондый сынауларда чыныкканнар арытаба бернинди авырлыкларга да бирешми. Эзләнүләр кайсы яктан карасаң да, файдага диясем килә.


Читайте нас: