+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2008, 03:00

Калининградтан Владивостокка кадәр

Җитәкче турындаРаил Камил улы Фәхретдинов 1961 елда Туймазы районының Яңа Бишенде авылында туган. Һөнәрчелек училищесын, Уфа индустриаль педагогия техникумын, Свердловск инженерлык-педагогия институтын тәмамлагач, Октябрьский геофизик аппаратуралар заводы нигезендә оештырылган “Альтернатива” җәмгыятендә һөнәри баскычлар буенча үсеп, коммерция директоры вазыйфасына кадәр хезмәт юлы үтә. 2006 елдан — “Альтернатива”ның генеральный директоры. Октябрьский шәһәр округы Советы депутаты.



Яңа технологияләргә йөз тотмыйча икътисадның үсешен тәэмин итү мөмкин түгел. Шул ук вакытта инновацияле проектларны тормышка ашыруда дәүләт структуралары өстенлекле катнашырга бурычлы. Инновация эшчәнлеге субъектларын мәгълүмати яктан тәэмин итү — төбәкләрдәге инновация системаларын төзүдә хәлиткеч мәсьәлә булып тора. “Башкортстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында” Законны тормышка ашыру максатында 2007 елның 2 августында республика Хөкүмәте “Башкортстан инновация проектларының бердәм реестрын алып бару турында” карар кабул итте, шушы нигездә инновация проектларының каталогы төзелде. Республикабызның иң куәтле һәм яңалыкка йөз тотучы, алдынгы технологияләрне кыю кулланучы 89 предприятиесе кертелгән инновация проектлары каталогы исемлегендә Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы да бар. Бу коллективта инновация эшчәнлегенең тәүге нәтиҗәләре хакында “Альтернатива” генеральный директоры Раил Камил улы Фәхретдинов сөйли.
— Республиканың Сәнәгать, инвестиция һәм инновацияләр сәясәте министрлыгы төзегән каталогка кертелү безнең өчен олы дәрәҗә булу белән беррәттән, бу факт үзе генә дә икътисади үсеш юлларындагы предприятиебезгә Русия күләмендә зур мөмкинлекләр ача. Ни өчен дигәндә, беренчедән, каталогта урын алган проектлар, безнең очракта — полиэтиленнан торба җитештерүдә заманча технологияләр куллану — республиканың Фәннәр академиясе, гыйльми-тикшеренү институтлары белгечләре тарафыннан җитди экспертиза үтте һәм югары бәһа алды. Икенчедән, бу юнәлештәге Башкортстан законына ярашлы, безнең предприятие, инновация проектларын эзмә-эзлекле тормышка ашыручы буларак, киләчәктә оештыру һәм мәгълүмати яктан дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Бу юнәлештә эш башланды, дип әйтергә мөмкин, чөнки шушы көннәрдә бездә Япониянең Русия һәм яңа бәйсез дәүләтләр белән сәүдә ассоциациясе “РОТОБО” белгечләре булып китте. Алты кешелек делегация заводтагы технологик процессларны камилләштерү, продукцияне саклау, аны озату, шулай ук эш урыннарын нәтиҗәле файдалану, яхшы хезмәт шартларын тудыруга кагылышлы мәсьәләләр белән кызыксынды. Әйтергә кирәк, инновацияләр юнәлешендә бай тәҗрибә туплаган Япония белгечләренең киңәшләре җитештерү процессларын камилләштерүдә гаять урынлы булды һәм без бу тәкъдимнәрне предприятиедә, иң беренче чиратта, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда нәтиҗәле файдаланачакбыз. Гомумән, “РОТОБО” белән бәйләнешләр моның белән генә чикләнмәс, дигән ышанычта калабыз, чөнки алар инновацион активлыкны тиешле югарылыкта тотарга да этәргеч бирә.
“Альтернатива”ның пластмассадан көнкүреш кирәк-яраклары, полимер әйберләр җитештерүдә бай тәҗрибәсе бар. Башкортстанның гына түгел, Русиянең пластмасса эшләнмәләре базарында без үз урыныбызны таптык. Чыгарылган продукция күләме буенча “Альтернатива” Октябрьскийда бишенче урында тора. 2007 елда 282 миллион сумлык көнкүреш товарлары җитештерелде, 2006 ел белән чагыштырганда үсеш 185 процент тәшкил итте. Моның нигезендә, иң беренче чиратта, предприятиедә үткәрелгән техник коралланыш ята. Иске җиһазларны яңарту бездә ике ел элек башланган иде, хәзер исә ул, нигездә, тәмамланды, дип әйтергә мөмкин. Пластмасс әйберләр чыгаручы 25 термопласт-автомат сатып алынды һәм цехларга урнаштырылды. Моннан тыш, полиэтилен пленка, су шланглары җитештерүче берничә линия эшкә кушылды. Иске станокларның барысы да әйләнештән чыгарылды. Гомумән, үткән елда гына производство җиһазларын яңартуга 31 миллион сумнан артыграк акча тотынылды. Инвестицияләр күләме исә 13 миллион сумга якынлашты, бу 2006 ел белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек артыграк.
Әйтергә кирәк, производствога салынган һәр сум үзен унлата аклый. Яңа җиһазлар урнаштыру белән мәшгуль булганда да бездә җитештерү күләмнәре кимемәде. Алай гына да түгел, чыгарылучы продукциянең ассортиментын сизелерлек яңартуга ирештек. Үткән елда, мәсәлән, 125 яңа төр пластмасс әйбер җитештерү үзләштерелде. Хәзер исә бездә барысы 385 төр пластмасс әйберләр чыгарыла, шуларның унбишенә патент алынды.
Гомумән, бездә авторлык хокукы белән ныгытылган эшләнмәләр саны да арта. 2007 елдан башлап предприятиедә үзебезнең товар билгесен теркәү буенча комплекслы чаралар үткәрелә. Әйткәндәй, “Роспатент”ка янә 8 сәнәгать изделиесе үрнәге һәм 5 модель җибәрелде. Бу юнәлештә үткәрелгән чараларның нәтиҗәсе рәвешендә быел ике дистәгә якын изделиегә патент биреләчәк.
Инновацион проектларны тормышка ашыру буенча чаралар болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Атап әйткәндә, агымдагы елда 17 берәмлек заманча җиһазлар һәм корылмалар кайтару күздә тотыла. Бу юнәлештә “Альтернатива”ның Кытайдагы элекке партнеры “Хайтьян” фирмасы белән эш итәбез. Әйтергә кирәк, пластмасс әйберләр җитештерүче станоклар Русиядә чыгарылмый. Шуңа да Төркиягә һәм Кытайга йөз тотабыз. Икътисади яктан бу безнең өчен шактый файдалы. Кытай фирмасы, мәсәлән, алты станок алу өчен “Альтернатива”га елына алты процент белән кредит бирде. Төркия фирмаларының тәкъдимнәре исә моңардан да отышлы. Шуңа да киләчәктә алар белән эшлекле бәйләнешләрне ныгыту ягындабыз.
Техник яңарыш заводның иң мөһим участокларының берсе — механика цехын да читләтеп үтмәде. Монда пресс-формалар һәм республиканың нефть-газ комплексы ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек җиһазлар чыгарыла. Алар барысы да заманча таләпләргә җавап бирә. Продукция сыйфатын яхшыртуга биредә урнаштырылган яңа корылмалар, шул исәптән АКШтан кайтарылган электрон кыру станогы да булышлык итә.
Безнең предприятие үзендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәргә дә өйрәнде. Кыю рәвештә үткәрелгән маркетинг сәясәте “Альтернатива”га Башкортстан белән генә чикләнеп калмыйча, тәүдә күрше төбәкләр, аннары инде тоташ Русиянең пластмасс әйберләр базарын яуларга мөмкинлек бирде. Безнең даими һәм ышанычлы партнерларыбыз арасында Калининградтан Владивостокка кадәр бер меңгә якын күмәртәләп сату базасы исәпләнә. Чит илләр белән дә бәйләнешләр булдырылды, атап әйткәндә, Казахстан, Белоруссия, Украина белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Хәзер Польша һәм Монголиядә дә партнерларыбыз бар — “Альтернатива” маркасы белән пластмассадан көнкүреш товарлары зур сорау белән файдаланыла.
Моның сере, әлбәттә, “Альтернатива”да чыгарылган продукциянең чагыштырмача арзан булуы белән бергә аның яхшы сыйфатлылыгында. Әлеге ике үзенчәлеккә партнерларыбыз да басым ясый. Чынлап та, безнең товарлар республика, Русия һәм дөнья күләмендә үткәрелүче күргәзмәләрдә танылу алды. 2007 елда, мәсәлән, “Альтернатива” төрле дәрәҗәдәге 10 күргәзмәдә катнашты. Аларда без товарларыбызның “йөзен” дә күрсәттек. Бу уңайдан шундый мисал китерәсе килә. 2007 елның көзендә Мәскәүдә “Хуҗалык товарлары һәм мебель” Бөтенрусия күргәзмәсе оештырылды. Безнең вәкилләр анда баргач шуңа шатланып кайтты: күргәзмә стендларының күпчелегендә “Альтернатива” продукциясе урнаштырылган. Гадәттә, моңа алдан акча түләп эшлиләр, ә бездән берни дә таләп итмәделәр. Югары сыйфатлы булган “Альтернатива” товары менә шулай үзенә юл яра. Предприятие продукциясенең республика һәм Русия конкурсларында “Иң яхшы 100 товар” исемлегенә даими рәвештә кертелүе дә шул хакта сөйли.
Биш йөздән артыграк кешелек коллектив эшчәнлегендә турыдан-туры җитештерү өлкәсенә кагылышлы булмаган яңалыклар да бар, әлбәттә. Агымдагы ел башында Уфаның К. Маркс урамында урнашкан “Капитал” малтабарлык үзәгендә “Альтернатива” вәкиллеге ачылды. Илле квадрат метр мәйданда бездә чыгарылган продукция үрнәкләре урын алган, биредә шулай ук “Альтернатива” эшчәнлеге хакында бай һәм күпкырлы мәгълүмат тупланган. Вәкиллек эшли башлауга берничә ай гына үтсә дә, “Малтабарлык үзәге”нең файдасын берникадәр тойдык без. Республикадагы берничә сәүдә оешмасы “Альтернатива”ның Уфадагы вәкиллеге аша предприятие белән эшлекле бәйләнеш булдырды.
Предприятиенең инновация проектлары җитәкчелек һәм эшчеләр мөнәсәбәтләренә дә үтеп керде, дип әйтергә мөмкин. Алар хәзер заманча нигездә оештырыла. Бу җәһәттән “Альтернатива”ның беренче җитәкчесе Айрат Камаев салган традицияләр уңышлы тормышка ашырыла. Атап әйткәндә, “Альтернатива” электән социаль мәсьәләләрне эзмә-эзлекле хәл итүче предприятие буларак билгеле. Шушы юнәлештә хәрәкәт итеп, коллективта эш шартларын яхшыртуга даими игътибар бирелә. Ә хезмәт хакларына килгәндә, ул бездә начар димәс идем. Мәдәни һәм спорт чараларының даими үткәрелүе, кичәләр оештырылуы коллективта хезмәт чәме уята, заманча шартларда эшләп, яхшы тормышта яшәүгә зур мөмкинлекләр ача.
Читайте нас: