+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2008, 03:00

Дөньяны кояш кына яктыртмый

Аешына акыл белән генә төшенә алмаслык заманнарда яшибез. Халыклар тарихтагы иң куркыныч афәтне — фашизмны тар-мар иткән чакта дөньялар арытабангы көннәрдә ихлас дуслыкка, эчкерсез хезмәттәшлеккә генә таянып яшәр сыман иде. Тирән чоңгылда бер тапкыр чәчи язган кеше аннан ары суга кичү юлын тапмыйча төшмәс. Адәм баласы теге яки бу күренешләрнең сәбәбе турында аларның нәтиҗәләрен күргәч кенә уйлана башлый. Илдә тоташ криминал куркынычы, ә дөнья йөзендә террорчылык сугышы алдына баскач, без элегрәк ул кадәре дә дәһшәтле көч булып тоелмаган нәрсәләрнең килеп чыгу юлларын һәм сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз. Алар кайда? Ни сәбәпле бар булган? Криминал белән һәрдаим очраша килсәк тә, террорчылыкның яралу һәм ныгынуын нишләп шәйләми калганбыз? Нигә ул дәүләтара мөнәсәбәтләргә, хәтта халыкара сәясәткә йогынты ясарлык көчкә әверелә алды?


Бу сорауларга җавап табу җиңел түгел. Һәм ул җаваплар да ачык кына булмас. Әлбәттә, дәүләтләр һәм милләтләр арасында баручы катлаулы процессларны фәкыйрьләр белән байлар, төрле конфессияләр арасындагы электән килгән тартыш дип тә аңлатырга мөмкин. Бай Төньяк белән ярлы Көньяк арасында кискенләшә баручы низагны террорчылыкның яралгысы дип аңлатырга тырышу да бәхәсле. Гомумән, дөньяны шушы рәвешле бүлгәләү үзе үк шартлы күренеш. XX гасырның икенче яртысында дәүләтләрнең поляр якларга бүленүе, яңа гасырның тәүге елларында капма-каршылыкларның көтелмәгән сыйфатлар алуы идеологияләрнең үзгәрүе белән генә бәйләнмәгән. Мәсьәлә көтелмәгәнчә гади, прагматик нигездә ята: нык алга киткән бер төркем илләргә дөньяны кабаттан бүлгәләү кирәк, чөнки аларның икътисады тирән көрчеккә кереп бара, алар үсешенең иң югары ноктасына җиткән, бу икътисадларга чимал да, әзер продукцияне сату базары да җитми. Шушы чорда АКШ финанс базарындагы тетрәнүләр Америка икътисадындагы җитди проблемалар турында гына сөйләми, бәлки АКШ валютасы белән бәйле икътисадларның да авыр хәлдә калуын раслый.
Бу глобаль мәсьәләләр безне борчырга да тиеш түгелдер инде. Якташым, академик Марат Илһамов бер китабында күренекле галим-механик, Социалистик Хезмәт Герое Хәлил Әхмәт улы Рәхмәтуллинның шушындый очракларда үзен ничек тотуын җиңелчә юмор белән сурәтли: “Әлегә таныш булмасак та, 1970 елның февралендә мин аңа Мәскәү кунакханәсеннән хезмәтемә оппонент булуын үтенеп шалтыраттым. Әлбәттә, Хәмит Мозаффар улы Мөштәринең шәкерте булуымны да әйттем. Шулчак ул миңа Габдулла Тукай шигырьләрен укырга тотынды. Соңрак Ломоносов проспектындагы фатирына чакырды.
Ул түшәктә иде, калын юрган ябынган. Мине янәшәсенә утырттылар. Йомышны йомышлагач, профессор хәл-әхвәлләргә күчте. Тизрәк китәргә омтылсам да, җибәрми тотты. Сүзе ихлас, үзенең “ахмак” холкына зарланып алды: “Менә гәзиттә, АКШ белән Япония арасында сәүдә сугышы бара дип язалар, ә мин шуның аркасында дулкынланам...”
Шушындый кешеләрне кемнәр дип атарга? Әгәр Хәлил Рәхмәтуллин кебек тынгысыз йөрәкле кешеләр күпчелек булса, дөнья, бәлки, көчәя баручы хәвеф юлыннан китмәс тә иде. Ни дисәң дә дәүләтләрнең мөнәсәбәтләрендә өстенлекне прагматизмның ала баруы, кешеләр, илләр, милләтләр арасында якынлык тойгысының югала баруы олырак буында авыр тәэсир калдыра. Тарих сәхифәләренең ертылып ташлануы, хәтернең юылуы якын гына күренгән араларны да ерагайта. Әйтерсең, кичә көн булмаган, елгалар икенче якка аккан, кешеләр башка телдә сөйләшкән.
Мондый уйлар ваемсыз кешеләрне генә борчымый һәм йөрәксезләрне генә куркытмый ул. Советлар Союзының таркалуы һәм Союздан очкан ярчыкларның халыкара җәмгыятьтә үз урынын тиз генә таба алмавы да яңа хәвефләр, көтелмәгән проблемалар алып килде. Алар нәрсәдән гыйбарәт, ни өчен куркыныч көчкә ия? 1998 елның азагында “Независимая газета” Чыңгыз Айтматов белән зур интервью басып чыгарган иде. Анда язучының тормыш фәлсәфәсе ачыла һәм хәзерге тормыш, әдәби процесс, үзгәреп торучы кыйммәтләр турында шулкадәр дә тирән фикерләре әйтелә, хәтта Айтматов карашларының мәгънәсенә кинәт кенә төшенүе дә авыр. Миңа язучының немец телле Германия, Швейцария, Австриядә аеруча популяр булу феномены кызык тоелды.
— Минем өчен, гомумән алганда, бу — табышмак, — ди язучы. — Без аңа каршы сугышкан Германиядә мине башка илләрдәгегә караганда ныграк аңлыйлар булып чыга. Шул ук Германиядә минем укучылар белән очрашуымда ниләр булганын күрсәгез иде! Зур аудиторияләрдә, хәтта кеше күбрәк сыйсын өчен чиркәүләрдә хәйран күп халык җыела. Һәм әңгәмә-ачыш ике-өч сәгать бара. Ләкин мондый кызыксыну немецларда гына түгел. Японнар да минем язган барлык әйберләремне укып бара. Гамәлдә, барлык китапларым да япончага тәрҗемә ителгән. Уйлавымча, бу илләрнең халыклары сугышны ачырак кичергәнгә күрә шулайдыр. Элегрәк язылган әйберләрем теге яки бу дәрәҗәдә шушы темага кагыла. Бәлки, мәсьәлә шундадыр...
Көнбатыш белән Көнчыгыш, Төньяк белән Көньяк, зур конфессияләр арасындагы кискенләшә баручы мөнәсәбәтләргә Айтматовның карашы фәһем алырлык. Дөньядагы хәвефнең бер чыганагы булып калучы бу проблемага игътибарны сүрелтеп булмый. Хәтта аның кыркулыгы турында әйтү үк проблеманы аңлауны күрсәтә. Чөнки цивилизацияләрнең, мәдәниятләрнең, фәлсәфи гыйлемнең, диннәрнең, мөлкәти хәлләрнең төрлечә булып калуын инкарь итү мөмкин түгел. Әлбәттә, санап үтелгән факторлар бер-береңә каршы тору өчен сәбәп була алмый. Көнбатыш дөнья белән кешелекнең икенче яртысы, АКШ белән Русия арасындагы кытыршылыклар католицизм белән христиан дине, цивилизацияләр төрлелеге глобаль каршы тору дип бәяләнә алмый. Шулай да, әгәр XX гасырда христиан дине белән исламга каршы атеизм чыкса, XXI гасырда безгә диннәр һәм гореф-гадәтләр плюрализмының шаһиты булырга язды. Цивилизацияләр һәм дәүләтләр, традицион каршылыкларны җиңеп, эчке интеграцион процесска җәлеп ителә. Икътисадлар берләшә, уртак законнар кабул ителә, таможнялар гадиләшә, визалар гамәлдән чыга. Кешелекнең яңа кыйммәтләрен, яңа төшенчәләрне, тормыш принципларын бергәләп эзләү бара. Сәнгатьтә, спортта һәм башка өлкәләрдә очрашу-киңәшләшүләр моңа мисал була ала. Яңарак Парижда, ЮНЕСКОның штаб-квартирында, Башкортстан Республикасын һәр җәһәттән күрсәтә алу әнә шундый бәйләнешләрнең халыкларны, икътисадларны, мәдәниятләрне якынайтуга хезмәт итүенә бер дәлил булды да инде. Якынаю, бер-береңне танып белү милли үзенчәлекләрне һәм колоритны саклап калу белән бергә бара.
Әмма бу уңай процесслар хәвефне тарата һәм куркуны бетерә алмый. Дөньяда булып торган вакыйгалар хәзер бернинди дә логикага сыймый һәм аларның асылына төшенү кыен. Бер яктан караганда, Ирак белән Әфганстанны исәпләмәгәндә, зур хәрби бәрелешләр дә юк. Глобаль проблемалар БМО һәм башка халыкара оешмаларның фикерен исәпкә алып хәл ителә кебек. Зур сугышлардан тыела алсак та, вак конфликтлар кешелекнең йөрәген тырный. Әгәр шушы эреле-ваклы бәрелешләрне бергә җыйнап карау мөмкинлеге булса, дөнья икътисады потенциалының, кеше гомеренең нинди зур өлешенең сугышка юнәлтелгәнлеген күреп котыбыз очар иде. Нинди генә максатлар белән аңлатылмасын, алар барысы да кешелеккә каршы эшләнгән эшләр һәм җир йөзендәге тормышның ахырын тизләтә.
Һәркемнең үз язмышы, үз юлы дип расласак та, адәм баласы — кешелек җәмгыятенең аерылгысыз бер әгъзасы. Әлбәттә, кояшның калкуы, тауларның балкуы безнең теләкләребез һәм ихтыярыбыз белән бәйләнмәгән. Шулай да кеше диңгезләр ясар, җирләр тетрәтер, елгалар агышын туктатыр көчкә ия. Без сабыйга җан бирә алабыз, җирнең җимешле кодрәтләрен беләбез, теләсә нинди авазны моң итү сәләтенә иябез. Кешенең зиһене һәм көче чиксез. Юлларыбыз, урап-урап килеп, бергә кушыла. Димәк, язмышларыбыз да уртак. Шушы гади генә хакыйкатькә тугры булып яшәргә иде.

Читайте нас: