+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2008, 02:00

Мәхәббәт һәм бәхет көне

РФ Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты утырышында Русиядә яңа дәүләт бәйрәме — “Бөтенрусия мәхәббәт һәм гаилә бәхете көнен” булдыру турындагы мәсьәлә каралды. Бу хактагы документка 18 гыйнварда Муром шәһәрендә кул куелган иде. Аны тәкъдим итүчеләр исәбендә — Федерация Советы, Владимир өлкәсе хакимияте, РФ Исәпләү палатасы вәкилләре. Бәйрәмне оештыру комитетына Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Валентина Петренко җитәкчелек итә.


Бу гаилә бәйрәме Муромда кенәзлек иткән изгеләр Петр һәм Феврония хөрмәтенә кертелә. Феврония крестьян кызы булган һәм шуңа күрә боярлар аларның никахына каршы чыккан. Алар гади авыл кызына өйләнгән кешене үзләренең кенәзе итеп күрергә теләмәгән. Петр белән Феврония гаилә тормышын Муром тәхетендә утырудан өстен күргән. Алар озын һәм бәхетле гомер кичергән һәм 1228 елда бер үк көнне, бер үк сәгатьтә дөнья куйган. Аларны аерым җирләсәләр дә, мәетләре, ниндидер могҗиза белән, бер кабергә күчкән. Бу изгеләрнең гаиләсе — ир белән хатын арасындагы тугрылык үрнәге һәм гаилә идеалы. Алар Русьта гаилә тормышын яклаучылар буларак хөрмәт ителгән.
Бу бәйрәм быел 8 июльдә Муром шәһәрендә үтәчәк. Әйткәндәй, бу шәһәрдә изгеләр Петр белән Феврония көне беренче ел гына билгеләнми инде. Анда гашыйклар бер-берсенә “валентинкалар” түгел, ә “февронькалар” бүләк итә.


Читайте нас: